«Мин 18 ел инвалид улымны карадым, ләкин ул иминият стажына керми, диләр. Миңа нишләргә?»

Мин 18 ел инвалид улымны карадым. Хәзерге вакытта минем пенсия коэффициенты – 36. Ләкин ул иминият стажына керми, диләр. Илле яшьтә ташлама белән лаеклы ялга чыгу өчен исә миңа хезмәт стажы кирәк. Әмма хәзерге вакытта мин үзмәшгуль булып исәпләнәм. Миңа ни эшләргә икән?

Язгөл Әймәтова. Казан

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе:

– Социаль фондка кертем җибәреп барса, үзмәшгульләр дә хезмәт стажына ия була ала. Сезгә хезмәт стажы исәпләнсен өчен, фондка гариза язарга кирәк. Күпме пенсия коэффиценты күчеп барачагы исә сезнең кертем күләме бәйле булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү