Исәп һәм хисап. Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов өч ай нәтиҗәләре турында сөйләде

Татарстан Хөкүмәте йортында финанс, казначылык һәм салым органнарының быелгы беренче республика киңәшмәсе узды. Шул уңайдан Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән әңгәмәдә 2025 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше нәтиҗәләре һәм Финанс министрлыгының төп бурычлары турында фикер алыштык.

 – Марат Җәүдәтович, узган финанс елы башында табышка салым керемнәре физик затларның кеременә салымнан сизелерлек кимрәк иде. 2025 елның I кварталында аның күләмен нәрсә хисабына арттырып булды. II кварталда нинди динамика көтелә?

– 2025 елның беренче кварталында табышка салым 55,9 млрд сум күләмендә керде. Әлеге керем буенча финанс нәтиҗәләре уңай. Табышка салым Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәренең 40 процентын тәшкил итә. Күрсәткечләр яхшыруның төп сәбәбе 2024 ел нәтиҗәләре буенча салым түләүне яңадан исәпләү булды.

Күрсәткечләр уңай булуга карамастан, икенче кварталда аерым авырлыклар туарга мөмкин. Кайбер объектив сәбәпләргә бәйле табышка салым керемнәренең кимрәк керүе фаразлана. Шуңа бәйле Финанс министрлыгы, салым органнары, тармак министрлыклары һәм предприятиеләр белән берлектә башкарылган уртак эшне дәвам итү кирәк булачак.

Физик затларның кеременә салым, милеккә салымнар һәм акцизлар кебек салымнар да уңай динамика күрсәтте һәм 2025 елның I кварталында керемнәрнең гомуми төзелешенә шулай ук зур өлеш кертте. Ләкин кайбер салым төрләре буенча, бигрәк тә җирле дәрәҗәдә, бурычлар бар. Аларны тулысынча түләүне тәэмин итү буенча ведомствоара комиссияләр эшчәнлеген көчәйтү таләп ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: тупланган салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында дүртенче урында тора.

Беренче квартал уңышлы нәтиҗәләр белән тәмамланса да, вазгыятьне даими күзәтеп-тикшереп торачакбыз, шулай ук бюджет керемнәренең тотрыклылыгын саклау өчен салым түләүчеләр белән актив хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

 – 2025 елның беренче кварталында бюджетның чыгым өлешенең үтәлеше ничек баруы турында да сөйләп үтсәгез иде.

– Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 107 млрд сум тәшкил итте, шуның 82,6 млрд сумы республика бюджетына туры килә. Бюджетның чыгым өлешендә без эшчәнлекне берничә мөһим юнәлештә алып бардык. Беренчедән, ел башына калган бюджет акчасы һәм кергән керемнәр хезмәт хакларын вакытында һәм тулы күләмдә түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның беренчел чыгымнарын финансларга мөмкинлек бирде.

Икенче юнәлеш – Россия Президентының бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләренә хезмәт хакын күтәрүгә юнәлдерелгән май указларын гамәлгә ашыруга бәйле. Алынган мәгълүматларга караганда, беренче кварталда хезмәт хакы буенча фаразланган күрсәткечләр шулай ук үтәлде.

Бюджеттан тыш эшчәнлек буенча республика буйсынуындагы учреждениеләр күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән – 4,1 млрд сум, ә муниципаль учреждениеләр 2 млрд сум күләмендә керемнәр җәлеп итте.

Тагын бер мөһим юнәлеш – төзелеп бетмәгән объектларда бюджет чараларын үзләштерү. Елдан-ел без объектлар санының һәм аларның суммаларының акрынлап кимүен билгеләп үтәбез. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: һәр объект тиешле министрлык һәм муниципаль берәмлек тарафыннан тикшерелеп тора.

Финанс министрлыгында финанс контроленә аерым игътибар бирелә. Бюджет чараларының бүленеше барышында хокук бозулар һәм җитешсезлекләрне ачыклау максатыннан Казначылык департаменты тиешле контроль чаралар уздырды. I кварталда барлыгы 66 тикшерү үткәрелде.

– Татарстан Республикасының дәүләт бурычы темасы игътибар үзәгендә кала бирә. Марат Җәүдәтович, дәүләт бурычын киметү өчен республика тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләп үтсәгез иде. Төбәкләрнең бурычларын исәптән чыгару буенча федераль үзәк карарлары нинди яңа мөмкинлекләр бирә?

– Соңгы ун ел дәвамында Татарстан Финанс министрлыгы тарафыннан федераль бюджет кредитлары буенча бурычларны реструктуризацияләү буенча җитди эш башкарылды. Бу чаралар, республика бюджетына финанс йөкләнешен вакытлыча киметеп, кредитларны түләүне 2030 нчы елларга күчерергә мөмкинлек бирде.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: дәүләт бурычы буенча йөкләмәләрне үтәү кысасында Татарстан Республикасы федераль бюджет кредитларыннан файдаланган өчен процентларны вакытында һәм тулы күләмдә түләп бара, шулай ук төп бурычны да катгый расланган түләү графиклары буенча каплый.

Икенче этап җитештерү потенциалын модернизацияләүгә юнәлдерелгән яңа инвестиция проектларын гамәлгә кертү өчен шартлар тудыру булды. Аерым алганда, яңа инфраструктура федераль бюджетка өстәмә салымнар җибәрергә мөмкинлек бирде. 4 ел эчендә 19,1 млрд сумлык әлеге салымнар суммасы күләмендә республика бюджетының федераль бюджет кредитлары буенча бурычы исәптән чыгарылды.

Узган ел дәүләт төбәкләрнең федераль кредитлар буенча бурычларының өчтән икесен гамәлдән чыгару программасын игълан итте. Программада катнашу өчен төбәкләр экономияләнгән чараларны әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтергә тиеш. Безнең республика торак хуҗалыгын, транспорт инфраструктурасын үстерүне һәм сәнәгать паркларының инженерлык инфраструктурасын төзүне үз эченә алган тиешле тәкъдимнәр әзерләде.

Татарстан Республикасы, финансланырга һәм исәптән чыгарылырга тиешле конкрет чараларны күрсәтеп, федераль органнарга мөрәҗәгать итте.

Безнең тарафтан кертелгән тәкъдимнәр федераль тармак министрлыклары тарафыннан хупланды һәм тиздән Россия Федерациясендә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы утырышында каралачак.

– Шундый зур мәсьәләләр турында фикер алышканнан соң илкүләм проектлар темасына тукталу да урынлы булыр. Алар ничек үтәлә?

– Илкүләм проектлар илебез үсеше стратегиясенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора һәм Татарстан аларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2025 елда республикада илкүләм проектларны финанслауның гомуми күләме 44,6 млрд сум тәшкил итә, шуның 24,7 млрд сумы федераль бюджет чараларына туры килә, ә калган 19,9 млрд сумы – Татарстан  бюджетына.

2025 елның I кварталында бюджет чараларын үзләштерү дәрәҗәсе түбән булды. Хәзерге вакытта илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнаша торган республика министрлыкларының һәм идарә тармакларының өчтән ике өлешендә нәтиҗәлелек түбән. Проектларның һәр этабы мөһим. Тиешле идарә тармакларын һәм министрлыкларны туа барган бурычларны чишүдә эшне көчәйтергә өндибез.

– Марат Җәүдәтович, узган елга хисап ясалу һәм киләсе өч елга бюджет формалаштырыла башлау вакытында республиканың финанс органнары алдында нинди бурычлар һәм стратегик максатлар тора?

– 2025 елның беренче кварталында бюджет барышы өчен мөһим адымнар ясалды. Төп бурычларның берсе 2024 елда бюджет үтәлеше турында еллык хисап әзерләү булды. Тышкы тикшерү ясау өчен ул иң элек Хисап палатасына юлланды. Тикшерүдән соң ул Татарстан Рәисенә һәм Дәүләт Советына карауга тапшырылачак.

Параллель рәвештә чираттагы өч еллык чорга бюджет проектын әзерләү буенча актив эш башланды. Тиешле графиклар һәм планнар эшләнде. Россия Федерациясе икътисады яшәешенең сценарий шартлары һәм 2028 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары турында мәгълүматлар эшкәртелә. Гамәлдәге дәүләт программалары инвентаризацияләнде һәм чыгымнар төрләре буенча кирәкле материаллар булдырылды.

Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: бюджет формалаштыру белән бәйле вазгыять катлаулы булып кала. Икътисадтагы билгесезлек нәтиҗәсендә керемнәрдә тотрыксызлык куркынычы саклана. Шуңа күрә бюджет чараларын экономияле һәм сакчыл тотып, салымнарны максималь туплауны тәэмин итү – бүген безнең төп бурычларның берсе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү