«Оятлары җитмидер»: баланың «кесә чыгымнары»на ата-ана күпме акча сарыф итә?

Тиен җыелса, акча була. Россиядәге атааналар балаларының атналык «кесә чыгымнары»на уртача 1320 сумга кадәр акча бирә. Бу хакта Superjob оештырган сораштыру нәтиҗәләре сөйли. Кече яшьтәге балаларның өлеше исә 500 сумнан артмый икән. Бала белән акчаның дуслыгы кайчан башланырга тиеш? Балачаганың вактөягенә акча күп тотыламы? Бәгырь җимешләренең кесәләрен тикшердек.

«Оятлары җитмидер»

«Сөембикә» журналы хезмәткәре Алсу Шакирова – өч бала анасы. Балаларга карата «менә сезгә атнага фәлән сум акча» дигән чик юк гаиләдә. Балаларына киткән чыгымнары аз түгел үзе.

– Бала ата-ана исәбенә, алар эшләп тапкан акчага яшәгәндә, тырышлыкларын да акчалата билгеләп үтү гадәте бездә бөтенләй юк. Балаларга бәйле чыгымнарыбыз аз түгел, алар болай да эшләргә тиеш булган эш өчен (тырышып укырга, өйдә, хуҗалыкта ярдәм итәргә) нәрсәгә акча түләргә тиеш соң без?! – ди әңгәмәдәшебез. – Олы балаларыбызның икесендә дә банк картасы бар, ул әтиләренең онлайн банкына бәйләнгән. Менә сезгә бер атнага фәлән сум акча дип салып куйган юк. Картадагы акчаны юлга, ашарга тоталар, кирәк булган саен тулыландырып торабыз. Таксига да түләргә туры килә. Әмма акча тотасы булганда гаилә төркеменә язып кисәтәләр. «Әти, мин хәзер фәлән җирдә ашыйм», «Өлгермим, таксида барсам ярыймы, фәлән сум була», – диләр, мәсәлән. Әтиләреннән рөхсәт алгач, акчаны тоталар. Икесе дә укудан соң тренировкага китә. Еш кына берәр кайда ашап алырга кирәк була. Атнага биш-алты көн укып, тренировкаларга йөргән, тырышкан баланы ял көнендә дуслары белән очрашудан, каядыр барып күңел ачудан тыймыйбыз – анысы да кирәк бит. Гадәттә кинога баралар йә шәһәр буйлап йөриләр, берәр кафега керәләр. Шундый ял көннәрендә якынча 1000–1500 сум тоталардыр инде. Әмма бу атна саен булмый, ял көннәре ярышта да узарга мөмкин.

Балаларның һәркайсы аена күпме акча тотканын санап та күрсәткәли икән ата-ана. Монысы ник кирәк?

– Безнең хезмәт хакының күпме өлеше аларга киткәнен, безгә бу акчаны эшләр өчен ничә көн хезмәт куярга кирәклеген аңлатабыз. Шуңа күрә аларның бездән «кесә чыгымнары» өчен тагын акча сорарга оятлары җитмидер, дип уйлыйм, бер дә сораганнары юк, – ди Алсу Шакирова.

Җырчы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаевтан балаларга акча бирү турында сорашкач, үзенең балачагын искә төшерде.

– Без үскәндә акчаны кинога барыр өчен сорый идек. Тиеннәр иде инде ул чакта. Аннан, без, гомумән, акчага бәйле булмадык. Авыл малайлары бит без, күп нәрсә бушка иде. 12 яшьтә комбайнда ярдәмче булып эшләдем. Акчасы барыбер әти-әнигә иде инде аның (көлә), – дип сөйләде җырчы. – Хәзер заманасы башка. Кая гына барсаң да, акча кирәк. Әлбәттә, балага акча бирмичә мөмкин түгел! Әмма аз-азлап кына һәм, әлбәттә, тәртипләренә карап. Контроль дигән нәрсә булырга тиеш.

Казанда яшәүче Әдилә Рәүпованың малае башлангыч сыйныфларда белем ала. Улын бик мөстәкыйль һәм акча тота белә торган, дип саный Әдилә.

– Балабыз, укырга кергәнче, әби-бабасы янына авылга бик еш кайта иде. Хәтта җәй буе шунда яшәп торган чаклары да булды. Улыбызга акчага сакчыл карашны әби-бабасы өйрәткәндер, дип уйлыйм. Чөнки алар бакча, өй тирәсендә аны вак-төяк эшләр белән мавыктыра иде. Моның өчен билгеле бер «хезмәт хакы»да түләделәр. Бабасы акчаны җыеп барырга кирәклеген гел тукып торды. Бала өчен саллы сумма җыела иде инде. Улыбыз ул акчаны без кайтканчы саклый иде дә, шәһәргә киткәч, үзе теләгән нәрсәгә тота иде. Әбисе белән бабасының пенсиясе килгән көн аның иң яраткан көне булгандыр, – дип сөйләде ул.

Оныклар үстерүче Мәрзия Сафина:

– Намазга өйрәнсеннәр дип, оныкларыма һәр намаз өчен биш сум бирәм, – ди. – Берсенә – 6,5, икенчесенә 3,5 яшь. Өй җыештырган өчен акча түләмим, үзләре теләк белдереп эшли, савыт-саба юу да – алар җилкәсендә. Шулай эшкә өйрәнәләр.

Кадерле сумнар

Superjob хезмәте үткәргән сораштыру нәтиҗәләренең башка саннарына да күз салыйк.

 Башлангыч мәктәптә белем алучы балаларга ата-аналарның 71 проценты – 500 сумга кадәр, 20 проценты 500–1000 сум бирә икән.

11–14 яшьлекләргә ата-аналарның 38 проценты атнасына 500 сумга кадәр акча бирә. 39 проценты – 500–1000 сум, 11 проценты 3000 сумга кадәр акчасын сарыф итә. 4 проценты балага атнасына 3–5 мең сум бүлеп бирә ала.

15–17 яшьлек яшүсмерләргә, нигездә, 500–1000 сум (36%), 1000–3000 сум (24%) яки 500 сумга кадәр (23%) акчалы бәхет елмая. Сораштыруда катнашкан ата-аналарның 3 проценты гына бәгырь җимешенең вак-төяк чыгымнарына атнасына 5 мең сумнан артыграк акча сарыф итә, ди.

Сораштырудан күренгәнчә, ата-аналарның күпчелеге балаларга акчаны сәбәпсез бирә. Кайберләренеке генә «кесә чыгымнары»н «эшләп» ала. Баланың яше арткан саен, аның чыгымнарын ата-аналар азрак контрольдә тота.

«Акчаны 24 яшьтә күрәләр»

Акча белән баланың дуслыгы кайчан башланырга тиеш? Бала ничә яшьтән үз кирәгенә акча тупларга тотынса хәерле? Ата-аналар һәм балалар өчен финанс грамоталылыгы буенча белгеч Анна Деньгина бу җәһәттән түбәндәге киңәшләргә колак салырга куша.

– Бала белән акчаның тәүге күрешүе 2–4 яшьтә була. Әйтик, ул әти-әнисенең кибеткә баруларын һәм анда кирәк-ярак сатып алу өчен акча бирүләрен күрә. Әлбәттә, бу яшьтә баладан акчаны ничек һәм нәрсәгә тотарга кирәклеген аңлауны таләп итмиләр. Әмма билгеле бер суммага билгеле бер товар килгәнен күрсәтсәк, яхшы булыр. 4–5 яшьтә кайбер балалар инде санарга өйрәнә башлый. 6–8 яшьтә алар мәктәпкә керә, яңа икътисадый мохиткә аяк баса. Биредә инде ул акча белән чын-чынлап үзе идарә итә башлый. Әйтик, буфетка кереп, камыр ризыгы сатып ала. Бу яшьтә бала белән акча турында сөйләшә башласак була, чөнки аның «кесә акчасы» барлыкка килә. Россия Граждан кодексы нигезендә, 6 яшеннән бала вак-төяк көнкүреш сатып алулар башкару хокукына ия, – дип аңлата белгеч.

Анна Деньгина сүзләренә караганда, бәләкәй балалар киләчәк турында уйламый, алар бер көн белән яшәргә күнеккән.

– Балага «кесә акчасы»н атнага бер тапкыр биүдән башларга мөмкин. Бала үскән саен, бу даимилекне арттырырга, – ди финанс белгече. – 12–13 яшьлекләргә атнага ике тапкыр, 14–16 яшьлекләргә – айга бер. Соңгыларына ни өчен шулаймы? Чөнки алар инде үзләренең көннәрен, чыгымнарын планлаштыра белә, киләсе көнгә карап эш итә.

Балага бирә торган сумманы ике өлешкә бүлеп карарга кирәк, дип киңәш итә белгеч. Беренчесе – мәҗбүри чыгымнар. Әйтик, мәктәптә ашау, җәмәгать транспортында йөрү һәм башкасы. Икенчесе – вак-төяккә дигән «кесә чыгымнары». Бу акчаны инде бала үзе теләгәнчә сарыф итә ала дигән сүз.

Анна Деньгина фикеренчә, «кесә чыгымнары»на акчаны ниндидер шарт белән бирергә кирәк түгел. Баланы даими рәвештә контрольдә тотарга да кирәкми. Ул иртәме-соңмы үзенең кулында булган финанслары белән идарә итәргә өйрәнергә тиеш.

– Мондый акча белән баланы мактарга яисә җәза бирергә ярамый. Әйтик,  үзен тәртипле тотканы өчен яисә киресенчә. Бу акчага тренажер итеп карагыз, – ди ул.

Гөлгенә Хәбибрахманова Арча районының Илдус авылында яши. Җиде бала анасы ул. Гаиләдә 2 кыз һәм 5 егет буйга җитеп килә.

– Безнең гаиләдә акча мәсьәләсе уртага салып сөйләшенә. Иң беренче бездә шундый тәртип: акчаны бер генә кеше тотарга тиеш һәм бу кеше, әлбәттә, әни. Минем мәрхүм ирем Айдарым да акчасын тиенен тиенгә кадәр миңа алып кайтып бирә иде. Безнең гаиләдә «кесә чыгымнары» дигән төшенчә бөтенләй юк. Малайлар, берәр нәрсә кирәк булса, иң беренче эш итеп: «Әни, безнең акча бармы?» – дип сорый. Мин аларга нидер кирәген шундук аңлап алам. Нәрсә өчен кирәк икәнен сорыйм һәм кирәкле әйбер булса гына акчаны бирәм, – ди әңгәмәдәш. – Өйдә нәрсәдер эшләгәннәре өчен нигә мин аларга акча бирим ди, алар бит минем хезмәтчеләрем түгел! Ә яхшы билгеләрне алар минем өчен түгел, үзләре өчен ала. Йә ярышларга, йә экскурсиягә барасы булганда, сораганнарын бирәм, чөнки мин үз балаларымны бик яхшы беләм, алар миннән артыгын сорап алмас. Күп кеше, акча бирмәсәң, балалар караклык юлына басачак, ди. Моның белән килешмим. Кызларым укыганда ук эшләп укыды. Улым медицина көллиятендә белем ала, буш вакытында ул да эшкә чыга. Укуына зыян килмәсә, мин дә каршы түгел, чөнки хезмәт беркемне дә бозмый. Ә эшләп тапкан акча бик кадерле була.

 

САН

Ә сез балагызга акча түлисезме?

Әйе 13%

Юк 60%

Акча түләп эшләткәч, ни була инде ул? 27%

* ВКонтактедагы сәхифәбездәге сораштыру нәтиҗәләре

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү