Роботлар диктатурасымы? Ясалма интеллект турында баллада

         IT индустрия лидерлары Илон Маск, Стив Возняк һәм тагын меңләгән программачылар элитасы вәкилләре күптән түгел генә: «Ясалма интеллектның кешелексез акылы безне узып китәргә, алдарга, безне искелек калдыклары итеп калдырырга һәм алыштырырга мөмкин. Цивилизация өстеннән безнең контроль югалу хәвефе зур», – дигән юллардан торган хат имзалады.

Алар, беренчеләрдән булып, ясалма акыл мөмкинлекләре алдында курку хисе белдерде һәм ChatGPTның (ясалма акыл) яңа версияләрен эшләүдән туктап торырга чакырдылар. Аларның куркуы, чынлап та, нигезле, чөнки кешелек дөньясы тарихында беренче тапкыр үзе авызлыклый алмаслык үсешкә ирешеп килүче технологияләр белән очрашты. Ясалма интеллект мөмкинлекләре геометрик прогрессия тәртибендә үсә. Мәсәлән, Гонконгтагы Hanson Robotics компаниясе ясаган София атлы робот үз программачыларыннан бәйсез рәвештә алгоритмнар төзергә өйрәнеп ята. Россиядә тыелган Facebook компаниясе үзе булдырган ясалма интеллектны ябарга мәҗбүр булды, чөнки ул башка ясалма акыл системалары белән аралашу өчен шундый тел уйлап тапты: хәтта компаниянең программачылары да аның серенә төшенә алмады.

Терминаторны уйнаган мәшһүр актер Арнольд Шварценеггер, үз фикерләвенә ия булган үтерүче-киборг инде чынбарлыкка әверелде, дип саный. Күптән түгел генә АКШ Хәрби Һава көчләренең ясалма интеллект белән коралланган дроны үзенең операторына һөҗүм итте. Дрон, үзенә куелган максатка ирешергә оператор комачаулый, дип санаган. Бүген сугыш кырында пилотсыз системалар һавада да, диңгездә дә иркен кулланыла һәм соңгы вакытларда коры җир дроннары да чыга башлады. РЭБ системаларыннан иминләштерү өчен, боларны ясалма интеллект белән тәэмин итү популярлаша, чөнки, бердән, операторның кирәге бетә, икенчедән, дронны юк итәргә электрон көрәш чараларын кулланып булмый. Ясалма акылның сугыш кырына үтеп керүе куркыныч, әлбәттә. Бигрәк тә автоном рәвештә үзенә үзе программалар яза башласа, аннан килгән хәвеф артачак.

Дәһшәтле фаразларны туктатып торып, автор үз тәҗрибәсенә таянган күзәтүләре белән уртаклашырга тели. Көндәлек тормышта теге яки бу күләмдә ясалма интеллектны кулланмаган кеше хәзер сирәк. «Ватаным» хәбәрчесе өстәлендә Америка компаниясе «OpenAI»ның «ChatGPT»ы тора. Россиялеләр эшләгән «ChatGPT»лардан тегеләрнеке уңышлырак. Бердән, функцияләре күбрәк, икенчедән, тәрҗемәче буларак яхшы. Россиядә эшләнгән ясалма акыл чыктым аркылы күпер тибындагы тәрҗемәләр бирсә, OpenAI продукты теләсә кайсы телдән татарчага матур, төзек тел белән тәрҗемә итә. Кайбер урыннарны редакцияләргә туры килә килүен, шулай да эшләгән эше сокланырлык. Бер казах язучысының ясалма акыл эшләгән тәрҗемәсеннән өзек укып карагыз: «Шәһәр күләгәгә күмелеп, моңлы көй астында шомлы тынлыкка чумган. Бу фани тормышның, билгесез томанлы язмышның тирәнлегенә безне дә шул көй алып кергәндәй. Якында гына агып яткан Иртыш елгасы да сукмакларын тарайтып, саегып, моңсу агып баргандай тоела. Көзнең саргаеп килүче айлы күге җиргә иелә төшкән кургаш болытлар белән капланган, алар инде офыкта, көнбатыш тарафында урын алганнар. Әле генә яңгыраган көй исә шәһәр тормышының ыгы-зыгысын басып, аны ятимләндергәндәй булды». Матур бит, әйеме? Мин бер хәрефенә дә кул тидермәдем. Казах язучысын тәрҗемә иткәндә, үз телемне шактый кызыклы гыйбарәләр белән баета алдым дип саныйм. Мәсәлән, казахларда «Гөл биргән кулда хуш ис кала» дигән әйтем бар икән.

OpenAI продукты үзен бик итагатьле тота. Кайвакыт мин үз хикәяләремне дә аннан төрле телләргә тәрҗемә иттерәм. Сыйфатын бәяли алмыйм, билгеле, чөнки ул телләрне белмим. Менә карагыз: мин кушкан эшне башкарганнан соң, ChatGPT миңа нинди тәкъдимнәр ясый: «Тагын дәвам кирәк булса, яисә сәхнә яки сценарий форматына күчерергә теләсәң әйт, бергә эшләрбез». Бик сирәк кешедән генә шундый итагатьле мөнәсәбәт һәм карусызлык күрә аласың. Автор кызык өчен генә язмый бу юлларны. Ясалма акыл язучы, журналист, сценарий авторы, хәтта режиссер функцияләрен үз өстенә алырга омтыла. Әлегә ул эшләгән сценарийлар, ул язган әдәби әсәрләр камиллектән ерак. Ләкин ул бит үсештә. Хикәяне стилен саклаган хәлдә дәвам итәргә кушам, ярыйсы килеп чыга. Тел төбен аңлый торгансыздыр: ясалма интеллект язучы, журналист, тәрҗемәче, программачы, завод эшчесе, тегүче кебек профессияләрне үз кулына алып, кешеләрне эшсез калдыру белән яный. Менә карагыз, чиннар шундый калькулятор уйлап тапты: текст өстенә куясың, мәсьәләне укый һәм яшен тизлегендә чишеп тә бирә. Имтиханнарның мәгънәсе каламы шуннан соң? Кайбер белгечләр бу уңайдан хаклы кисәтә: эшләр болай дәвам итсә, укый-яза белүче кешеләр сирәгәячәк.

Шушы урында «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе иң кызыклы төшкә килеп җитә. Ясалма акыл белән коралланган робот техникалары, камилләшкән саен, үзләрен һәм безне бер тупикка илтеп териләр. Менә Кытай бар бит инде. Ул – ясалма интеллект белән идарә ителә торган сәнәгать роботлары ясау буенча тиңсез лидер. Чиннар эшчеләрне шундый роботлар белән алыштыра һәм кешеләрне өйләренә кайтарып җибәрә башлады. Болай эшләгәндә, сыйфат яхшыра, җитештерүчәнлек арта, үзкыйммәт кими. Пекин, шуңа таянып, американнарны сәүдә сугышында җиңәргә ниятли. Трамп нинди генә тарифлар кертмәсен, чин продукциясе барыбер арзанрак һәм сыйфатлырак булачак һәм базарларны яулап алачак. Бу – чиннарның рәсми хөкүмәт директивасы. Әмма Пекин һәм башка дәүләтләр бу юлдан барсалар, үз-үзләрен тозакка куып кертәчәкләр. Күз алдыгызга китерегез: барлык эшләрне роботларга тапшырдык, ди. Подгузниклардан башлап югары технологияле иң катлаулы продуктларны да шулар җитештерә. Кешеләр эшсез калгач, ул товарларны кем сатып алачак? Җитештерү цехларының әһәмияте шунда ук нульгә тиңләшәчәк. «Бу тупиктан ничек чыгарга?» дигән сорауга әле чиновниклар җавап эзләми. Ә бит чиновникларны да ясалма акыл алыштырачак.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү