Тукай авыллары: ничек яшәп яталар?

Татарстанда барлыгы җиде Тукай авылы билгеле. Сигезенчесе булганын да ачыкладык. Ничек яшәп яталар? Шагыйрьнең рухы яшиме? Телне ничек саклыйлар? «ВТ» хәбәрчесе Чирмешән һәм Нурлат районнарына барып, Тукай халкы белән аралышып кайтты, әнә шул сорауларга җавап эзләде. Авыл урамнарын урадык, безгә шигырь сөйләделәр, Тукай җәймәсе белән сыйладылар, кыскасы, рәхәт булды. Тик киләчәк турында сөйләшү генә күңелдә борчу калдырды.   

Җиде түгел, сигез

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1920–1930 нчы елларда ТАССРда җиде торак пунктына Тукай исеме бирелгән. Болар – бүгенге Әгерҗе, Аксубай, Кама Тамагы, Менделеевск, Нурлат, Спас, Чирмешән районнарында колхозлар белән бергә барлыкка килгән яңа авыллар. Кайберләре юкка чыккан инде. Без шулай ук сигезенчесенең Балык Бистәсе районында булуын да ачыкладык.

– Күгәрчен җирлегендә Тукай исемле авыл бар иде. Бүген юк инде, хәзер анда – урман. Авыл революциядән соң гына барлыкка килгән. Элек зур елгалар буенда рус авылларына гына урнашырга яраганын беләбез. Ә менә инкыйлабтан соң татарларга да рөхсәт бирелгән. Шул вакытта Тукай да барлыкка килгән. Шагыйрьгә бәйле берние дә юк, – ди тарихчы Нурулла Гариф. – Мин үзем 1960 елгы. Әни белән Чистайга җиләк, шәл сатарга йөри идем. 1980 нче елларда Тукай авылы аша узганыбызны хәтерлим. Йортлары бар иде. Туксанынчы елларда бөтенләй юкка чыкты.

Кама Тамагы районындагы Тукайның да хәле мактанырлык түгел. Анда нибары 15 ләп йорт калган. «Тарихын сөйләрлек өлкәннәр калмады. Яшьләр юк», – диделәр безгә авыл җирлегендә.

Чирмешән Тукае

Без Чирмешән районының Тукай авылына юл тоттык. Бүген биредә 30 га якын йорт бар. Берсе дә буш тормый. Мәктәп, клуб, кибете юк. Бердәнбер укучылары Илдар Яруллин күрше Иске Кади мәктәбендә 9 нчы сыйныфта белем ала. Авылда аннан кечерәк балалар юк. Шөкер, мәчетләрендә азан яңгырап тора. Имам вазыйфасын башкаручы Нургаяз абый Яруллин инде 14 ел барысын да тәртипләп тота.

Тукай авылы урамнарын Илдар Яруллин белән бергәләп урадык. Сүзебез – туган телгә мөнәсәбәт, яшьләрне авылга тарту турында.

– Авылда татарча сөйләшәбез. Мәктәптә дә шулай. Ләкин рус телен кыстырып җибәргән чаклар да булгалый. Хәзерге вакытта моны нормаль күренеш дип уйлыйм. Туган телне бары сөйләшеп кенә саклап була, – ди Илдар, олыларча. – Авыл тагын шулай 15 еллап яшәр әле. Әгәр кайтучы булмаса, бетү куркынычы да бар. Үзем дә һөнәр алгач, авылга кире кайтачагымны кистереп әйтә алмый. Иптәшләрем булмаса да, күңелсез түгел. Өлкәннәрнең хәлен белешәм. Авылда дуслык дигән нәрсә көчле. Каникул, ялларда башка балалар да кунакка кайта. Яшьләр авылда калсын өчен, күңел ачу урыннары булдыру, эш кирәк.

Зәлифә Шәрифуллина Тукайга Башкортстан якларыннан килен булып килгән. Күрше авылда фельдшер ярдәмчесе булып эшли ул.

– Монда килгәч, татарчага өйрәндем. Ирем белән 4 бала тәрбияләдек. Алар инде үз тормышларын корды. Авыл кешеләре әйбәт. Рәхәт монда. Мал-туар асрап көн күрәбез, – ди 54 яшьлек Зәлифә ханым.

Мәчеткә дә сугылдык. Нургаяз хәзрәт тә бераз тарихны барлап алды. Аның әйтүенчә, авыл Иске Кадидан аерылып чыккан. Колхозлашу елларында авылларга язучылар, кызыл командирлар исемнәрен бирү популяр булган. Авылның каләм тибрәтүчеләре дә бар. Алар үз китапларын да чыгарган. Чаллы хастаханәсендә хезмәт куйган мәрхүм якташлары, онколог Рафаэль Гайнуллин белән дә горурлана алар.

– Хуҗалык нык иде. Тора-бара эш бетте. Барыбызның да балаларыбыз читкә китте. Оныклар үсеп җитте инде. Кая калдырасың аларны монда? – ди Нургаяз хәзрәт. – Татар телен беркайчан да онытмыйбыз, сеңлем. Балаларыбыз татарча сөйләшә. Кечкенә оныгым кайта да миңа русча сөйләнә башлый. Мин берни дә җавап бирмим. «Бабай, ник дәшмисең? – дип сорый. «Кызым, мин бит русча белмим», – дип хәйләләгән булам. Шуннан татарча гына сөйли башлый. Тукай телен ничек онытып була? Армиядә дә татарча сөйләштек. Беркем бер сүз әйтмәде. Барысы да үзебездән тора.

 

 

Тукай җәймәсе

Тукай авылы Иске Кади җирлегенә керә. Без килгәндә, Иске Кади мәктәбендә Тукай бәйрәме үткәрергә җыеналар инде. Монда да 30 дан артык укучы белем ала. Һәрберсе шагыйрьнең иҗатын яхшылап өйрәнгән. Кемдер шигырь сөйләде, кемдер җыр башкарды. Бергәләп «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерделәр. Аннан инде укучылар Тукай һәйкәле янына барып, шигырьләр сөйләде. Илһамлы яшьләр үсеп килә, кыскасы. Татар теле укытучысы Гөлинә Вәгыйзова да өметләнә аларга.

Иске Кади мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Резеда Локмановадан авылның исеме белән бөек шагыйрь арасындагы бәйләнеш турында сораштык.

– Без Тукай исемендәге колхоз җирендә басып торабыз. Ә Тукай авылы 1923–1924 елларда барлыкка килгән. 1926 елда аны оештыручыларның берсе – Сәлах Гыйльманов, шагыйрьнең тууына 40 ел тулу хөрмәтенә, авылга Тукай исемен бирергә тәкъдим итә. Аның тәкъдименә берәү дә каршы килмәгән, – дип сөйли Резеда Локманова. – 1953 елны Иске Кади җирлегендәге колхозга рәис итеп Гаяз Гарифуллинны билгелиләр. Ул инде колхозга да Тукай исемен бирергә тәкъдим итә. Тора-бара һәйкәл булдыру эшен башлап йөри. Әлеге һәйкәл колхоз белән Галимҗан абый Хәмидуллин идарә иткән вакытта барлыкка килде. Шуннан бирле әлеге урында бөек шагыйрь хакына Шигырь бәйрәме үткәрәбез. Галимҗан абый үзе дә агачтан Тукай әсәрләренә сыннар ясый иде.

Без шул хатирәләргә бирелгән арада мәктәп фельдшеры Оркыя Нуретдинова, укучыларны сыйларга дип, Тукай җәймәсе пешереп алып килде. Шагыйрьнең туган көнендә авылда аны күпләр әзерли. Чөнки гадәте шундый. Безне дә сыйладылар. Халкы киң күңелле, кунакчыл.

Нурлат Тукае

Тукай җәймәсе белән чәй эчкәч, күршедәге Нурлат районына юл тоттык. Аларда да бар Тукай авылы. Чирмешәннеке белән аралары 80 чакрым тирәсе. Хәзер анда 13 йортта кеше яши. Кибете, клубы юк.

– Хатыным белән өч бала тәрбияләдек. Авыл халкы мал-туар тота. Биш сыерыбыз бар. Сарыклар, казлар асрыйбыз, – ди безнең каршыга велосипедта очраган Җәмил абый. – Башта авыл күршедәге Якты Күл авылының бер урамы кебек иде. Картлар Тукай дип йөри иде. 1990 нчы елларда авылга Тукай исеме бирелде. Бездән зур кешеләр чыкмаган. Барысы да – гади, җир кешеләре.

Нәфисә апа Шәриповага 56 яшь. Якты Күлдән килен булып килгән ул. «Халкы күп иде, каенанамның гына 9 баласы бар иде. Һәр йортта 8–10 бала үсте», – ди ул, яшь чакларын искә төшереп. Хәзер иң яшенә 50 яшь тирәсе. Нәфисә апа балаларга белем биргән. Безгә Тукайның «Туган авыл» шигырен сөйләп күрсәтте.

– Бер-беребез белән дус яшибез. Килгән-киткән кешеләрнең моңа исләре китә. Капкалар ачык. Өйдә булмасак та, күршеләр кирәкле әйберләрне бер-беребездән кереп ала. Җәй көне авылда балалар тавышы яңгырап тора. Кунакка күп кайталар. Яшьләрне читкә киткәнгә гаепләп тә булмый. Күрше авылда мәктәп, бакчаны да яптылар, – ди Нәфисә ханым.

Үзара дус яшәүләрен без дә чамаладык. Күршеләр җыелышты да, үзләренең бакча эшләре турында гәпләшә башлады. Кемдер суганын гына түгел, кыярын, помидорын да утырткан инде. Капкалар ачык булганда, күңелләр дә ачык. Кечкенә Тукай татарга хас матур гадәтләрен югалтмыйча, тел-лөгать алышып яшәвен дәвам итә. Нәкъ Тукай әйткәнчә…

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән…

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү