Банкирлар хөкүмәткә каршы

Бу кыска язмада «Ватаным» хәбәрчесе масштаблы бер теманы кыскача шәрехләргә тели. Апрель уртасында Владимир Путин видеоэлемтә аша Дәүләт Советы Президиумының яшәеш өчен кирәкле инфраструктура үсешенә багышланган утырышын үткәрде. Утырышта күтәрелгән иң мөһим мәсьәлә өстенлекле ипотекага банклар керткән комиссия иде.

Ипотека – бүген нефть бәясенә караганда күпкә мөһимрәк нәрсә. Игътибар итегез: кара алтынга бәяләр сизелерлек төште, әмма югары даирәләрдә алай каушау сизелми. 2014 елны искә алыйк. Нефть бәясенең түбәнгә мәтәлчеге декабрь аенда нинди зур паника тудырган иде: доллар ике тапкыр кыйммәтләнде, эчке базарда бәяләр ике тапкырга якын үсте. Менә шул чакта идарәче даирәләр яхшы аңлады: кара алтынга ышансаң, ерак китә алмыйсың. Һәм… Сергей Иванов 2009 елда ук кулланышка керткән сәяси метафораны икътисад өчен төп нигез итеп алырга булдылар. Исегезгә төшерәм: Иванов ул чакта «кешеләр – яңа нефть» дигән теория уйлап тапкан иде. Ягъни нефть бәясе төшсә дә, казнага кирәкле акчаны халык тәэмин итәчәк.

Дөрес, ул чактагы Премьер урынбасары терминны бөтенләй башка контекстта файдаланган иде, чиновниклар аны күпкә гадиләштерде. Син бәяләр күтәрәсең, халык казна чыгымнарын күтәрә. Ләкин бәя күтәрелешен халыкта ризасызлык тумый, киресенчә хуплап кабул итә торган нигезгә салырга кирәк иде. Нигез табылды – өстенлекле ипотека. Торак базарында ясалма ихтыяҗ тудырып, ул тармакны кискен темплар белән үстерде, ләкин төзелеш кенә түгел, бәяләр дә үсә иде шул.

Кешеләр соңгысына игътибар итмәде, тораклы булу шатлыгы бурычлар ачысын оныттыра иде. Квадрат метрлар үсеше белән бәяләр үсеше бергә эчке тулай продуктның муллыгын тәмин итте һәм казнага акча яудырды. Әмма һәрбер күпергән нәрсә бервакыт шартлый. Торак базарындагы шартлау куркынычын Үзәк банк төп ставканы күтәреп туктатты. Хөкүмәт моңа каршы ат йөреше ясады: өстенлекле ипотеканы киңәйтте. Югыйсә төзелеш тармагы җимереләчәк, бәяләр түбәнгә китәчәк иде. Берьюлы әллә ничә кризис туачак. Өстенлекле ипотекага коммерция нигезендә эшли торган банклар аяк чалды. Процентларга комиссия өстәделәр, чөнки шулай эшләмәсәләр, ихтыяҗны канәгатьләндерә алмаячак һәм үзләре бөләчәк иде. Кызыклы коллизия шулай бит. Монысын шәрехләү зуррак мәйдан таләп итә.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү