– Елның-елында бакча бәрәңгесен каты корт (проволочник) тишкәләп бетерә. Аңа каршы көрәшү ысулларын аңлатып үтмәссезме?
Фирая Исмәгыйлева. Балык Бистәсе районы.
«Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы белгечләре әйтүенчә, корт үзе түгел, бәлки күгәргән тимерчыбыкка охшаш личинкалары бәрәңгегә зыян сала. Алар сарут үләне баскан бакча-кырларда аеруча күп була. Корттан котылу өчен, утыртканчы, орлык бәрәңгене Командор (1 л суга 20–25 мл исәбеннән), Имидор Про (1 л суга 20–25 мл), Престиж (1 л суга 70–100 мл), Клубнещит (1 л суга 70–100 мл), Покровитель (1 л суга 70–100 мл), Табу (1 л суга 8 мл) кебек препаратлар белән ясалган эремә белән эшкәртергә мөмкин.
Бәрәңгене утыртканда, туфракка Баргузин (100 м² мәйданга 150 г исәбеннән), Почин (10 м² мәйданга 30 г), Землин (10 м² мәйданга 30 г), Землин Форте (10 м² мәйданга 30 г – бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларыннан тыш) кебек препарат кертергә кирәк. Утыртканда, буразна төбенә Табу (100 м² мәйданга 4 мл исәбеннән) сибеп калдыру да корткычны бетерергә ярдәм итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat