Гипнолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова: Үз балаңны башкалар белән чагыштыру зур үпкә хисенә китерергә мөмкин

Бүген тормышта очраган күп кенә уңышсызлыкларның тамырын балачактан, әти-әни биргән тәрбиядән эзлиләр. Имеш, яхшы ир-ат очрата алмыйм икән, әни гаепле, хатыныма хыянәт итәм икән, әти гаепле һ.б. Балачактагы яралар, чыннан да, яшәргә комачаулыймы? Әти-әниләр балаларын ничек үпкәләтә ала? Үпкә хисе әти-әнигә булган яратуны киметә аламы?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог, гипнолог, гаилә мөнәсәбәтләре белгече Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.

– Әти-әниләргә үпкәне психологиядә чагыштырмача яңа проблема дип атыйлар. Имеш, элек андый нәрсә булмаган, хәзер бар нәрсәдә дә әти-әни гаепле. Бу чыннан да шулаймы?

– Элек үзәктә ата-ана торса, бүген бар игътибар – балага. Өстәвенә элек дин көчлерәк булган, мөселман гаиләләрендә ата-аналарга үпкәләү, каршы әйтү бөтенләй тыелган. Әти-әниләр шулкадәр зур дәрәҗәгә күтәрелгән ки, аларның хаклы булуына шикләр бөтенләй тумаган. Әйткәнемчә, соңгы елларда исә бала тәрбияләүгә караш үзгәрде, бүген төп геройлар – балалар.

 

Зәйтүнә Әхмәтҗанова

 

– Ни өчен әти-әнигә үпкә олыгайгач кына барлыкка килә? Кечкенә чакта без бит моңа артык әһәмият бирмибез.

– Кеше психология, эчке дөньясы белән олыгайгач кызыксына башлый. Бу кызыксыну бигрәк тә кризис чорларында арта. Кеше уйлана, тормышын анализлый, тормыштагы күп кенә авырлыкларының тамыры балачакка барып тоташуын аңлый. Әйтик, үз-үзенә «Ни өчен мин үземә тиң яр таба алмыйм?», «Ни өчен кияүгә чыга алмыйм?» яки «Нигә миңа үземә туры килмәгән кешеләр очрый?» кебек сораулар биргән хатын-кыз әнисенең ир-атларга булган мөнәсәбәтен искә төшерә. Әнисе аңа кайчандыр: «Дөньяда юньле ир-ат юк», – дип әйткән булырга мөмкин. Нәтиҗәдә хәзер ул аңсыз рәвештә барлык ир-атларны да начар дип кабул итә. Моңа төшенгәч, әнигә үпкә туа. Янәсе, аның бәхетсез булуында бары әнисе гаепле!

Кечкенә чакта да үпкәләр була, әлбәттә, әмма без аларны тиз һәм җиңел кичерәбез. Үскәч исә, алар һаман саен тирәнәя, зурая.

– Әти-әниләрнең нинди сүзләре, нинди гамәлләре балада тирән эз калдырып, алар киләчәктә үпкәгә әйләнә?

Ата-ана үз эшләренә бирелеп, баласына кул селтәсә, бала үзен кирәксез итеп тоя башлый. Билгеле, бала әти-әнисенең дә үз эшләре булуын, кайвакыт аларга комачауламаска кирәклеген аңларга тиеш. Әмма ул аны үзлектән аңлый алмый, аңлатырга кирәк. Моңа бер мисал: әни кеше телефоннан сөйләшкәндә, баласы аңа сорау бирә. «Бар, кит, комачаулама» сүзләрен ишетсә, бала, әлбәттә, үзен артык итеп хис итә башлый. Бу очракта әни: «Мин хәзер телефоннан сөйләшәм, 5 минуттан барлык сорауларыңа да җавап бирәм», – дисә, ситуация бөтенләй башка борылыш ала. Балачакта үзләрен кирәксез тойганнар тормыш корган чакта да бу хистән арына алмый, аны кабат-кабат тоярга тели. Һәм аңсыз рәвештә әти-әнисе кебек аңа кул селти торган кеше эзли башлый.

Аннан соң, үз балаңны башкалар белән чагыштыру да зур үпкә хисенә китерергә мөмкин. Нәкъ менә начар яктан чагыштыру турында сүз бара. Андый чакта әти-әниләр балаларының үз-үзен бәяләвенә (самооценка) никадәр көчле тәэсир итүләрен аңламый, кызганыч.

«Син юан!» «Кемгә кирәк син?» «Ялкау, сине беркем дә кияүгә алмый!» «Атаң кебек эчкече булырсың инде!» кебек «ярлык»лар тагу шулай ук бала күңелендә тирән яра калдыра. Болар барысы да – баш миенә кереп «оялый» торган программалар. Нәтиҗәдә, бала алар белән яши башлый.

– Ә үпкә хисе әти-әнине яратуны, хөрмәт итүне киметә аламы?

– Ярату ул – тирән, зур, шартсыз хис. Үпкә хисе аны киметә алмый, әмма томалый ала. Ягъни әти-әнисенә булган яратуын тулы көчкә тоярга, аңларга киртә булып тора. Ә хөрмәткә килгәндә, әйе, киметә ала. Үпкә хисе мөнәсәбәтләрне җимерә. Әти-әнисе баласы хакына ни генә эшләсә дә, бала аны күрми, бәяли алмый башлый, чөнки аның бар игътибары – шушы үпкә хисендә.

– Әйтик, артыгы белән кайгыртучан әти-әниләрнең балалары аларга үпкәли аламы?

– Һичшиксез. Мондый балалар тормышка бөтенләй яраклашмаган булып үсә. Артык иркәләнгән балалар, бөтен дөнья алар тирәсендә әйләнә, дип уйлый. Мәктәпкә яки югары уку йортына килгәч, алар үзләренең башкалардан аерылмавын аңлый. Бу исә аяз көнне яшен суккандай кабул ителә. Психологиядә «фрустрация» төшенчәсе бар. Күзаллау, хыял, өмет белән чынбарлык туры килмәү була инде бу. Андый балалар фрустрацияне берничә тапкыр кичерергә мөмкин. Бу – бик авыр хәл. Мәхәббәт, наз һәм кайгыртуга төренеп яшәгән балаларның үзбәясе югары, тормышка өметләре зурдан була. Әмма алар ул матур тормышны корыр өчен үзең тырышырга кирәклеген белми.

– Әти-әнине ничек кичерергә?

– Дөресен әйткәндә, бу хис белән көрәшү – шактый катлаулы эш. Һәм күпләр моны үзлектән башкарып чыга алмый. Белгеч белән эшләгәндә исә үпкә хисенең ни дәрәҗәдә тирән булуын, аның сәбәпләрен аңлап була. Монда хисләр белән эшләү, эмоциональ-образлы терапия, гештальт һәм башка чаралар кулланырга мөмкин. Кемгә кайсы туры килә инде.

– Дөресен әйткәндә, урта һәм өлкән буын вәкилләре арасында бу проблеманы кире кагучылар да табылыр. «Мин балама җаным-тәнемне бирдем, ә ул миңа үпкәләгән була», – диярләр. Әби-бабайлар, әти-әниләр безнең кебек үк эчке дөньяларында казынмый бит. Менә аларга ничек аңлатырга моны?

– Әлбәттә, ата-аналар балаларын лаеклы итеп үстерер өчен барын да эшли. Өстәвенә без хәзер шактый катлаулы 1990–2000 нче елларда туган балаларның үсеп җитүен дә онытмаска тиеш. Ул вакытта әти-әниләргә эчкечелек, наркомания, тәртипсезлек, акчасызлык шартларында балалар үстерергә туры килгән. Бүген исә без, үзебез дә җитлеккән кешеләр, әти-әниләребезнең начар сыйфатларына гына игътибар юнәлтеп, аларга үпкә саклап яшәмәскә тиеш. Өлкәннәр буларак аларга өлкәннәрчә караш ташларга, аларны аңларга тырышырга кирәк. Әйткәнемчә, үпкә хисе яхшылыкларны томалый. Иң яхшысы – игътибарыбызны әти-әниләребезнең безнең өчен кылган яхшы гамәлләренә юнәлтеп, аларга рәхмәтле булып яшәү. Ахыр чиктә, тормышыбыздагы яхшылыклар да, начар нәрсәләр дә – барысы да тәҗрибә. Әти-әниләребез белән мөнәсәбәтләрдә тормыш тәҗрибәсе туплый алабыз икән, безнең өчен иң яхшысы шул инде.

 

 

Идел Кыямов

 

Башка караш

Белгеч җаваплары белән таныштык. Бу мәсьәләгә башка яктан да караш ташларга тәкъдим итәбез. Журналистлар гаиләсендә үскән алып баручы Идел Кыямов бу җәһәттән нәрсә уйлый?

– Мин бу проблеманы заман шаукымы дип уйлыйм. Бүген кешеләр, нинди генә өлкәне алсак та, берничә курска барып кайталар да, үзләрен белгеч дип санап, башкаларга акыл өйрәтергә тотыналар. Кемдер шуның белән акча эшли, ә кемдер, булмаган акчасын бар итеп, шул «белгеч»ләргә йөри.

– Әти-әниләргә үпкә сакларга ярамый дип саныйм. Алар кулларыннан килгәнчә безне кеше итәргә тырышканнар, тәрбия һәм белем биргәннәр, ашатканнар, эчерткәннәр, киендергәннәр, дигәндәй… Балигъ булгач та, алар сине «өф-өф» итеп тора алмый. Олы тормышка үзең чыгып китәсең дә үз көнеңне үзең күрәсең. Ә инде шушы юлдан бара алмаган чакта, монда әти-әнинең дә, башка берәүнең дә гаебе юк. Кеше, шәхес үзенең уңышсызлыкларында фәкать үзен генә гаепләргә хаклы.

– Психологлар бөтенләй кирәкми, бөтен нәрсәдә алар гаепле, дип әйтәсем килми. Әмма ниндидер хәлләрдә әти-әнине гаепләргә тырышуны дөрес түгел дип саныйм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү