Казаннан соң состав «Шәмәрдән» станциясенә китәчәк, анда 13:25тә киләчәк. «Әгерҗе-1» станциясе Татарстанда соңгы нокта булачак, анда состав 1 майда 8:15тә тукталачак.
«Җиңү поезды» мемориаль составы 23 апрельдә Түбән Новгородтан киткән. Барлыгы маршрутта 45 станция исәпләнә, шул исәптән алтысы Татарстанда. Республикада беренче тукталыш «Яшел Үзән» станциясе булды. Кичә «Җиңү поезды» «Борындык» һәм «Буа» станцияләренә тукталды.
Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat