Тукай туган көне алдыннан Татар филармониясендә гаҗәеп бер тамаша узды. «Идел» татар-башкорт халыкара фестиваль-конкурсы лауреатлары тамашачыга иң затлы музыкаль әсәрләрне, халык җырларын бүләк итте.
Сүз, уңаеннан, быел әлеге чара 14 нче мәртәбә узган. Традиция буенча ул ноябрь аенда Башкортстан башкаласы Уфада, ә апрельдә, Тукай туган көне алдыннан Татарстан башкаласы Казанда уза. Әлеге фестивальнең гала-концертын Россиянең башка төбәкләрендә дә көтеп алалар.
Конкурста «Татар халык җырлары», «Башкорт халык җырлары», «Татар эстрадасы җырлары», «Башкорт эстрадасы җырлары», «Академик башкару», «Ансамбль» һәм «Балалар чыгышы» номинацияләре бар.
Проектның авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Бадамшина әйтүенчә, әлеге чара бик күп талантларга канат куя:
– Фестиваль тора-бара «Идел» дигән исем алды. Идел - төрки халыклар өчен төп, мул сулы, көчле елга. Безнең фестиваль дә саекмасын, мул сулы, көчле булсын, бер-беребез белән берләштереп торсын. Бу чара 2011 елда старт алды һәм бик күп талантларга канат куйды. Заманында безнең фестивальдә Алсу Әхмәтшина лауреат булды, ул хәзер Англия операсы солисткасы, Англиядә яши. Ел саен безне онытканы юк, видеокотлау булса да җибәрә. 2024-2025 елларда Элвин Грей ике мәртәбә лауреат булды, Алмас Хөсәенов, Илсия Бәдретдинова, «Голос-Балалар» тапшыруы лауреаты Сәет Галиуллин да безнекеләр. Бу юлы Сәетнең энесе Әмир дә үз көчен сынап карады, тамашачы бүген аны да ишетәчәк.
«А судьи кто?» – дисәгез, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов.
Катнашучыларны Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та сәламләде. «Идел» фестивале татар һәм башкорт мәдәнияте дөньясында лаеклы урынын тапты. Олы сәхнәгә әле беренче адымнарын ясаучы яшь җырчыларны Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, халкыбыз яшәгән башка төбәкләрдән дә сайлап алабыз. Бу – халыкчан фестиваль, — диде ул.
«Идел» – ноябрьдә 15 нче сезонын башлап җибәрәчәк. Уңышлар юлдаш булсын аңа.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat