Май бәйрәмнәрендә Казанда 100 меңләп турист көтелә

Казан май бәйрәмнәрендә 100 меңләп туристны көтә. Дәүләт Советының Туризм буенча комитеты башлыгы Сергей Иванов шул хакта белдергән.

Аның әйтүенчә, 1-4 май көннәренә шәһәрнең асылда барлык кунакханәләрендәге бөтен урыннарны диярлек алып бетергәннәр. Бары тик кыйммәтле номерлар гына берән-сәрән калган.
Комитет башлыгы шулай ук Казанда тәүлекләп арендага бирелә торган фатирларның күп булуын да искәртеп үткән. Бу исә кунакларны урнаштыру мөмкинлекләрен арттыра.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү