Булганның кадере

161 миллиард сум. 2025 елның гыйнвар–мартында Татарстанның берләштерелгән бюджетына әнә шул кадәр акча кергән. Шул ук вакытта республиканың кайбер предприятиеләре казнага кертемнәрен киметкән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов моны «бик үк яхшы булмаган сигнал» дип атады.

Татарстан Министрлар Кабинетында 2025 елның беренче өч аенда республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары, ел азагына кадәр бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының эшенә багышланган республика киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
– Елның беренче өч ае Татарстан бюджеты өчен уңай булды – бөтен күрсәтмәләр үтәлде. Әмма безгә тынычланырга иртәрәк. Елның икенче чиреге «йомшаграк» узуын күреп торабыз. Төп бурыч – керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу һәм пландагы күрсәткечләргә ирешү. Без бюджетның тотрыклылыгын, беренче чираттагы һәм социаль әһәмияттәге бурычларны үтәүне тәэмин итәргә әзер булырга тиеш, – диде Татарстан Рәисе.
2025 елның гыйнвар–март айларында республиканың берләштерелгән бюджетына 161,2 миллиард сум акча кергән. «Салым һәм салым булмаган керемнәр 140,1 миллиард сум тәшкил итте. Шул исәптән республика бюджетына – 121 миллиард сум, җирле казналарга – 19,1 миллиард сум», – диде Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов. Шунысы да бар: тупланган салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча Татарстан ил төбәкләре арасында дүртенче урында тора. Бу елның беренче чирегендә берләштерелгән бюджет чыгымнары – 107 миллиард сум.
Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, гыйнвар–март айларында берләштерелгән бюджетка физик затларның кеременә салым 38,1 миллиард сум күләмендә кергән. «Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 19 процентка диярлек күбрәк. Физик затларның кеременә салымга хезмәт хакларының, эш урыннарының артуы тәэсир итә, – диде ул. – Шул ук вакытта без гражданнарга социаль әһәмияттәге чыгымнар өчен салым чигерүе кайтаруга бәйле хезмәт күрсәтүнең вакытын кыскартуны дәвам иттерәбез. Хәзер ул 12 көн тәшкил итә. 2024 ел белән чагыштырганда, бу ике тапкыр диярлек тизрәк (21 көн)».
Дәүләт бурычы да кимегән. 2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанның дәүләт бурычы 99,2 миллиард сум тәшкил иткән. Ел башы белән чагыштырганда, ул 12 процентка азрак. «Бу юнәлештә планлы эш алып барылуын да искәртеп узасым килә. Быел федераль бюджет кредитлары буенча субъектларның бурычларының өчтән ике өлешен гамәлдән чыгару турында Россия Президенты тарафыннан куелган бурыч тормышка ашырыла», – диде Марат Фәйзрахманов.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер санга игътибар юнәлтте. «Елның беренче өч аенда кайбер предприятиеләр табышка салым буенча түләүләрне 7 миллиард сумга киметкән. Бик үк яхшы булмаган сигнал бу», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тармак министрлыкларына әлеге мәсьәләгә игътибарлырак булырга, табышка салым буенча түләүне даими күз уңында тотарга кушты. Килешмичә дә булмый: табышка салым Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәренең 40 процентын тәшкил итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү