Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 2 712 ярдәм чарасы гамәлдә булып килә. Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов шул хакта белдерде.
“1 апрельгә муниципаль регистрга 2 712 ярдәм чарасы турында мәгълүматлар кертелгән”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре әгъзаларына муниципаль дәрәҗәдә дә бик күп ярдәм чаралары каралган, дип өстәде ул.
“Министрлык кабул ителә торган муниципаль актлар учетын алып бара, аларны эшләүдә һәм гамәлдәге документларга кирәкле үзгәрешләр кертүдә хокукый ярдәм күрсәтә”, – дип билгеләп үтте Ибәтов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat