Рөстәм Миңнехановны Бохарада беренче чия белән сыйладылар

Бохарада Үзбәкстанга эш сәфәре белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны беренче чия белән сыйладылар. Бу видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналына куйды.

«Хезмәттәшлекнең беренче җимешләре. Бохара өлкәсе хакиме резиденциясендә Рөстәм Миңнехановны беренче чия уңышы белән сыйлыйлар», — дип белдерде Галимова.

 

 

/Татар-информ

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү