Буш горурлык

«Кеше» – горур яңгырый». Юк, яңгырамый. Чүп контейнерлары яныннан узганда, еш кына анда казынучы берәр затны күрәм. Бомж түгел андыйлар, кайчакта хәтта машина белән килеп туктап та актарыналар. Әлбәттә машина искерәк, казынучы үзе дә артык «свежий» түгел. Тик «горурлар» – вак-төяк тимер кисәкләрен багажникка салгач, бик канәгать кыяфәттә кузгалып китәләр.

Дистә еллар буе айный белмәгән, җәен ишек алды чирәмнәрен түшәк иткән, тәмам кешелектән чыккан бер күршем, айнып тормыйча гына, бакыйлыкка күчеп китте. Райондагы бер адәм актыгы туганының 13 яшьлек кызын көчләгән. Мошенниклар 80 яшьлек әбинең үлемтеккә дип җыйган акчасын чәлгән… Моның ише хәлләрне ишетеп кенә торабыз. Кайда монда горурлык, кайда кеше чалымнары?

Менә язны да җиткердек. Яз – безнең гөнаһларны фаш итүче фасыл. Балконына банка куеп, тәмәке төпчекләрен шунда җыеп барасы урында, кыш буе аларны урамга аткан, балкон астын чүплеккә әйләндергән зат хакында: «Бу адәм хайваннан күпме дәрәҗәдә аерыла икән?» – дип уйлап куясың. Кар астыннан чыккан шешә өемнәрен күргәч, бөтенләй шок кичерәсең. Болар да бит – кеше саналучы җан ияләре.

Чагыштырмача дөрес яшәгән, чүпләмәгән, эчмәгән, тәртипсезләнмәгән, үзен тиешенчә тоткан бәндәнең дә эчендә ниләр ятканын белеп булмый. Серияле маньяк Чикатилоны да тотылганчы бөтен кеше үрнәк интеллигентка санаган бит. Кеше заты шундый: аның тәртипле дигәннәренең дә хәтсезендә – хөсетлек, комсызлык, шәфкатьсезлек, ачу…

Без еш кына: «Кешелек үсештә», – дияргә яратабыз. Тик технологияләр эволюциясе ул әле кеше эволюциясе түгел. Технологияләр алга чаба, кешенең аларны уйлап табарга акылы җитә, ә менә шул технологияләрнең колы булмаска җитми. Ни өчен колы? Чөнки куллану культы, комсызлык бөтен чикләрне узды. Андый культ, андый культура кешене чын кеше булудан яшәгән саен ныграк читләштерми микән? Әлбәттә, барысын да без үз иткән иҗтимагый-икътисадый формация – капитализмга сылтарга була. Туймас тамаклылыкны азындырып, аны камчылап торучыга. Тик ул кешелек үзе сайлаган строй түгелме? Тетрәнүләргә җитеп, зур тәҗрибәләр оештырып карасак та, коммунизм да, социализм да барып чыкмады бит.

Күпме булса да җитми, чөнки янәшәдә генә синнән уңышлырак, баераклар табылып тора. Бай янында «фәкыйрь»нең кимчелек комплексы дөрләп кабына. Кара инде, кайсыдыр юньсезе синнән өстен булырга җөрьәт иткән! Үзеңнең аннан ким түгел, ә артык икәнеңне ничек чәчрәп чыгып исбатламый калу кирәк? Исбатлыйлар. Вазгыять шундый, ген инженериясен үстереп, кеше геномыннан көнчелек өчен җаваплы хромосомаларны алып ташламыйча, күрше күршедән, коллега коллегадан, туган туганнан көнләшүдән туктамаячак. Дөньясы бар яктан җитеш булганда да. «Кеше» горур яңгырамаячак. Сүз биредә, аңлавыгызча, рухи өстенлек, рухи, гыйльми байлык хакында түгел, ә аның матди булганы турында.

Совет чоры, коммунизм барып чыкмаган җәһәттә дә, шуның белән яхшы иде:  анда ярыша-ярыша мал-мөлкәт туплау, күсе ярышында катнашу мөмкинлеге зурдан алганда булмады. Ләкин адәми затның холкы шундый: аңа кайсы өлкәдә булса да өстенлек барыбер кирәк. Узган гасырның 70–80 елларында, кыска гомерле булса да, халыкта гыйлем, укымышлылык культы ярала башлаган иде. Китап кибетләрендәге озын исемлекләр, күптомлыкларга булган чиратлар хакында сөйләсәң, бүгенге кеше ышанмаска да мөмкин. Хәтерлим, эштә газета-журналларга язылу башландымы, еш кына тавыш та чыга иде. Чөнки йөзәр мең тираж белән чыгуга да карамастан, аерым басмалар бар кешегә дә җитми иде. Без технарьлар үз иткән «Техника молодежи», «Моделист-конструктор», «Радио» гына түгел, «Роман-газета» өчен дә тарткалаш булды. Хәзер уйлап куям: әгәр ул чорда бүгенге кебек интернет, смартфоннар булса, ни-нәрсә килеп чыгар иде икән? Әлбәттә, хәлне ул күпмедер үзгәрткән булыр иде, тик тулысынча түгел. Гыйлем культы кабынган чорда телефондагы уч төбе кадәрле экранга карап кына утырыр иде микән кеше?

Чөнки бүген күрәбез: интернет белән смартфон белем чыганагы була алмады. Теләсә кайсы мәгълүматны бик тиз арада эзләп табып булганда да гавам надан кала. ВЦИОМ берничә ел элек үткәргән сораштыруда респондентларның 35 процентының: «Кояш Җир тирәли әйләнә», – дип җавап биргәнен язган идек инде. Сәбәп гади: телефон да, интернет та – бүген белем эстәү түгел, ә күңел ачу һәм үзара шапырыну инструменты. Статуслар, сторислар, видео төшерү, алышу, үзеңне күрсәтү, кешене карау, теләсә ни язу…

Ә шул араларда яртылаш кимегән урман мәйданнары, ел саен төтенгә әйләндерелә торган  4,5 миллиард тонна нефть, океаннарны тутырган пластик, якын галәм тулы космик чүп, хайван һәм кошларның миллион еллар буе яшәп килгән төрләренең юкка чыгуы. «Җир дигән планетада үзен «homo sapiens» дип атаган зат булмаса, бүген нинди гармония, нинди идиллия күзәтелер иде», – дип уйлап куясың кайчак. «Кеше» – горур яңгырый, имеш. Яңгырый, пычагым. Максим Горький герое андый сүзләрне каян алып әйткәндер, һич аңламыйм. «Человек разумный», имеш. Кайда соң ул акыл-разум? Акылның булганы да үтә эгоистик юнәлештә генә эшләп, төп максат кичекмәстән умырып калуга юнәлтелгәндә, иртәгә өчен ишәк кайгырсын дип яшәгәндә, гомумән горурлык һәм акыл хакында сөйләшү урынлы микән?

Ә бит техник һәм технологик революция яралганчы, җирне чүпкә батырганчы, кеше – безнең ерак бабаларыбыз – табигатьнең бер өлеше булган. Ә бүгенге кеше алгарыш-эволюциянең бетүгә илтүче юлына чыккан да, ашкынып, үзенең азагына таба чаба түгелме?

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү