Мал рәхәте: «ВТ» хәбәрчесе көтүле һәм көтүчеле авылларның хәлен белеште

Күп авылларда чыбыркы тавышы хатирә булып кына калды. Кайберләрендә кешене электр көтүче алмаштырса, кибет сөтенә күчеп беткәннәре дә аз түгел. Көтүгә җыелырлык маллары калмады чөнки. Шулай да иртән капкалар ачылып, мал-туары болынга куылган, чыбыркы шартлаган авыллар бар әле. Сездә көтү чыктымы әле? Ничә сыерыгыз калды? Без шуларны белештек.  

Матур йола

Республиканың кайбер районнарында сыерларны көтүгә узган атнада ук чыгара башладылар инде. Көтүлекләрнең кипшенеп, көннәрнең тәмам җылытып җибәрүен көтүчеләр дә күп.

Саба районының Олы Шыңар авылында – ике, Кече Шыңарда бер көтү чыга. Әлеге авылларда маллар авырмасын, көтүгә исән-имин йөрсен өчен матур йола яшәп килә икән. Малларны көтүгә куган беренче көндә күрше-күләнгә, бала-чагага йомырка тараталар.

– Бу – күптәннән килә торган матур гадәт. Көтү чыккан беренче көн авыл халкы өчен бәйрәм төсле ул. Димәк, малкайлар кышны исән-имин чыккан, хуҗалары да таза-сау. Быел яз иртә килсә дә, бераз сабыр итәбез әле, майның урталары җитмичә чыгармабыз, дип торабыз. Болыннарның да кипшенүе, көннәрнең дә җылынуы кирәк. Берничә ел элек электр көтүче көйләп куйган идек, шулай булса да чиратлап күз-колак булып торабыз. Быел бу ике авылда да маллар саны бераз кимеде, күбесенчә ялгыз калган авылдашлар бетерде малкайларны. Ләкин барыбер 10–12шәр сыер асраучылар бар әле. Шуңа күрә киләсе елларда да көтүдән кайткан маллар, чыбыркы тавышларын ишетергә өметләнәбез, – диде Олы Шыңарда яшәүче Гөлсем Рабгетдинова.

Көтүче кадере

Яшел Үзән районының Бәчек авылында малларны көтүгә узган атнада куганнар. Башка бик күп авыллардан аермалы буларак, биредә терлекләрне көтүче көтә. Һәм аз да түгел, күп тә түгел, 18 ел (!) шул бер үк кешегә ышанып тапшыралар малларны.

– Көтүчебезне бик хөрмәтлибез, яратабыз, – ди җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Бик җаваплы, гади, тырыш егетебез. Комсызлыгы да юк. Быел бер мал башына 1400 сум сораган иде, ләкин без башка авыллардан сорашып белешкәч, моны үзебез азсындык. 1600 сум түләрбез, дип килештек. Күрше авылныкы бер малга 3500 сум сораган, диделәр. Дөрес, алар көтүчене ашатмый икән. Без исә әбитен үзе белән тыгып җибәрәбез. Рәмисебез исән-сау булсын да малларыбызны матур гына көтсен. Хатыны да ярдәм итәргә чыга. Үзләрен дә хөрмәтлибез. Рәмисне туган көне белән дә котлыйм, газеталарга да яздыртам. Көтүче алтынга тиң замана бит. Мин аны авылны берләштерүче кеше дә дим әле. Малың көйсезләнеп торса да, хәбәр итә бит ул. Озак еллар көткәч, һәркемнең сыерын таный. Ә электр көтүчене яратмыйбыз без. Ул көтү түгел инде, малларны бер җирдә яткыру гына. Терлеккә йөреп, үзенә кирәкле үләннәрне сайлап ашарга мөмкинлек тудырырга кирәк, дип саныйбыз. Электр көтүчене көйләп куйгач та, барыбер саклап-күзәтеп торасы бит әле.

Бәчек зур авыл түгел, шулай да мал санын киметмәгәннәр.

– Авылда бер генә көтү. Башка елларны сарыкларны да куалар иде, хәзер кешеләр аларны чыгармый инде. Шөкер, маллар саны кимемәде. Якынча 21 сыер, 6 тана чыга. Безнең авылда хуҗалык саны да күп түгел. Кечкенә генә 90 йортлы авыл инде без. Күпчелеге – өлкән яшьтәге кешеләр. Ә көтү куган, каршы алган чакларны яратабыз. Хатыннар иртән барысы бергә җыелышып, хәл белешә, сөйләшеп ала. Көтүче шартлаткан чыбыркы тавышына да елмаеп җибәрәләр инде. «Сез яшь кызлар шикелле кыланасыз, көтүчене яратып шулай елмаясызмы соң?» – дип шаяртып та алам әле. Чыбыркы тавышы авылны уятып, җанландырып җибәрә бит ул. Бер елны көтүче авырып киткәч, үзем дә аны алыштырып тордым әле. Күңелле бит инде. Шәхсән үземә бик ошый мондый халәт, – диде Хәйдәр Сибгатуллин.

Маллы авыл

Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында ике көтү чыга. Фермерларның маллары тагын аерым ике көтүгә куела. Шулай итеп, барысы бергә авылда 4 җирдә маллар көтәләр.

– Быел безнең авылда мал саны артты. Узган ел 30 баш булса, быел 50ләп тирәсе чыга. Авылыбыз да зур, әлбәттә. Үзем дә арттырдым, 2 сыер асрый башладым. Бозаулары да бар, ит хаклары артып тора. Үстереп сатарга да була. Бераз файдасын күрербез, дибез. Сыерларны беренче тапкыр узган шимбәдә чыгардык. Без инде өченче ел рәттән электр көтүче көйләп куябыз. Аны акча җыеп алган идек, коруын да бергәләп кордык. Мал башына 500 әр сумнан җыешкан идек. Бик уңайлы булды ул. Барып, күзәтеп кенә торырга кирәк. Көтүче яллап көттергән авылларны белмим инде мин хәзер. Аларны эзләп табу – зур проблема. Ләкин көтүче булса да, без инде шушы корылган җайланмадан файдаланыр идек. Бик уңайлы, мәшәкате дә азрак. Ә ышанычлы көтүчеләрне табып булмый, хезмәт хакын да күп сорыйлар, – диде исемен газетада күрсәтмәвебезне үтенгән әңгәмәдәшебез.

Балтач районының Нөнәгәр авылында малларны көтүгә май ахырларында куалар. Бу якларда сыерлар күп асрыйлар, зур авылларда көтүләр дә икешәр.

– Безнең авылда узган ел да, быел да 100 ләп тирәсе сыер чыга. Кайбер кешеләр 7– 8 әр сөтлебикә тота, – диде Зөлфия Гыймадиева. – Авылда көтүне гомер-гомергә чиратлап көтешле иде. Ләкин авыл олыгая, өлкәннәргә көтү көтеп йөрү дә авырлаша. Хайван саны кимегән саен, көтү чираты бик тиз килеп җитә. Шуңа күрә узган ел электр көтүче урнаштырдык. Бик уңайлы, көтүлек таулы, ышык җиргә урнашкач, урын өчен дә борчыласы юк.

Сездә көтү чыгамы?

Гөлчәчәк Әюпова, Балтач районы:

– Көтү чыгарга иртәрәк әле. Без малларны соңрак куабыз. Шөкер, көтүгә чыгарлык сыерлар бар әле, чөнки безнең якта халык тырыш. Бер-ике сыерлысы да, бишәр баш мал асраучысы да бар. Ә көтүне ел да чиратлап көтәбез.

Гөлнара Рәхимҗанова, Арча районы: 

– Бездә көтү чыкмады әле. Бөтен авылга 12–13 сыер калды, халык шәһәрләшеп бетте. Без үзебез бетерү яклы түгел. Маллар аз булгач, электр көтүче генә көйләп куймакчы булабыз.

Лилия, Буа районы Әлки авылы:

– Авылда сыер асраучылар күп, ләкин көтү чыкмый. Сыерларны арканлыйбыз гына, чөнки күпләргә шулай уңайлырак. Кешеләр өйдә булгач, төш вакытында барып, алыштырып кайталар, суын эчертәләр. Заманында үзебез дә 5–6 сыер тоттык, хәзер 2 генә калды. Безнең урам кешеләренә генә арканлау бик уңайлы түгел, чөнки су эчертә торган урыныбыз юк. Электр көтүче дә куярга теләмиләр. Дүрт еллап элек көтүче эзләгән идек югыйсә. Тик халык кыйммәтсенде, ашатасы да бар, диештеләр. Шуннан арканлау гадәткә кереп китте.

Фирдәвес Уразманов, Әгерҗе районы Бәзәкә авылы:

– Берничә көн элек электр көтүчене көйләп, малларны шунда чыгардык. Саннары аз инде, элеккеге кебек 80 ләп баш түгел. Электр көтүче булса да, чиратлап барып йөрибез.

Чулпан Һадиева, Кукмара районының Бакча-Сарай авылы:

– Көннәр җылынуга, сарык көтүе чыга башлый. Аннан соң үләннәр күтәрелеп китүгә, аларга сыерлар да кушыла. Безнең көтүлек җирләренә «Вахит» хуҗалыгы ашлык чәчә башлагач, күпләр малларын киметте, бетерде. Хәзер сыерлар 40 башка да тулмый, сарыклар да шактый азайды. Аңа кадәр 60–70 сыер чыга иде көтүгә. Без чиратлап көтәргә гадәтләнгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү