Көтеп алган җәйге яллар чоры якынлаша. Күпләр аны чит илдә, чит җирләрдә сәяхәттә уздырырга ярата. Кызганыч, кайчак мондый сәфәрләр аяныч тәмамлана. Ялның яме китмәсен өчен, нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Ял вакытында гомереңне белә торып куркыныч астына кую – гөнаһмы?
«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов белән шул хакта сөйләштек.
– Арабызда җәйге ялны чит илдә, сәяхәттә уздырырга яратучылар шактый. Үзләре теләп, куркыныч урыннар буенча сәяхәт итүчеләр дә бар. Динебез мондый ялга нинди мөнәсәбәттә?
– Адәм баласының җаны кайда, кайчан чыгачагы беркемгә дә мәгълүм түгел. Моны бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһ Раббыбыз: «Һәрбер тереклек иясе үлем ачысын татыр», – ди. Адәм баласы да иртәме-соңмы бу дөньядан ахирәткә күчә. Шуңа күрә кешегә гомере ял иткәндә өзелергә язган икән, ул анда барачак, чөнки бу инде Аллаһы Тәгаләдән язылган. Ял вакытында адреналин артыннан кууга килгәндә, моны гомереңне белә торып куркыныч астына кую, гөнаһ, дип әйтеп булмый. Нинди генә күренешне алсак та, аларның һәркайсында күпмедер дәрәҗәдә гомерне куркыныч астына кую бар. Машинада барганда да, юл аркылы чыкканда да андый куркыныч яный бит. Ял мәсьәләсе дә искәрмә түгел. Язмышка язылганы була.
– Динебез нинди ялны хуплый?
– Мөселман кеше хәләл урыннарда ял итсә хәерлерәк. Намазын да вакытында укып, хәләл ризык белән ризыкланып, гаурәт урыннарын каплап ял итә икән, бу шәригатебездә рөхсәт ителгән. Ял итәм дип, динеңнән ераклашу, хәрам ризык ашап, исерткеч эчемлекләр эчеп ял итү – шәригатебездә тыелган гамәлләрдән.
– Бурыч акча алып, ял итәргә бару дөресме?
– Юрганыңа карап, аягыңны суз, ди халык. Шуңа күрә җәйге ялга мөмкинлегең булса гына бару хәерлерәк. Мөмкинлегең бар икән, чит илгә барып ял итүгә караганда, хаҗ сәфәре кылуың яхшырак. Ә инде бурычка килгәндә, бу очракта кредит турында сүз барса, ул динебездә тыелган. Кешедән бурычка акча алып, ял итәргә барсаң ярый, әмма бу синең өстендәге әманәт булачак. Шуңа күрә ял итәргә барыр алдыннан берәр кешедән бурычка акча алган булсаң, бу хакта берәр якын кешеңә әйтергә кирәк. Бәлки син шушы бурычны алырсың да ял итәргә киткән җирдән исән-имин әйләнеп кайтмассың. Бу очракта теге бурыч синең өстеңдә калачак. Җеназа намазы укыр алдыннан хәзрәт: «Мәрхүмнең бурычлары калмадымы?» – дип сорый. Бурычлы кешегә җеназа укылмый. Аның якын кешесе ул бурычны үз өстенә алса гына җеназа намазы укылачак.
– Кеше чит илгә ялга киткән җирдә үлеп калса, аның мәетен алып кайта алмасалар, җаны урын табачакмы? Бу очракта мәрхүмнең якыннары нишләргә тиеш?
– Һәр илнең чит илләрдә үз вәкиллеге бар. Әгәр кеше ял итәргә киткән чит җирдә вафат була икән, якыннары, ярдәм сорап, шунда мөрәҗәгать итәргә тиеш. Анда дини яктан да җавап бирә торган бүлекләр бар. Алар мәетне алып кайту мөмкин булмаган очракта, мәрхүмне дини йолага туры китереп җирләргә ярдәм итәчәк. Җаны урын табачакмы дигәндә, үлгәч һәр кешенең җаны бәрзах тормышына күчә. Шуңа күрә кеше кайда үлсә дә, җаны урын табачак. Якыннарына дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гөнаһларын кичерүне сорарга кирәк.
– Динебездә ял фәлән көннән артмаска тиеш дигән таләп бармы? Озын яллар вакытны исраф итү дип саналмыймы?
– Андый чикләү юк. Әмма ял итәм дип, өстебездәге намаз уку кебек бурычлар турында онытырга ярамый. Аларны вакытында башкарырга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat