«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе җомга санына язманы чәршәмбе көнне әзерли. Без шундый заманда яшибез: материал газетада басылып чыкканчы искерергә дә мөмкин. Бу юллар язылганда, Лондонда АКШ–Европа–Украинаның өч яклы очрашуы көтелә. Саммит Украина конфликтын туктату максатыннан Россия куйган шартларны тикшерү һәм килештерү өчен оештырыла. Вашингтон хәтта утка тотуларны туктату турында игълан ителәчәген дә белдергән иде, ләкин хәзер мәгълүм: эш әлегә аңа ук барып җитмәс.
Лондон саммиты алдыннан Financial Times Владимир Путинның хәрби хәрәкәтләрне фронт сызыгы буенча туктату турында тәкъдим ясавы хакында язып чыкты. Әмма Кремльнең матбугат сәркатибе Дмитрий Песков моңа: «Хәзерге вакытта күп кенә ялган хәбәрләр басыла, шул исәптән хөрмәткә лаек басмаларда да, шуңа күрә бары тик беренчел чыганакларга гына ышанырга кирәк», – дип җавап бирде. Мәскәү бары тик имзаланган килешүне генә ачык мәгълүмат кырына чыгаруны алга сөрә. Хәрби хәрәкәтләрне туктату турындагы фикерне Путин Уиткофф белән очрашу барышында әйткән, андый ниятләр игълан ителми. Американнар гадәттә ашыга, теләкләрен чынбарлык итеп күрсәтергә ярата.
Бу юлларның авторы Украина конфликтына кагылышлы рәсми һәм рәсми булмаган хәбәрләрне җентекләп тикшереп чыкты. Хәбәрләр никадәр генә каршылыклы булмасын, конфликт тукталыш ясарга җыена. Игътибар итегез: тукталыш ясарга дидем, төгәлләнергә димәдем. ISW – американнарның сугышны өйрәнүче аналитик үзәге соңгы өч көндә фронт сызыгында бернинди үзгәрешләр дә булмавын әйтә. Атышлар һәм һава һөҗүмнәре бара, билгеле, әмма беркем бернине яулап алмаган. Коры җир һөҗүмнәре булмаган, димәк. Бу конфликтны туктатырга җыенуларына ишарә итә шикелле. Путин, гражданлык объектларына һөҗүмнәрне туктату өчен, Украинаны турыдан-туры сөйләшүгә чакырды. Бу – рәсми хәбәр. Зеленский да: «Россия белән сөйләшүләргә Украина ягыннан бернинди каршылык та юк», – дип белдерде. Димәк, офыкта тыныч килешү шәйләнә, дип әйтә алабыз. Вашингтонда килешүне ашыктыралар, ләкин Мәскәү андый килешүнең ашыгыч була алмавын әйтә. Шулай да Россия компанияләренә американнар белән хезмәттәшлек итәргә әзерләнә башларга кушылды дигән ярымрәсми хәбәрләр бар. «Ни өчен Мәскәү эшне суза?» дигән сорау туарга ихтимал. Кремль санкцияләрнең бер өлешен (иң әһәмиятлеләрен) килешүгә кадәр үк алуны таләп итә, Көнбатыш башта килешү, аннан соң гына санкцияләрне йомшарту дигән позициядән чигенми. Ә алдасалар?
Газета хәбәрчесе, бу каршылыклар ел ахырына кадәр алыныр һәм бар халык өзелеп көткән демобилизация башланыр, дип фаразлый. Соңгысы акрын барыр, шулай да сугышчылар туган якларына кайта башлар, дип уйлый.
Болар барысы да – сөенечле хәбәрләр, әлбәттә. Ләкин… Көнбатышта яңа конфликт төенләнә. Язманың исемен укыгыз: «Гренландия өчен сугыш» дип атала. Укучылар аптырар: «Гренландиягә безнең ни катнашыбыз бар?» – диярләр. Кызганыч, бар шул. Россиягә Гренландиянең бозлы туфрагы бернигә дә кирәкми. Территориясе белән Укранинадан күпкә зуррак булган ул утрауда нибарысы 55 меңләп кеше яши, чөнки тормыш шартлары авыр. Гренландиягә Трамп кызыга. Бу кызыгу соңгы вакытта патология дәрәҗәсенә җитте. Американың югары җитәкчелеге соңгы вакытта үзара бер-берсен «уңышсыз һәм сәләтсез идиот» (Трамп – ФРС җитәкчесе турында), «акылдан язган идиот» (ФРС җитәкчесе Пауэлл – Трамп турында) атасалар да, алар ул кадәр үк тилеләр түгел.
Америка упкын чигенә килеп җитте, эш шунда. Кытайның җирдә сирәк очрый торган металларны сатуны чикләве эшне катлауландыра. Чиннар американнарны югары технологияләр өлкәсендә көндәшлектән этеп чыгарырга тели. Җирдә сирәк очрый торган металлар чыгару өлкәсендә алар – монополистлар. Андый метталларның бай ятмалары тагын Гренландиядә тупланган. Танбриз ятмасы дөньядагы иң эре ятма булып санала. Анда ниобий, тантал, цирконий, иттрий, литий, бериллий һәм уран белән торий ятмалары мул. Тагын Мотзфельд, Кванифельд ятмалары бар. Аларда сирәк очрый торган металл концентрациясе зур. Гренландиянең көнбатышындагы һәм көньяк-көнбатышындагы төбәкләрдәге ятмаларда андый металлар Кытайдагыдан да күбрәк һәм аларны беркем дә чыгармый. Бу – экологик яктан зыянлы һәм бик чыгымлы эш. Чиннар сатса, АКШ металларны алардан гына алыр иде. Пекин сәясәте, шулай итеп, бик еракта булган төбәктә конфликт тудыра.
Гренландия географик яктан Төньяк Америкага караса да, сәяси яктан – Европаныкы, чөнки Дания төбәге санала. Трамп Гренландияне үзенә буйсындыру ниятен яшерми, ләкин Европа белән конфликтка керергә туры киләчәк. Катлаулы ат йөрешләре аша Вашингтон Европа белән Россияне бәрелештерергә тели һәм вакыйгалар агышы шуңа таба бара да. Европалылар инде Россия белән конфликтны 2027 елга ук тәгаенлиләр. Шуңа әзерләнәләр. Путин киңәшчесе Патрушев бу атна башында гына «Коммерсантъ»ка интервью бирде. Анда шундый юллар бар: «Британнар һәм кайбер ЕС илләре тәкъдим иткән санкцион планнар диңгез блокадасын хәтерләтә башлый. Бу чараларга безнең яктан тиешле һәм чамалы җавап биреләчәк. Әгәр дипломатик яки хокукый инструментлар нәтиҗә бирмәсә, Россия судноларының иминлеген Хәрби Диңгез флотыбыз тәэмин итәргә әзер булачак. Лондондагы яки Брюссельдәге кайнар башлар моны ачык аңлап торырга тиеш».
Украина конфликтын тукталышка куйганнан соң, Лондон һәм Брюссель Россияне Төньяк Европада конфликтка тартып кертергә тели. Бу – асылда Трамп планы, ләкин Вашингтон моны яшерә, сәхнә артында калырга ниятли. Дүрт ил: Швеция, Финляндия, Норвегия һәм Дания Россиягә каршы бергәләп каршы торырга әзерләнә. Каршылыкның иң соңгы мизгелендә яклаучы һәм арбитр буларак мәйданга АКШ чыгар һәм җиңелеп килүче Даниядән Гренландияне таләп итәр дип уйланыла. Бу сценарийдан Россия читтә кала алса, зур отыш булачак, билгеле. Әмма аны тартып кертү өчен, ачыктан-ачык провокацияләр әзерләнә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat