Дача участогында наркотиклы һәм зарарлы үсемлекләр үстерү тыела. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский сөйләгән.
РФ Хөкүмәтенең 934 нче карары нигезендә дача кишәрлекләрендә үсемлекләрнең түбәндәге төрләрен үстерү тыела::
– банистериопсис каапи;
— гармал;
— зәңгәр лотос;
— составында псилоцибин һәм (яки) псилоцин булган теләсә нинди төрдәге гөмбәләр;
— кабреран диплоптерисы;
— ибога;
– өч төсле ипомея;
— мескалинлы кактус һәм мескалинлы башка төр кактуслар;
— кокаин куагы;
— киндер;
— мәк;
— мимоза хостилис;
— митрагина;
— яшел психотрия;
— Гавай Розасы;
— калкансыман турбина;
— күрәзәчеләр шалфее;
— эфедра.
Мондый үсемлекләрне үстергән өчен административ җаваплылык каралган. Ләкин әгәр дә бу зур күләмдә бара икән, дача участогы милекчесенә җинаять җәзасы да яный ала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat