«Театр яктылыкка, нурга илтә…» – дип язып калдырган татарның сөекле улы Габдулла Тукай. Быел без аның туган көнен яңа, зур театрда билгеләп үттек. Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган чараларга – безнең күзәтү.
Чәчәкләр китерегез Тукайга!
Быелгы бәйрәм алдыннан татар җәмәгатьчелегенең берише, Шигърият бәйрәме башка урында узгач, Габдулла Тукайның һәйкәле ямансулар, дип дулкынланган иде. Шагыйрьнең башкаладагы ике һәйкәле дә бу көнне ялгыз тормады. Иң элек шәһәр үзәгендә – Тукай скверында урнашкан һәйкәл янына республиканың рәсми затлары җыелды. Бу урында шигырьләр укылды, Тукайга чәчәкләр китерделәр. Шуннан соң бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре шагыйрьнең Опера һәм балет театры янында урнашкан һәйкәле янында тыйнак кына «митинг» оештырды. Аннан соң да һәйкәл янына килеп шигырь укучылар, Тукайга һәм Туган тел көненә мөнәсәбәт белдерүчеләр булды.
«Яктылыкка, нурга…»
Төп чаралар Камал театрының яңа бинасында дәвам итте. Бу көнне олысы да, кечесе дә, җырчысы да, биючесе дә, артисты да, артист булмаганы да, тегүчесе дә, чигүчесе дә – кыскасы, кем генә юк иде анда. Керә-керешкә үк кунакларны 400 ләп (!) бала Татарстанның Дәүләт камера хоры белән бергә «Туган тел» һәм «Мин яратам сине, Татарстан»ны җырлап каршы алды.
Төрле милләт балаларының Татарстанның рәсми булмаган ике гимнын башкаруларыннан мәмнүн булып, театрның икенче катына күтәреләбез. Анда исә узганчы һәм узгач берникадәр шау-шу чыгарган «Язгы печән базары» гөрли. Журналистларны каршы алган Мәдәният министрлыгы вәкиле «Өч татар келәме» дигән уникаль проектка игътибар итәргә куша. «Югалган кәсепне торгыздык һәм аны бүген тәкъдим итәбез», – дип сөйли ул. Шул арада күз биючеләргә төшә. Бер почмакта диджей аппаратурасыннан заманча көйләр яңгыраталар… Кыскасы, театр гөрли.
«Бездән нәрсә кирәк?»
Без исә Татарстан Рәисенең татар зыялылары белән очрашуы шаһитлары булырга ашыгабыз. Бу очрашу – шулай елга бер мәртәбә күзгә-күз карап аңлашып, милләт өчен файдалы булырдай фикер-тәкъдимнәрне сөйләп, аларны чынга ашырырга ярдәм сорау мөмкинлеге ул. Татарстан Рәисе дә сүзен: «Елга бер тапкыр күрешергә насыйп була. Сезнең фикерләрне бик игътибар белән тыңлыйбыз», – дип башлады. Быел анда, урынына күрәдерме, театр әһелләре чакырулы иде. Рөстәм Миңнеханов театр җитәкчелеге, режиссерлар һәм тәнкыйтьчеләрне тыңларга өлгерде. Вакыт ягы кысканга булса кирәк, драматурглар исеменнән чыгыш ясарга гына өлгермәделәр. Хәер, бу очрашу соңгысы түгелдер. Яңгыраган кайбер фикерләргә тукталыйк.
Кечкенә шәһәрдә – зур театр. Иң беренче булып сүзне «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батуллага бирделәр. Ул «Әлиф» иҗат төркеме вәкиле буларак чыгыш ясады. Әлмәттә «Татнефть» белән бергә башлап җибәргән «Аркадаш» проекты турында сөйләде ул. Аның кысасында хәзерге вакытта ГИТИСта белем алучы Татарстан егет-кызлары – булачак режиссерлар – спектакльләр куйган, остаханәләр, лекцияләр узган. Менә шуны көз көне кабатларга җыенуларын әйтте Нурбәк.
Аның сүзенә Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов кушылды һәм Әлмәттә ГИТИСның резиденциясен булдырырга теләүләре турында сөйләде. «Татнефть»нең генераль директоры исеменә хат язылган, ГИТИС ректоры Әлмәткә килергә җыена. Шул рәвешле театраль тормышны бер Казанда гына түгел, үзәктән читтә дә «кайнатырга» тели алар.
– Безнең тарафтан нинди ярдәм кирәк? – дип сорады Рөстәм Миңнеханов, егетләрне тыңлагач.
– Хәзерге вакытта кирәкми.
– Сезнең хатларыгызны Наил Өлфәт улы (Мәганов. – Авт.) игътибар белән укысын, – дип елмаеп куйды Татарстан Рәисе.
Күрсеннәр һәм белсеннәр! Нефть башкаласы турында сүз чыккач, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Рөстәм Миңнехановны үзләренә кунакка чакырырга ашыкты. «Әлмәткә баргач, кереп чыгарбыз. Билетлар калдырырсыз», – дигән җавап алды ул.
Форсаттан файдаланып, Фәридә ханым Казаннан читтә урнашкан барлык театрлар исеменнән башкалага гастрольләрне ешрак оештырырга, премьераларны монда алып килеп күрсәтергә кирәклеген дә ассызыклады. Бу урында Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасының зур булуын, һәркемгә урын табыласын әйтте.
«Апуш» Казаннан чыга. Очрашуның зур бер өлеше балалар һәм киләчәккә багышланган иде. Киләчәк өчен сәхнә тотучыларны да, аларны караучыларны да барларга кирәк. Балалар белән балалар телендә сөйләшергә, алар өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга – Татарстан Рәисе бу турыда берничә кат искәртте.
Шулай итеп, бу өлкәдә Казан балалары белән актив эшли торган «Апуш» балалар театр студиясенең эшчәнлеген республиканың башка шәһәрләрендә дә җәелдерергә, дигән карарга килделәр. Аерым алганда, Казан арты районнарында яшәүче талантлы балаларны берләштерергә тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов, уенын-чынын бергә кушып: «Сабаны да онытмагыз!» – диде. Һәм, әлбәттә, бу эштә ярдәм итәргә сүз бирде.
Болардан тыш, очрашуда 2028 елда татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камал тууына – 150, язучы, драматург Аяз Гыйләҗев тууына 100 ел тулуын искә төшерделәр. Бу юбилейларга әзерлек эшләрен башларга тәкъдим иттеләр һәм әлеге ике шәхескә дә һәйкәл кирәклеге турында әйттеләр. Бу тәкъдимнәр шулай ук хупланды.
«Ниһаять, әлеге премия миндә дә бар»
Шуннан соң без Татарстанның сәнгать өлкәсендәге иң дәрәҗәле Дәүләт бүләге – Тукай премиясенең быелгы лауреатларын күрергә ашыктык. Аларны да Камал театрының яңа бинасы сәхнәсеннән игълан иттеләр. Быел әлеге премиягә түбәндәгеләр лаек булды:
– драматург Мансур Гыйләҗев – «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен;
– шагыйрь Рәниф Шәрипов – «Җомга» һәм «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен;
– фотограф Рифкать Якупов – Татарстан Республикасында фото сәнгатен үстергән, татар халкының мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен;
– Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы – «Иакинф» балеты өчен.
Мөгаен, безнең укучыларны беренче өч лауреат белән таныштырып тору кирәкмидер. Алар – татар дөньясы өчен шактый билгеле шәхесләр. «Иакинф» балеты турында хәбәрдар булу өчен берничә сүз. «Иакинф» – рус православ чиркәве архимандриты, Көнчыгышны өйрәнүче, сәяхәтче Иакинф Бичуринга багышланган балет. Көйләрен Резеда Әхиярова, либреттосын Ренат Харис иҗат иткән, хореографы – Санкт-Петербургтан чакырылган Александр Полубенцев, куелышның музыкаль җитәкчесе – Зур театрдан чакырылган Айрат Кашаев.
Сүзне лауреатларга бирик.
– 1970 елдан бирле минем гомерлек юлдашым шигърият булды. Күңел куанычым да, яшәү дәртем дә халкымның шигъри сүзендә иде. Әле дә шулай. Шушы тугрылыгымны дәүләт бүләге белән бәяләвегез өчен зур рәхмәт! – диде сәхнәдән шагыйрь Рәниф Шәрипов. Зал аны аягүрә басып алкышлады.
– Әлеге премия – минем өчен зур дәрәҗә. Бөтен дусларым, яшьтәшләрем аны алганнар иде инде. Ниһаять, әлеге премия миндә дә бар. Мине бүген, беләсезме, нәрсә шатландыра? Яшьләр Тукаебызның иҗаты, тормышы белән бик кызыксына. Безнең бүген алдыбызда бер изге бурыч тора: Тукаебыз турында зур фильм төшерергә кирәк! Һәм аны нәкъ менә без эшләргә тиеш. Мәскәүдән килүчеләр түгел. Ул алар өчен «шабашка» гына булачак. Кабатлап әйтәм: бу – безнең изге бурычыбыз, – диде «ВТ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә драматург Мансур Гыйләҗев.
– Бөтен Татарстан фотографлары өчен зур бәйрәм – моңарчы булмаган хәл! Фотография дә Тукай бүләге дәрәҗәсенә үсеп җитте. Мин моның белән генә туктарга уйламыйм. Татарлар тормышын күрсәтүемне дәвам иттерергә ниятлим. Безнең халык төрле, ул төрлелекне күрсәтергә кирәк, – диде фотограф Рифкать Якупов.
Шулай итеп, Тукай премиясенең быелгы лауреатларын һәм аларның иҗатын сезнең хөкемгә тапшырабыз, кадерле укучыларыбыз.
«Прогул» кебек була»
«Исәр җил! Көчлесең, син бик батырсың,
Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың».
Камал театрыннан чыгып, Кабан буена Шигърият бәйрәме узган урынга таба атлаганда, Тукайның Пушкинны тәрҗемә итеп язган әнә шул юллары искә төште. Менә гаҗәп: атна буе җәй булып кыланган яз кинәт кенә язлыгын искә төшерде һәм салкын җил истерә башлады. Хәер, бертуктаусыз агылган халыкка җил куркыныч түгел кебек тоелды. Шагыйрьләр сәхнә тоткан урынга кадәр шактый озак бардык без. Ерак булганга түгел, чират булганга. Әмма Шигърият бәйрәменә чират бит ул! Күңелдә шигъри сүзебезгә сөенү һәм өмет хисе бөреләнде… Без сәхнә янына килеп җиткәндә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чыгыш ясый иде:
– Менә нинди матур җирдә, кояшлы язда без сезнең белән Туган телебез көнендә – Тукаебызның туган көнендә очрашабыз. Без – бик бәхетле милләт, Тукайлы, киләчәге өметле халык!
Ул бәйрәмгә килүчеләрне быелгы Тукай премиясе лауреатлары белән таныштырды. Һәм бу бик урынлы булды, чөнки Шигърият бәйрәмендә лауреатлардан фәкать Мансур Гыйләҗев кына күренде. Шуннан соң Марат Әхмәтов, традицияләргә тугры калып, Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрдән өзекләр укыды. Аннан соң сәхнәгә бер-бер артлы яшь, урта һәм өлкән буын шагыйрьләр күтәрелде. Торган саен көчәйгән җил шагыйрь рухына дога булып укылган шигърият авазын әллә кайларга алып киткән күк булды.
«Милли хисләр белән ялкынланып», Кабан күле буена урнаштырылган сәхнәгә өстән аска карап торганда, янымдагы бер әбекәйгә күз төште. Кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә иде ул. Казаннан Флүрә апа Исхакова белән танышып киттек.
– Тукай бит ул – милләтебез бабасы! Аның туган көнендә ничек өйдә торасың ди, сеңлем?! Мин гомерем буе заводта мастер булып эшләдем. Әмма беркайчан да әдәбиятыбызга, мәдәнияткә битараф булмадым. Шигырь бәйрәменә килми калсам, «прогул» кебек була. – дип сөйләде ул безгә.
…Ә чиратта чакта бөреләнгән сөенү һәм өмет хисләре яфрак ярырга өлгермәде. Сәгать өчкә таба авышканда, теге чиратта торган халык театр бинасының «Язгы печән базары»на илтә торган ишекләре ягына агылды…
«Бер заман бардым Печән базарына»
Әйе, без ачык һавада күрергә күнеккән «Печән базары» быел түбә астында узды. Моның сәбәпләрен дә аңлаттылар, тик аларга тукталып тормыйк. Әмма оештыручылар әлеге чарага килүчеләр ул кадәр күп булыр дип фаразламаган булса кирәк. Театр эчен тутырган халык арасында соңыннан, «базар»да сату итүчеләрнең эшләнмәләрен күз чите белән дә күрә алмадык, диючеләр күп булды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Телеграм»дагы каналында, шуларга җавап итеп, күрәсең, андый чараларны «иминлек тә булсын, чиратларсыз да булсын» итеп уздырыр өчен фикер-тәкъдимнәр җыйды. Иң яхшы тәкъдим ясаучыга театрга ике билет вәгъдә итте. Бу юллар язылганда, җиңүче сайланган иде инде. «Миңа еш кына халык төркемнәре арасына үтеп күрергә туры килде һәм туры килә. Төркемнәр төрле була. Кешеләрне мәхәббәт берләштерсен иде. Ватанга, Аллаһы Тәгаләгә, үз халкыңа, мәдәнияткә. Кешеләрне нәфрәт берләштерү куркыныч», – дип тә язган Әюпова, һәм башка тәкъдимнәргә, фикер алышуларга ачык булуларын әйткән.
***
«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул…» Габдулла Тукайның бу сүзләре янә бер кат расланды. Тик бу билгеле гыйбарәнең дәвамы да бар: «…әдип ул, шагыйрь ул». Тагын да киңрәк колачлы, масштаблы чаралар уздырган чакта, артык мавыгып, шуны истән чыгармасак иде.
Тулы ФОТОРЕПОРТАЖ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat