«Төньяк агым» борыла

Лондонда чәршәмбе көнне булырга тиешле өч яклы саммит барып чыкмады. Зеленскийның компромиссларга бармаячагын белгәч, АКШ дипломатиясенең югары эшелоны анда барып та тормады. Европалылар да тәртәне кирегә борды. Сугыш хәрәкәтләрен туктатуның зур мөмкинлеге тагын бер тапкыр кулдан ычкындырылды.

Россия вазгыятькә Украинага масштаблы ракета-дрон һөҗүме белән үз бәясен бирде. Бу үз чиратында Трампка ошап бетмәде. Үзенең социаль челтәрендә ул: «Мин Россиянең Киевка ясаган һөҗүмнәреннән канәгать түгел», – дип язды. Шулай да Вашингтон лидеры оптимизмны югалтмый. Якындагы көннәрнең Украина–Россия конфликтын туктату өчен әһәмиятле булуын әйтә. Telegraph Британия премьеры Стармерның Украинада утны туктатуга җәйгә ирешеләчәге хакындагы сүзләрен китерә. Европалыларның конфликтны сузу тарафдарлары булуын искә алганда, Стармер фикере өметләндерә. Лондонның Зеленскийга йогынтысы зур булуын да истә тотыйк.

Ут туктатылган очракта, АКШ–Россия хезмәттәшлегенең кайбер контурлары турында мәгълүмат чыга башлады. Американың сәяси журналистикасы рупоры Politico Трамп администрациясенең «Төньяк агым – 2»дән һәм Россиянең Европадагы башка активларыннан санкцияләрне алуны тыныч сөйләшүләр кысасында каравы турында язып чыкты. Бу хәбәр АКШ дәүләт секретаре Рубионың җен ачуын чыгарды, «Politico»дан материалны алуны таләп итте, ялган дип атады. Әмма Путинның матбугат сәркатибе Песков француз журналы «Point»ка интервью биреп өлгергән иде. Әңгәмәдә ул, АКШ Европага газ илтүче челтәрне үз кулына алса, «Газпром»ның яңа хуҗа белән газ сату турында контракт төзүе ихтималын әйтә. Рубио, күрәсең, мәгълүматның вакытыннан алда чыгуы өчен борчыла, килешү булмый калыр, дип курка.

Россия газны сатарга тели, билгеле. Кытайга сата торган газга яңа гына 40 процент ташлама ясарга туры килде. Күләме дә бик аз. Әгәр «Төньяк агым» АКШ кулына күчсә, Европага безнең газ Америка газы буларак сатылачак. Аларның безгә күпме түлисен белмибез, килешү юк бит әле.

Россия Премьер-министры Мишустин чимал керемнәренең кимү ихтималы уңаеннан вазгыятьнең үзгәрүенә әзер торырга чакырды. Силуанов әфәнде дә стресс сценариен еш телгә ала. Димәк, нинди шартларда булса да газны күбрәк сатарга кирәк.

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү