«Минем өчен көндәлек – укыганда йөзең кызармаслык итеп язылган уйлар»

«Хәтер тартмасы» барысын да сыйдырып бетерә алмый. Еллар узган саен, анда тишекләр дә барлыкка килеп, вак-төяк хатирәләр коелып кала башларга мөмкин. Аннан соң көндәлек язу бик ансат эш түгел. Мәсәлән, минем өчен көндәлек – укыганда йөзең кызармаслык итеп язылган уйлар. Менә шундый икеле-микеле хисләр белән көндәлек башладым әле.

«Бүген 21 апрель. Көн кояшлы. Урамда 24 градус җылы. Тулыр-тулмас бер атна элек иске оябызга – Декабристлар урамындагы 2 нче йортка кайттык. Ул 1969 елда төзелә башлаган, тулыр-тулмас өч ел эчендә төзеп тә куйганнар». Шушы урында көндәлекне туктатып торам, чөнки йөз кызарырлык сүзләр язуым, кемнәрнедер үпкәләтүем бар. Тормышта бары тик яхшылык һәм яктылык кына күрәсе килә үзе, тик дөнья без теләгәнчә генә бармый шул.

Кайчак үзем юк-барга да бәйләнәм кебек. Мәсәлән, «үрдәк ирен»ле хатын-кызлардан гарык булуым, телеэкранның ясалма иреннәр белән тулуы турында язган идем. Фикеремне хуплаучылар булмады, ә менә: «Синең яшьтәгеләргә ирен тикшерү ни пычагыма кирәк инде ул?» – диючеләр табылды. Тик һаман күңел тыныч түгел. Бүген хатын-кызлар чәч буята, парик кия, керфекләр үстерә, күкрәк һәм арт шәрифләрен зурайта. Һәм әле, ачу китереп, нәрсә диләр? «Бүген чын ирләр калмады», – диләр. Юкса бездә бөтен нәрсә табигый, ягъни үзебезнеке, бер җиребезне дә зурайткан да, кечерәйткән дә, ясалма нәрсәләр дә куйган юк. Ярый, гүзәл затларыбыз теләсә ни кылансыннар, тәннәре үзләренеке.

Ә менә тора-бара бөтен җәмгыять хатын-кыз сүзе, хатын-кыз ихтыяры белән яши башласа нишләрсең?! Аларның фикерләү рәвеше дә башка, хәтта бернинди мантыйкка да сыймый кебек. Мондый сыйфатларның сәясәттә мәш килгән хатын-кызларга хас булуы куркыта. Хатын-кыз ул – иң беренче чиратта ана кеше, галәмгә тереклек бирүче. Шуңа күрә, кайберләренең, мәсәлән, Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен, аның «көрәштәш»е, Эстониянең элекке премьер-министры Кая Калласның меңләгән корбаннар сорый торган сугышны яклаулары акылга сыеп бетми.

Тагын бер гүзәл зат, Германиянең тышкы эшләр министры булып эшләп алган Анналена Бербок бөтен дөнья ишетерлек итеп: «Европа илләре Россия белән сугыша», – дип ычкындырды. Ике бала анасы булган бу ханым яшь вакытта бабасының Гитлер ягында сугышканлыгы турында да горурланып сөйләп йөри әле. Йомшак кына әйткәндә, артыгын сөйләгәне өчен аны үз вазыйфасыннан баш тартырга чакырдылар. Ә ул: «Мине немец сайлаучылары фикере кызыксындырмый, минем Украина халкына биргән вәгъдәм бар», – дип әйтеп ташлады. Сәясәтче хатын-кызлар әнә шулай әкренләп ычкына бара кебек.

Психологлар әйтүенчә, ир кеше белән – акыл, ә хатын-кызлар белән күбрәк хис, интуиция идарә итә икән. Аларны гаеплисе дә килми, шулай яратылганнар бит инде, нишләмәк кирәк. Белгечләр әйтүенчә, хатын-кызның баш мие дә ирләрнекенә караганда зуррак, андагы сырлар да күбрәк һәм тирәнрәк, ди. Шуңа күрә, алар белән сүзгә килү, бәхәсләшү файдасыз. Гүзәл зат үз сүзеннән беркайчан да кире кайтмый. Хатын-кыз логикасы бернинди кагыйдәгә дә сыймый, кагыйдәне хатын-кыз үзе кертә. Бу – психологлар фикере.

Тукта, ни өчен бу язганнарымны көндәлеккә кертмәскә ди әле?! Йөз кызарырлык, кемнедер рәнҗетерлек сүзләр язмадым кебек. Язсам да, белгечләр фикеренә таяндым. Ә зур сәясәттәге хатын-кызларның үз-үзен тотышлары, әйткән сүзләре алдагы язмаларыма кирәк булуы бар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү