Әти васыяте

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәгән Мидхәт абый Газыймовны якташлары «музей бабай» дип йөртә, ә кайчандыр ул нигез салган туган як музеена исемен кушканнар.

Китап

Татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов фикеренчә, татар халкының язмышы – авылларда. Шуңа да ул авыл тарихы турындагы китапларны игътибарсыз калдырмаска тырыша.

Бу юлы комитет утырышына кунаклар Яңа Чишмә районындагы Зирекле авылыннан килгәннәр иде. Сәбәбе: Россиянең мәртәбәле кешеләре исемлегенә кергән легендар шәхес, тарихчы, туган якны өйрәнүче, шәҗәрәче Мидхәт Газыймов турындагы «Музей бабай» китабын тәкъдим итү.

Китапны актара башлау белән үз фамилиямә дә юлыктым. «Ватаным Татарстан»нан бер төркем журналистлар моннан өч ел элек барганбыз икән Зиреклегә. Шул сәяхәт турындагы язмам кергән. Димәк, китап авторлары – музейның бүгенге җитәкчесе, Мидхәт абыйның шәкерте Лидия Лотфуллина белән кызы Алсу Шәрипҗанова һәр ядкәрне бөртекләп җыйган. Дөрес, ул вакытта әле генә 80 яшен тутырган Мидхәт абыйны күрә алмадык. Берничә ай элек кенә бакыйлыкка күчкән иде. Әмма шунысы нык сизелде: авыл аның истәлекләренә күмелеп яши. Бу буыннан-буынга шулай дәвам итәр дип уйларга кирәк, чөнки Мидхәт абыйның дәвамчылары ифрат та күп.

Васыять

Мидхәт абый гаиләдә бишенче бала булып, 1942 елның 2 гыйнварында дөньяга аваз салганда, беренче көннәрдән үк фронтка киткән әтисе Гариф дошманнарга каршы көрәшә. Ул 1943 елның февралендә сугышта алган яралардан госпитальдә вафат була. Ата белән ул күрешә алмый. Әниләре Рәхилә дүрт баланы (берсе яшьли үлә) берүзе тәрбияләп үстерә. Әтисенең төпчек улына язган хаты гына кала: «Улым Мидхәт, белем алырга тырыш. Үгет-нәсыйхәтләремне васыять итеп әйтәм: туган җиреңне, туган туфрагыңны ярат. Авылыбызның тарихын, ата-аналарыбызның нәселен өйрән, киләчәк буынга, халыкка тапшыр, туганнар белән элемтәне өзмичә, аны ныгытып, кулыңнан килгәнчә ярдәм ит…» Бу – Гариф абыйның соңгы хаты була. Мидхәт абый моңа җавап итеп, мондый сүзләр язып калдыра: «Мин гомерем буена әтиемнең васыятен тотып, аны үтәргә тырышып яшәдем».

Урта мәктәпне тәмамлагач, егет ерак китми, шунда ук электромонтер булып урнаша. Бер елдан соң Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә, башлангыч сыйныфларда рус теле һәм рәсем дәресләре укыта башлый. Армиядә өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, киләчәкне уйлап, төпле адым ясый: тарих бүлегенә күчә. Авыл мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытырга алына. Туып үскән «Кичуй» колхозы тарихын тикшереп өйрәнү аның диплом эше була. Туган як тарихын өйрәнә башлау өчен бу аңа зур этәргеч бирә. Архивларда утырып, авыл, аның халкы турында материал җыя башлый. Аның җитәкчелегендә тирә-яктагы 17 авылдан Зиреклегә килеп урта белем алган укучыларның язмышларын да өйрәнәләр. Шулай итеп, мәктәптә башта «Мәктәпне тәмамлаучылар» музее барлыкка килә. Тарих укытучысы шул ук вакытта аерым бинада авыл музее оештыру турында да хыяллана. Мәктәп музеена 10 ел тулган елны, Татарстан Дәүләт музее филиалы буларак, Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее ачыла.

Музей оешкан көннән алып, андагы фондны саклаучы булган хәләл җефете Зәйтүнә апа аңа ярдәм итә. Балалары да актив катнаша. Мидхәт абый музей белән 2017 елга кадәр җитәкчелек итә. Аннан соң да туктамый. Фәнни хезмәткәр, киңәшче буларак эшчәнлеген дәвам иттерә. Ничә еллар буена тупланган тәҗрибәсен тапшырып калдырырга тырыша. Үзенә алмаш әзерләргә дә онытмый.

Кыскасы, Ватанны яклап кан койган әтисенең йөзенә дә, васыятенә дә тап төшерми ул.

Мирас

Бүген Мидхәт Газыймов нигез салган музейда дүрт меңгә якын экспонат бар. Биредә дөньяда тиңе булмаган кул эшләре үрнәкләре, милләтнең гасырлар буе сакланган чиккән сөлгеләр һәм намазлыклар, кашагалар һәм чигешләр, аяк чолгаулары, чулпылар һәм калфаклар тупланган. Алар Казанда гына түгел, Мәскәүдә уздырылган күргәзмәләрдә дә катнашып, югары бәя ала.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларының исемнәрен ачыклауда, аларны «Хәтер» китабына кертүдә дә өлеше зур Мидхәт абыйның. Әфган, Чечня сугышларында катнашкан авылдашларга, якташларга багышланган китаплар бастыра.

Татарстан архивларында казынып, ышанычлы мәгълүматларга таянып, «Зиреклем зирәкләре» китабы дөнья күрә. Анда 1865–1917, 1921 еллардагы метрикә кенәгәләренең тасвирламасы урнаштырыла. Гарәп хәрефләре белән язылган сүзләрне кириллицага күчереп, Зирекледәге 54 ел эчендә туган, үлгән, никахлашкан, аерылган 6506 авылдашын ачыклый, хәзер нәсел шәҗәрәсен төзергә теләүчеләр, шул китаптан файдаланып, үзенең тугыз буын шәҗәрәсен төзи ала. Зирекле авылы тарихы, аннан чыккан күренекле шәхесләр, имамнар, һөнәрчеләр, сугыш корбаннары һәм ветераннар, туган авылының халык авыз иҗаты, бәетләре, мөнәҗәтләре, географик атамалары, гореф-гадәтләре турында документаль алты китап язып калдыра. Башка авторлар белән берлектә дә дүрт китабы дөнья күрә. Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән Яңа Чишмә районындагы татар авылларыннан да җыеп, эшкәртелеп, редакцияләнеп «Хәтер тамчылары» исемендәге бәетләрдән тупланган 10 җыентык нәшер ителә. Мидхәт аганың «Тормыш чоңгыллары» дип исемләнгән җыентыгында үзе иҗат иткән 111 бәете тарихка кала.

2014–2022 елларда Мидхәт абый Яңа Чишмә районының «Бөреләр» әдәби берләшмәсен җитәкли.

Сан

Ул чорда районда иҗат итеп яшәүче шагыйрьләрнең 2 күмәк җыентыгы, 19 авторның 28 китабы нәшер ителә. Нефть төбәгендә эшләп килә торган «Рухият» фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, 2014 елда «Илһам чишмәләре» исемле җыентыкка Яңа Чишмә районында яшәп иҗат итүче 28 авторның, ә 2016 елда «Туган яктан илһам алып…»  исемле китапка 12 җирле авторның иҗат җимешләре керә.

Мидхәт Газыймов үзенең дөнья күргән һәрбер китабына эпиграф итеп язучы Нури Арслановның «…Бөтен барлыгымны фида иттем, мин фидакяр җанлы халкыма» дигән сүзләрен кертә. Бар гомерен туган авылына, мәктәбенә, музеена, халкына багышлавын шулай ассызыкларга тели ул. Бүгенге һәм киләчәк буын авыл, төбәк тарихын тирәнрәк өйрәнерләр, тикшеренүләрне дәвам итәрләр, дигән уй белән эшли. Әйтергә кирәк, аның бу теләкләре тормышка ашып бара. Мидхәт абый хезмәтләренең кыйммәте вакыт үткән саен арта гына бара.

Музей бабайның бик тә гаилә җанлы кеше булуын да искәрттеләр кичәдә. Кызлары Алсу, Чулпан, Ландыш, уллары Булат белән Алмаз – барысы да һөнәрле, гаиләле, балалар үстерәләр, һәр яктан да үрнәк булып яшиләр. Шуны дәлилләп, 2022 елда Татарстан Республикасының архив эшләре буенча комитеты оештырган «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабында беренче урынны алалар һәм Казанда чыгыш ясыйлар. Китапны тәкъдим итү кичәсенә дә күп туганнары килгән иде. Бу – аларның уртак хезмәт җимешләре.

…2007 елда Газыймовлар бергәләп Псков өлкәсе Великие Луки районындагы Беседино авылына, Гариф ага җирләнгән туганнар каберлегенә барып кайталар. Димәк, үзе сугышка киткәндә, әле ана карынында гына калган балага шундый зур эш йөкләп, бер дә ялгышмаган әтисе.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү