Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, якшәмбе – 27 апрельдән кинәт салкынайтачак. Республикада һава температурасы апрель азагы өчен гадәти күрсәткечләрдән 5-6 градустан түбәнрәк булачак.
Сәбәбе – Татарстан территориясенә циклон үтеп керү. Ул явым-төшемгә һәм салкынайтуга китерәчәк. Якшәмбегә каршы төнлә һава температурасының +1…+6 градус чикләрендә тирбәлүе көтелә. Көндез дә нибары +9 градуска кадәр, республиканың көнчыгыш районнарында +12 градуска кадәр күтәреләчәк. Дүшәмбедә тагын да салкынайта. Көндез +9, төнлә -2 градуска кадәр. Кырау төшә.
Яңгыр һәм җепшек кардан тыш, төньяктан секундына 17 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Шуңа күрә юлларда, аеруча иртәнге сәгатьләрдә, урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна урталарына кадәр явым-төшемле салкын һава сакланачак. Сишәмбе һәм чәршәмбе – 29-30 апрельдә урыны белән явым-төшем, төнге сәгатьләрдә кырау көтелә. Көндез +13 градуска кадәр җылыта. Әмма тотрыклы җылыту көтелми әле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat