Күптән түгел күрше авылдагы бер өйдә онык белән әби арасында шундый сөйләшү була. Алты-җиде яшьләрдәге оныкның телефонының «кәефе» китә.
– Әби, әллә нишләде бу, карап кына бир әле, – дип, ул өйдәге бердәнбер олы кешегә мөрәҗәгать итә.
– И-и, балам җаным, әтиең кайткач, әтиеңә әйтерсең… Мин аны бер нишләтә белмим шул. Аңгыра бит мин, – ди әбисе, булыша алмавына уфтанып, оныгы аның телефонны бөтенләй дә белмәвенә ышансын өчен аңгыра сүзенә басым ясап.
– Әби, син шундый аңгыра булып тудыңмы ул? – ди оныгы, хәленә кереп.
Шушы мәзәккә тиң хәлне ишеткәннән бирле, нәни Мәрьям әйткәндәй, дип, бу сүзләрне шактый еш куллана башладык әле. Ә бу тормышта без аңлап-төшенеп бетә алмаган әйберләр, вакыйгалар шулкадәр күп – ирексездән, элек тә шундый булдыкмы икән, дип әйтә торган. Кайчакта без бу заманныкы түгел бугай, дип тә куясың.
Динебез заманга тел тидермәскә куша. Тел тидерү булып кабул ителмәсен. Зарлану түгел бу. Фактта шулай. Тормыш космик тизлектә алга бара, без – урта-өлкән буын вәкилләренең күпчелеге шул үзгәреш-алгарышка җитешә генә алмыйбыз. Ә җитешкән, кайбер яшьләрдән дә алда барган чордашлар да бар, шөкер. Алар да шундый булып тугандыр инде.
Дөрес, кесә телефоннарын инде бездән күпкә өлкән әби-чәби дә үзенә кирәк кадәр дәрәҗәдә өйрәнә алды. Шуның белән түләү түләүчеләр дә, видео-фотога төшерүчеләр, тавыш яздырып җибәрүчеләр, видео аша сөйләшүчеләр байтак. Өлкән кеше өчен бу кадәресе дә бик зур «сикереш».
Һәр чорның үз «сикереш»е инде. Әле кайчан гына авылларда радиоалгычлар зур яңалык иде. Стенага эленеп торган бердәнбер яңалык чыганагы булган радиолар эшләми башласа, авыл кешесе өчен ул зур «ЧП»га тиң иде. Көне буе эшләп торган ул радио тавышыннан ничекләр туймаганбыз дип аптырыйм хәзер. Кайсы өйгә керсәң дә, туктаусыз диярлек эшләп утыра. Шулай тиеш иде кебек. Авылыбыздагы хат ташучы Илдус абый ул елларда электромонтер да булып эшләде. Радио эшләмәсә, иң элек аңа әйтәсе. Ул килә дә иң элек алюминий чыбыкның өйгә кергән өлешен пычак белән кырып, контактын тикшерә. Күп очракта гаеп шул өлештә була, ул күгәреп китсә, радио сөйләми. Аңгырамыни, без дә бу «эш»не өйрәнеп җиттек, баскычка менеп, зур пычак белән (нәрсәгә зур пычак кирәк булгандыр, анысын әле дә аңламыйм) әлеге чыбыкны яхшылап чистарта, «контакт» барып чыкмаса гына Илдус абыйга әйтә идек. Ул инде башка урыннан гаеп эзли башлый.
Аннан соңгы зур яңалык телевизорлар булды. Бер чорда авылда антенна ясаучы-күтәрүчеләр, телевизор ремонтлаучылар бик дәрәҗәле булды. Һәр авылның үз телемастеры иде һәм алар кесәсендә һәрчак гап-гади отвертка һәм «карга борыны» була, чөнки бөтен көйләү-төзәтү әсбабы шул иде. Бик катлаулы очракларда гына районга алып баралар. Антеннасын күтәреп бирсәләр, үзебез дә тора-бара «пачти телемастер»га әйләнгән идек инде. Аклы-каралы телевизорлар әле күп очракта безнең акылга буйсына иде шул. Акыл дигәне инде аның кай җирендер боргалау, ныгыту, кайсындыр бушату, кайдадыр өстенә сугу, антеннасын безнең очракта әле Шубанга, әле Уржумга боргалау (безгә якын телевышкалар урнашкан урыннар) иде шул…
Аннан соңгы стационар телефоннар, төсле телевизорлар, видеоаппаратуралар безгә бик буйсынмады инде. Соңгыларының пультлары белән эшләргә өйрәнүне дә зур үсешкә санадык. Хәзер инде телевизорлар күбрәк бала-чагалы йортларда, анда да мультфильмнар карау өчен генә хезмәт итә. Анда да шул бала-чага телефонда утырып, күзләрен бетермәсен дип кенә куялар шикелле. Тик андый гаиләләрдә яшәүчеләр: «Телевизор эшләп тора, балалар кулыннан телефонны төшерми», – ди. Беркөнне туганым Гүзәлия апа көлдерә: «Бер карамагач, телевизорны ничек кабызасы да онытылган икән инде. Оныгым Нурзил уйнаган ансамбльне күрсәтәселәр иде. Вакыты җитте, һич кенә дә кабыза белмим бит. Ике пультны тотып, йөрим телевизор тирәсендә… Үч иткәндәй, балалар да өйдә юк… Гомер буе телевизор карамаган кеше дип белерсең…»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat