Идел буе транспорт прокуратурасы ике үсмернең Казанда тимер юлда җәрәхәтләнүе сәбәпле тикшерү үткәрә. Бу хакта “KazanFirst” ведомствоның рәсми телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
Бу хәл кичә кич Горький тимер юлының Дәрвишләр – Восстание станцияләре арасында килеп чыккан. Балаларны электр поезды бәрдергән. Гадәттән тыш хәл булган урынга Татарстан транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме килеп җиткән.
Россия транспортта Тикшерү комитеты хәрәкәт кагыйдәләрен һәм тимер юл транспортыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында статья буенча җинаять эше кузгаткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat