Татарстанда яз башыннан бирле канэчкеч бөҗәк кадалуның 864 очрагы ачыкланган. Гәрчә талпан энцефалиты һәм боррелиоз очраклары теркәлмәгән булса да. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, көннәрнең суытуы сәбәпле талпаннар берникадәр сүлпәнәйгән.
Республикада җәмәгать урыннарында талпаннарга каршы көрәшү дәвам итә. Әмма йорт алдындагы бакчаларның һәм йорт арасындагы яшеллекнең иминлеген шул тирәдә яшәүчеләр үзләре кайгыртырга тиеш. Моның өчен мөстәкыйль рәвештә лицензияле оешмаларга мөрәҗәгать итү сорала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat