Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтәргә кирәк. Барлык ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар күрсәтергә, шулай ук яшь буынга бабалары кылган батырлыклар турында актив рәвештә сөйләргә кирәк. Мондый йөкләмәне ТР халыклары ассамблеясенең киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча ассамблеянең башлыгы, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бирде.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны уңышлы уздыруга мөмкин кадәр җитди карарга кирәк. Бу һәр районга кагыла. Ветераннарның берсен дә онытмагыз. Алар елдан-ел азая бара, аларга хөрмәт күрсәтергә кирәк. Тагын бер кат барлык муниципалитетлар буйлап йөреп кайтачакбыз. Һәр башлыкның 9 Май ничек билгеләп үтеләчәге, нинди чаралар һәм кайда узачагы турында планы булырга тиеш. Бәйрәмне һәр гаиләгә кагылырлык итеп оештырырга кирәк», — дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы.
Сәясәтче шулай ук предприятиеләрнең хезмәт коллективларында җыелышлар үткәрергә һәм ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен (алар хәзер анда эшләмәсәләр дә) котларга кушты.
Яшь буынга тарихи хәтерне тапшыруга килгәндә, Татарстанда бу юнәлештә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге актив эшли.
«Узган елда гына да безнең чараларда 22 меңнән артык кеше катнашты. 180гә якын чара үткәрелде. Ә мәгълүмати яктан 2 миллионнан артык кеше колачланды. 9 Майга шулай ук төрле активлык чаралары әзерлибез», – дип сөйләде җәмгыятьнең төбәк бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов.
Россия хәрби-тарихи җәмгыяте филиалы чаралары арасында – масштаблы тарихи реконструкцияләр, хәрби-тактик уеннар, Бөек Ватан сугышына багышланган мемориалларны тәртипкә китерү һәм башкалар.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat