Татар Баганалысы авылы халкы: «Яңа юл төзегәнгә сөенергә кирәктер, тик…»

Редакциягә Чистай районының Татар Баганалысы авылыннан мөрәҗәгать иттеләр. Яңа Алексеевск–Әлмәт юлын салганда, халыкның фикерен исәпкә алмаганнар икән. «Яңа юл төзегәнгә сөенергә кирәктер инде ул. Тик безнең очракта алай булмады. Киресенчә, кешеләр өчен уңайсызлыклар килеп чыкты», – диде алар. Барысын да үзебез күреп бәяләр өчен, юлга кузгалдык.

Авылның сүнүе

Авыл кешеләре безне кибеттә каршы алды. Безне күргәч, һәркем күңелен борчыган сүзен җиткерергә тырышты.

– Мин гомер буе шушы авылда яшәдем. Заманында иң зур авылларның берсе иде ул. Кешесе дә күп, дәрәҗәсе дә зурдан булды. Бүген монда башка вазгыять. Кайчандыр 1,5 мең кеше яшәгән салада 400 ләп кеше калды. Аларның да күпчелеге – өлкәннәр. Кызганыч, авыл сүнә-сүрелә бара шул, – дип көрсенде авылның аксакалы Хәким Шәмсетдинов.

Хәзерге көндә авылда терлекләр саны да күп түгел. Ниндидер эшкәртү, җитештерү цехлары да юк. Халыкның пай җирләрен «Волга селект» агрофирмасы эшкәртә.

Безгә хат юллаган Фәридә Яруллина – шушы авыл кызы. Бүген үзе Чистайда яшәсә дә, туган авылының хәле өчен борчыла.

– Моңа кадәр шәһәрдә яшәдек без. Олыгая барган саен, күрәсең, күңел дә җиргә якыная, авылның язмышы, киләчәге турында күбрәк уйлана башлыйсың икән. Кызганыч, аның хәле мөшкел. Килгән инвесторлар, кырда икмәк үстереп, җыеп алып китәләр дә аның язмышы, халык тормышы белән кызыксынмыйлар. Фермалар, ындыр табаклары юк. Кеше, ярдәм сорап, беркемгә дә мөрәҗәгать итә алмый, – ди Фәридә ханым.

«Авыл ничек яши?» дигән сорауга менә шундыйрак җаваплар алдык. Тик аларның безне чакыруларының сәбәпләре башка иде.

Урау юл

Эш менә нидә. Шәле–Баулы автомобиль юлын төзегәндә (дөресрәге, шуның бер өлеше булган Алексеевск–Әлмәт юлын), Татар Баганалысы авылы яныннан уза торган юлны да яңартып, үзгәртеп эшлиләр. Авылда яшәүчеләр зарлана: нәтиҗәдә җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә уңайсызлыклар туган. Аерым алганда, Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Алексеевскига «попутка» белән баручылар, юлның икенче ягына чыгар өчен, ике кат тимер киртә аша узарга мәҗбүр. Ул якта тукталышлар да юк.

– Элеккеге юлларны үзгәртеп төзү машиналы кешеләргә дә, җәяүлеләргә дә уңайсызлыклар тудырды, – ди Рафис Гатин. – Мин һәр көнне машина белән юлга чыгам. Аксубай ягыннан кайтканда, авылны урап узып, 5 чакрым юл үтәргә туры килә. Юлга машина «тотарга» чыккан апаларны да еш күрәм. Яңгыр яуса, ышыкланып торыр урын да юк. Элек барысы да гади, үзебезчә иде. Хәзер катлауландырдылар.

Безнең белән очрашуга килүчеләрне авылның атамасы дөрес язылмау да борчый булып чыкты. Элмә такталарга «Татар Баганалысы» диясе урынга «Татар Баганы» дип язганнар. Моннан тыш, авылга кайсы урында борылып төшәсен күрсәткән билге дә юк.

– Баштагы вакытларда без үзебез дә буталып йөрдек. Навигатор булмаса, башка машина йөртүчеләр дә авылны таба алмый аптырый. Еш кына туктатып сорыйлар, – диде Фәридә Яруллина.

Бүленү

Яңа юл авылдагы ике фермерның да тормышына үзгәреш керткән. Аларның терлекләре, җирләре, эшкәртергә техникалары бар. Тик яңа юл салгач, авыл – бер якта, халыкның печәнлек җирләре, фермерларның кырлары икенче якта калган. Шул исәптән, фермер Илмир Гыйззәтуллинның да.

– Элек бездән күршедәге Чулпан авылына туры юл бар иде. Кырларга шуннан төшеп йөрдек, хәзер алар барысы да ябылды. Ул якта 16 гектар җиребез бар. Анда печән чәчкән идек. Илгиз исемле фермер да кырларына шул ук юлдан йөри иде. Хәзер безгә бөтенләй башка кешеләрнең кырлары аша төшәргә туры киләчәк. Бу – мәшәкать тә, өстәмә чыгымнар да дигән сүз. Әле ярый, ул кешеләр белән сөйләшеп-аңлашып була. Бөтен кеше дә кырын таптап йөргәнне яратмас бит. Түзеп булмаслык хәл түгел үзе, тик бу үзгәрешләр авырлыклар тудырды инде, – диде ул.

Кырлар димәктән, бер урында аларга бөтенләй дә төшү юлы калдырмаган булганнар. Кешеләр шикаятьләр яза, төрле урыннарга мөрәҗәгать итә торгач, юл төзүче оешма, ком-балчык сибеп, техника төшәргә җайлап куйган үзе.

Юлларга бәйле тагын бер уңайсызлык бар. Хәзер авылга керер өчен, кешеләр Шәле–Баулы түләүле юлының «кесә»се (кармашек) аша борылып төшәргә тиеш. Тик, кешеләрнең безгә сөйләүләре буенча, комбайн, трактор кебек авыл хуҗалыгы техникасына бу түләүле юлда хәрәкәт итәргә рөхсәт юк.

– Юлның икенче ягында калган кырларыбызга без хәзер ничек төшәргә, ничек эшләргә тиеш? Безне менә шушы сорау бик нык борчый, – диде Фәридә Яруллина.

Тураган белә

Ни өчен проектны эшләгәндә болар искә алынмаган соң? Фәридә Яруллина сүзләренчә, проект авыл халкы белән бөтенләй дә килештерелмәгән. Җирлек башлыгы Рафис Җәббаров ел саен уза торган җыеннарда бу мәсьәләләрне кузгатмаган, кешеләрнең фикерләрен тыңламаган, тиешле урыннарга бармаган, имеш.

– Мин бу сораулар белән министрлыкка кадәр барып җиттем. Ул вакытта юл төзегән «Татавтострада» вәкиле белән дә видеоэлемтәгә чыктык. Ул министр каршында безнең сүзләрне: «Болар – авыл халкының «хотелка»сы», – дип кенә бәяләде. Шуңа күрә безне ишетүче, тыңлаучы булмады, – диде Фәридә Яруллина.

Без килгән көнне җирлек башлыгы Рафис Җәббаров районга чыгып киткән иде. Ул чагында аның белән күрешә алмадык, әмма шөкер, соңыннан элемтәгә чыга алдык.

– Йөрмәдем түгел, йөрдем инде. Мине генә гаепләргә кирәкми, – дип сүзен башлады ул Фәридә ханымның сүзләренә җавап итеп. – 2022–2023 елларда «Татавтострада» оешмасының генераль директоры Рамил Комаров белән дә сөйләшү булды, Президент Аппараты, министрлыкка да хатлар юлланды. Башында ук проектны үзгәртү юлларын да эзләдем. Юлны авылдан читтәнрәк уздыру мөмкинлеген карауны сорап, транспорт һәм авыл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов янында да булдым. Ул вакытта «башкача булмый» дип җавап бирделәр. Ә калганын миннән сорап та тормадылар.

Аның сүзләренчә, Татар Баганалысына гына түгел, башка авылларга да юллар озынайган, элмә такталар куелмаган.

– Мин юл төзүчеләр белән гел элемтәдә торам. Җәяүлеләр юлын эшләргә вәгъдә иттеләр. Тукталыш та, элмә такталары да булыр. Тик кайчан икәнен мин берничек тә әйтә алмыйм, – диде җирлек башлыгы.

Киләчәктә булачак

Халыкка уңайсызлык тудырган кайбер мәсьәләләрне хәзер инде хәл итеп булмаячагын без дә, үзләре дә аңлый анысы. Әйтик, юлларны инде үзгәртеп төзиселәренә ышану кыенрак. Авылга артык чакрымнар узып керүне дә акыл һәм күңел белән кабул итеп, җайлашырга гына кала. Ә менә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында халыкның кайбер үтенечләрен игътибарга алып, төзәтмәләр кертергә вәгъдә бирделәр.

– Автобус тукталышын һәм җәяүлеләр кичүен исәпкә алып, эш документына төзәтмәләр кертелде. Алар быелгы төзелеш сезоны эчендә тормышка ашырылачак, – дип җавап бирделәр безгә министрлыкта. – Шулай ук быел 30 июньгә кадәр подрядчы оешма куелган мәгълүмат-күрсәтмә билгеләренә дә төзәтмә кертәчәк.

Ә менә авыл хуҗалыгы техникасына, чыннан да, түләүле юлга керү тыела.

– Автомобиль юлында авыл хуҗалыгы техникасы өчен махсус (өстәмә) җиһазландырылган урын каралмаган. Шулай ук Чистай районы башкарма комитеты биргән техник шартларда юлның әлеге участогында авыл хуҗалыгы техникасы йөрүе күрсәтелмәгән. Шуңа күрә автомагистраль буенча мондый транспорт хәрәкәте тыела, – дип аңлаттылар Транспорт министрлыгында.

Шушы сорау белән без район администрациясенә дә, җирлек башлыгына да мөрәҗәгать иттек. Барысы да авыл хуҗалыгы техникасының башка юлдан йөри алуын әйтте.

– Фермерлар, агрофирма техникалары моңа кадәр дә ул юлдан йөрмәде. Алар өчен башка юл бар. Монда бернинди дә проблема күрмибез. Бу мәсьәләләрне прокуратурадан да, ГАИдан да килеп тикшерделәр инде. Закон бозу юк, – диде Рафис Җәббаров.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү