Инд елгасы буылды

Бу атнада яңа киеренкелек ноктасы Һиндстан һәм Пакыстан чиге аша узды. Сишәмбе көнне Кашмир төбәгендәге Пахалгам шәһәрендә террорчылар туристларга һөҗүм итте, 26 кеше үтерелде. Дәһли фаҗигане Пакыстан ягы оештыруын, «Каршылык фронты» төркеме һөҗүм итүен әйтә. Исламабад моны дәлилсез гаепләү дип саный. «Пакыстанның Газзәне яклавы сәбәпле, чит флаг астында оештырылган террор акты булды», – дип әйтүче бәйсез аналитиклар  бар. Ни генә булмасын, атом-төш державалары булган ике ил арасында мөнәсәбәтләр гадәттән тыш кискенләште.

Һиндстан Пакыстан хәрби киңәшчеләрен илдән сөрде, дипломатик миссияне кыскартты, Вагах-Аттари чик буе кичүен япты, «Инд елгасы сулары турында»гы тарихи килешүне туктатты, күрше ил гражданнарына бирелгән барлык визаларны да гамәлдән чыгарды.

Исламабад та үз чиратында Һиндстанның Пакыстан шәһәрләрендә террор актлары әзерләвен игълан итте. Армиядә ялга китүләр туктатылды, кораллы көчләрнең саны арттырылды. Хәрби һава көчләре сугыш әзерлегенә китерелде. Ике ил арасындагы сәүдә тукталды. Пакыстан күге Һиндстан авиакомпанияләре өчен ябылды.

Дәһли Инд елгасы турындагы килешүдән чыгып кына калмады, барлык дүрт шлюзны да япты. Исламабадта моны сугыш акты дип кабул иттеләр. Мондый хәл 1960 елдан соң беренче тапкыр туды. Пакыстан Шимла һәм Ташкент декларацияләрен дә туктату белән яный. Беренчесе чик буендагы контроль сызыгыннан баш тартуны аңлата һәм Пакыстанга Һиндстан яулап алган җирләрдә хәрби хәрәкәтләр башлау мөмкинлеге бирә. Кыскасы, дистә еллар буе бик авырлык белән көйгә салынган мөнәсәбәтләр берьюлы җимерелү алдында тора.

Пакыстанның атом-төш доктринасы, Һиндстан гаскәрләре бәреп керсә, үз җирләренә атом бомбасы белән һөҗүм итү ихтималын күздә тота, ягъни гадәти кораллар белән башланган сугыш бик тиз атом-төш конфликтына әверелергә мөмкин.

Ике ил арасында конфликтлар еш һәм даими булып тора. Кыска вакытлы атышу һәм чикләнгән хәрби бәрелешләр дә булгалый. Ләкин вазгыять беркайчан да хәзерге дәрәҗәдә киеренке булганы юк. Бер ялгыш адым зур фаҗигагә китерә ала. Халык саны күп булу сәбәпле, Дәһли зуррак көчләр белән һөҗүм итә ала. Ләкин Пакыстан Кытай белән аркадашлык итә. Пекин белән Дәһли арасында мөнәсәбәтләр шулай ук киеренке. Чиннар Аксай-чин төбәген үзләренеке дип саный һәм кире кайтарып алырга омтыла. Күрәбез: өч атом-төш державасы катнашкан сугыш учагы дөрләп кабынырга мөмкин. Шулай да атом-төш тышавы дәүләтләрне масштаблы хәрби бәрелештән тыяр дип өметләник.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү