Үзәк өзгеч хәбәр йөрәкләрне телгәләде! Фидан Гафаров вафат!.. Сәхнә легендасы, талантлы артист, меңнәрнең яраткан кумиры арабыздан китте… Ышанасы килми… 3 майда ул бит Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклендә уйныйсы иде… Зал тутырып, тамашачылары киләсе иде… Композитор Зариф ролендә үз язмышын, үз тормышын сәхнәдә күрсәтәсе иде…
Кызыл розалар
Иде дибез… Башка сүзләр табып та булмый. Никадәр үкенеч, чарасызлык…
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында бөек артист белән хушлашу минутларын үзем дә шунда булгандай күз алдына китереп, күңел аша үткәреп утырам. Фидан җырлары яңгырый. «Сиңа килдем, иркәм», «Кышкы романс», «Өфе юкәләре», «Кыр казлары», «Үз ягыма кайтсам»…
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хушлашу сүзендә кечкенәдән үк Фидан Гафаров җырларын тыңлап үсүен, ул җырлый башласа, әнисенең «Радио тавышын көчәйтегез» дигән сүзләрен искә төшерә… Табибларның берничә сәгать аның гомерен саклап калу өчен көрәшүләрен әйтә… Ләкин… өметләр баглаган могҗиза була алмый кала: кадерле җырчыбыз, Россиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты, сәхнә мэтры, легендар шәхес 78 нче яшендә мәңгегә күзләрен йома… Башкортстан алдындагы казанышлары өчен Фидан Гафаровка тапшырылган орденны улы Азамат әтисенең күкрәге янына куя. Мәдәният министры берничә көн элек кенә бөек актер белән телефоннан сөйләшүен, Фидан Гафаров үзенең хәлен көр тавыш белән «егетләрски» дип аңлатканын күз яшьләрен йотып җиткерә…
Хушлашырга теләүчеләр театр бинасына гына сыя алмыйча, урамнарда чират тора. Күпләрнең кулларында – кызыл розалар. Актерның яраткан чәчәкләре. Ул үзе дә шушы розалар төсле купшы, элегант, романтик, бераз чәнечкеле дә иде, дип искә алалар… Ул туган авылы Яңа Уртай зиратында, сөекле хатыны Фәридә, улы Айбулат янында, газиз әти-әнисе, туганнары янында булачак. «Тыныч йокла, әтием!» – ди улы Азамат… «Аның исеме Россия мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән язылыр», – диләр хушлашырга килүчеләр.
Сиңа килдем, иркәм!
Минем Фидан Гафаров белән күрешкәнем дә, журналист булып, интервью алганым да юк. Ләкин аның исеме, ул уйнаган спектакльләр, искиткеч рольләре, аның җырлары гомер буе мин сокланган, мин илаһилаштырган бер образ, кино сюжетлары сыман күңелемдә кабатлана, һаман кабатлана…
…1973 елның җәе. Мин мәктәп тәмамлап, Казан дәүләт университетына имтиханнар тапшырырга килдем. Ә Казан гөр килә! Казан афишаларга күмелгән! Камал театрында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры артистлары спектакльлләр куя: «Галиябану», «Тиле яшьлек», «Игезәкләр»… һәм, әлбәттә, «Тапшырылмаган хатлар»! Билетлар күптән сатылып беткән.
Тамашачы аеруча Рифкать Исрафилов куйган «Тапшырылмаган хатлар» спектакленнән өнсез калган. Гүзәл сәнгатьнең сихри тәэсире аны тәмам биһуш иткән! Барысының да телендә Искәндәр – Фидан Гафаров, Галия – Нурия Ирсаева… Фидан җыры «Сиңа килдем, иркәм»не ул көннәрдә бөтен Казан җырлый иде бугай. Мин дә Камал театрына бардым. Юк, керәм дип түгел, тамчы да өмет итмим… Шул театр тирәсендәге атмосфераны тою да минем өчен бәхет иде!
Андагы тамаша!.. Андагы халык!.. Җитмәсә, җыры яңгырый… «Сиңа килдем, иркәм, / Бик сагынып килдем… / Алыслардан язган сәлам хатларыңны / Көтә-көтә түземлегем беткәч… Кызлар үлеп гашыйк Фиданга! Чибәр, диләр. Аңа 26 яшь икәнен искәртәләр… Автограф аласылары килеп кыбырсыйлар, аһ-ваһ киләләр… Аның лирик баритон тавышы, кара дулкын чәчләре, әллә нинди сихри күзләре, елмаюлары, аксыл костюмы – барысы да тәмам сихерләгән үзләрен… Шул матур күренеш дулкыныннан да илһамланып кайтуым, җырдагы «алыслардан» дигән сүзнең безнеңчә «ераклардан» икәнен ачыклавым, минем – Илһам Шакировка гашыйк кызның – күңеленә тагын бер шәп җырчы – Фидан Гафаровның бик озакка кереп урнашуы… Әле дә кинодагы кадрлар кебек күз алдыннан йөгереп уза ул көннәр. Бауман урамында популяр җырларны яздыра торган студия бар иде. Шунда чыгып чаптым. «Сиңа килдем, иркәм»не яздырып, авылга алып кайтам, имеш! Бөтенесен шаккатырам, янәсе! И ул җырның проигрывательдә кат-кат әйләнүләре, җыр беткәч тә, уйнаткыч энәнең шыкылдап торулары, ачык тәрәзәдән бөтен урамга яңгыраган Фидан тавышы!..
Фидан Гафаров турында шактый күп нәрсәләр дә белергә өлгердем инде. Ул Башкортстанның Дүртөйле районында туган икән! Агыйдел буендагы Яңа Турай дигән кечкенә генә авылда үскән… Почти якташ! Безнең Байсардан Дүртөйлегә 70 чакрым чамасы гына. Ике республиканы Сөн генә аерып тора… Без иртүк башта Уфа концертын тыңлыйбыз, бер-ике сәгатьтән Казан концерты башлана… Ә Фидан Гафаров өр-яңа җыры белән инде тагын таң калдыра. «Кышкы романс»! Аннары Уфаның рәсми булмаган визит карточкасы – «Өфе юкәләре» белән җаннарны иркәли. Уфа урамнары буйлап йөрисе, юкәләр хуш исенә исерәсе, яратасы, яратыласы килә… Менә шундый хыялый халәт!
Илһам белән башлый
…Фидан авылның беренче гармунчысы була! Авыл егетләре аны, әнисеннән ялынып сорап, яшьләрне кич биетергә-җырлатырга алып китәләр. Егетләр-кызлар ул уйнаган көйгә җырлап-биеп, ахырдан шомыртлы тугайларга таралышалар… Фидан берүзе утырып кала да, гармунын кочаклап, елый-елый өенә кайтып китә… Аннары ул Уфа сәнгать училищесының театр бүлегенә укырга керә.
Шулай ук әтисе юлыннан китеп, актер булган улы Азамат, 15 яшьлек Фиданның, гармунын да үзе белән алып, 120 чакрымдагы Уфага велосипедта укырга баруын кызык истәлек итеп сөйләгәне бар. Абыйсы Рәиф: «Артистлыкка кеше җыялар, Уфадан килгәннәр, бар, син дә җырлап күрсәт әле», – ди җиденче сыйныфта укучы Фиданга. «Раушаниям, бәгырем» белән шундук күңелләрен яулый талантлы малай! Ул атаклы актер һәм драматург Илшат Йомагулов классында укый. 1967 елда исә Мәҗит Гафури исемендәге театрга эшкә алалар. «Мәхәббәт турында җыр» спектаклендә Илһам ролендә дебюты була. Яшь актер кечерәк эпизодта поднос чыгаручы официантны уйный һәм… «Бу һөнәрне ялгыш сайламадым микән?» кебек икеле-микеле уйлар да аны вәсвәсәгә сала. Тез буыннары калтырап, бик дулкынланып уйнавын искә төшереп сөйләгәне бар. Аннары инде «Тиле яшьлек»тә Зөлкарнәй, «Галиябану»да Хәлил, «Зәңгәр шәл»дә Булат,«Галия»дә Заһир Фиданның йолдызлы сәгате була.
Аңа мәхәббәт темасы аеруча якын! Ул сәхнәдә һәрвакыт гашыйк! Романтик рольләрне бөтен барлыгын, җанын биреп уйный. «Образда яши белергә кирәк. Бу – бик авыр хезмәт, бу – сер. Минемчә, һәр драматик актерның середер ул», – ди ул үзе бу хакта. Күп рольләрдә тамашачы аны актриса Нурия Ирсаева белән күрергә күнеккән. «Алар арасында роман», – диючеләр дә бар. Андыйларга Фидан Гафаров менә ничек җавап бирә: «Дөресен генә әйткәндә, тамашачы Нурия Ирсаева белән чыгышларымны ярата, көтеп ала. Башка артистлар белән чыгыш ясасам, зур мәхәббәткә хилафлык кылган кебек кабул итәләр. Чөнки Нурия белән без – 50 ел буе сәхнә партнерлары, гомер буе чын мәхәббәтне уйнарга тырыштык. Юк, дөрес әйтмим, мәхәббәтне уйнап булмый, ул ихлас булганда гына тамашачыны ышандыра ала. Тормышта бер-беребезне еш тәнкыйтьлибез, ә сәхнәгә бөтен вак-төякне онытып, ярату өчен генә чыга идек». Халык сәхнәдә чын мәхәббәт күрде. Алты дистә елга якын иҗат тормышында йөздән артык образ тудырган, харизмасы, актер темпераменты белән залны сихерләгән актер, 77 яшендә дә егет солтаны булып кала алган Фидан Гафаровның меңнәрнең кумиры булганын күп тапкыр кабатларлар әле.
Умырзая кебек
…Ә мин күңелдәге фильмны тулыландырып утырам һаман. Студент елларында бер тирәдә укыган Дүртөйле кызы, Әсәннән чыккан журналист, шагыйрә Фәния Сәетгәрәева-Габидуллина «Ватсап»та Фидан Гафаров җырларын җибәрә. Аңа шалтыратам. Яраткан артистыбыз белән якыннан аралашкан, аның турында язган Фәния бит ул. «Якташым белән иҗади бәйләнешебез күп еллар буе барды. Хатыны Фәридә апа исән чагында, өйләрендә дә сөйләшеп утырдык», – дип, хатирәләргә чума һәм «Фидан абый», «Фәридә апа» дип яратып, сагынып сөйли башлый. «Хәтерлим, ничек танышып-кавышулары турында сүз чыккач, икесе дә көлеп җибәрделәр. Аннары бер-берсен төзәтә-дөресли, яшьлекләренә кайттылар», – дип ымсындырып, матур истәлек-хикәяне тагын да җанландырып җибәрә. Күз алдыннан сәнгать училищесының тулай торагы, бүлмәдәш егетләрен бәрәңге кыздырып сыйларга уйлаган Фидан, аның, таба эзләп, кызлар бүлмәсенә барып керүе, идән юып йөрүче зур күзле чибәр кызга бер күрүдә гашыйк булулары… Фәридә шул кыз була инде! Дүрт ел дуслашып йөрүләр, Фиданның кызга тәкъдим ясаулары… Фәридәнең фамилиясе Ягафарова икән. Кыз шулай дип әйтүгә, Фидан: «Я – Гафарова дисеңме? Әйе, син – Гафарова!» – дип яратып шаяртулары… Йә, мәхәббәт турындагы кинолардан кай җире ким?!
«Артистның сәхнә гомере умырзаяга охшаш, Эльмира, – ди Фәния. – Язны сагынып көткән кешеләр күңеленә карлы-бозлы җирне тишеп чыгып, кабатланмас наз биргән беренче чәчәк, күпме генә кадерләмә, барыбер шиңә. Әмма аның артыннан җиргә шаулап яз, җәй килә, умырзаяны аллы-гөлле башка чәчкәләр алыштыра. Фидан абыйның да үз урынын ышанып калдырыр кешеләре бар…»
Ул фикерен әнә шулай фәлсәфи тәмамлый. Минем күңелдәге кино да өзек-өзек эпизодлар белән ахырына якынлаша… Һәм, әлбәттә, Фидан Гафаровның лирик баритоны яңгырый. Никадәр буын тыңлаучыларның яраткан җыры җаннарны айкый.
Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми.
Без – мең янып, тик бер сүнәрләр.
Уфа юкәләре
Онытмаслар әле,
Яфрак коя-коя сөйләрләр…
Эльмира ЗАКИРОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat