Бәрәңгенең эче ник куыш?

Бәрәңгенең эче куышлана, коңгырт таплар басты. Икенче төрлесе ярыла. Бәрәңге ничек дәваларга? Орлык алмаштырып карыйммы, башка урынга утыртыйкмы? Киңәш бирегез әле.

Рузалия Вәлиева. Баулы районы

Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов, блогербакчачы:

– Гадәттә, коры черек вакытында бәрәңгенең эче куыш, тышы ярылып киткән була. Иң киң таралган авыруларның берсе бу. Бәрәңгедән бигрәк туфракның үзендә була. Тирескә утыртсак та коры черек пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә сезгә бәрәңгенең сортын алыштырып, яңа бәрәңгене яңа җиргә утыртып карарга киңәш итәм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү