Адәм баласы көн саен нинди дә булса сорау белән очраша. Аларга дин күзлегеннән карарга да күнегеп беттек бугай инде. «Дин Ислам» мәчете имам—хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин белән укучыларыбыз сорауларына җавап табарга тырыштык.
– Мәҗлескә дәштеләр. Хәмер дә булачак, дип кисәттеләр кисәтүен. Эчмәсәм дә, мөселманга хәмер булган табын янында утырырга ярыймы?
– Мондый сорауның булуы, бер яктан, куандыра. Чөнки күңелләре белән дин тотарга теләүчеләр арта, динебез көчәя дигән сүз. Сорау бирүче дә: «Бу гамәлем Аллаһы каршында дөрес булырмы?» – дигән ният белән сорагандыр дип ышанасы килә.
Мәҗлес дигән сүз – гарәп теленнән кергән сүз. Ул җыелышу дигәнне аңлата. Мәҗлесләр төрле була ала. Әйтик, дини максат куелганнары: Коръән уку, вәгазь сөйләнү, берәр нинди дини кыйммәтләрне торгызуга юнәлдерелгәннәре. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мондый мәҗлесләр турында менә болай диде: «Бер урынга җыелып, бер генә булса да Аллаһ сүзе әйтелсә, шушы урынга фәрештәләр килер, андагы бәндәләрнең догаларының кабул булуын һәм гөнаһлары кичерелүен сорар».
Адәм баласы шөкер итү, сөенечле сәбәпләр аркасында да җыела ала. Мәҗлесләрдә Коръән укылмаса да мөмкин. Мәҗлесләр бик кирәк, ул туганнар, дуслар арасын якынайта. Болай җыелу тормышыбызга ямь өсти. Әмма шушы җыелулар вакытында Аллаһы Тәгалә кушмаган, яратмаган гамәлләрне кылабыз икән, бу мәҗлесебез гөнаһлы мәҗлескә әверелергә мөмкин.
Динебездә катгый рәвештә эчкечелек, хәмер тыелган. Бу – олы гөнаһ. Аллаһы Тәгалә кече гөнаһларны яхшы гамәлләребез өчен, намаз белән намаз арасында да кичерергә мөмкин. Ә менә олы гөнаһ чын күңелдән тәүбәгә килеп, аның гөнаһ икәнен аңлаган вакытта гына кичерелер. Югыйсә ул Кыямәткә кадәр безнең өстебездә калырга мөмкин.
Хәмерле мәҗлесләрдә утыру мөселман бәндәсенә килешә торган гамәл түгел. Андый мәҗлесләрдән туганнардан, якыннардан ерак булу нияте белән, аларны дошман күреп түгел, киресенчә, үземне, гаиләмне мондый гөнаһка кертәсем килми, саклыйм, дигән ният белән ераграк торырга кирәк. Бармаска киңәш итәбез. Гайбәт сөйләнә, зина катыш булган мәҗлесләрдән, урыннардан да мөселманга ерак торырга кирәк.
– Зират эченәрәк кереп карап чыгыйм дип, ялгыш кына бер каберлекне таптадым. Менә шул өстемдә зур йөк булып тора хәзер. Мин гөнаһлы булып саналаммы?
– Һәрбер нәрсәнең үз җае бар. «Татар акылы төштән соң», – диләр бит. Моның хаклыгын дәлилләмик инде. Шуңа күрә нидер эшләр алдыннан аның тәртипләрен белсәк иде. Хаталанмас, ялгышмас өчен кирәк бу. Кайбер вакытта гади генә белмәү яисә игътибарсызлык, җавапсызлык хаталарыннан төзәтеп булмастай хаталар кылына.
Сорауга килгәндә, ялгышлык белән, хаталанып басканбыз икән, иншалла, Аллаһы Тәгалә кичерер. Аннан ихластан бу әдәпсезлекне кичерүен сорагыз. Моны олы, кичерелмәс гөнаһлар рәтенә кертеп булмый. Иң мөһиме – вакытында аңлау, тәүбә итү.
– «Минем эшләмәскә хокукым бар!» – дип, хатын—кыз өйдә утыра аламы?
– «Гаилә учагы» дигән төшенчә бар. Ул янып торсын, җылысы булсын өчен, аңа утын өстәп торырга кирәк. Әгәр дә без учак янына килеп, син моны тиеш, ә моны син тиеш, дип утырсак, көннәрдән бер көнне учак сүнеп тә китәргә мөмкин.
Бу сорауны мәгънәсез ир белән гомер кичергән, тормышны берүзе өстерәп барган хатын-кыз бирсә – бер мәсьәлә. Тормышы җитеш, матур булган хатын-кыз сораса – башка мәсьәлә.
Китап сүзе белән әйтсәк, ир кеше үз гаиләсен туендырырга, ә хатын-кыз шушы малны дөрес итеп тотарга, хуҗабикә вазыйфасын башкарырга тиеш. Әмма тормышта бу мәсьәләгә алай җиңел генә карап булмыйдыр. Ир моны тиеш, хатын-кыз моны тиеш түгел дип, сүз куертулар хәзер бик күп. Әмма алар ир белән хатын арасын җайларга, мөнәсәбәтләрне саклауга ирештерә торган булсалар, моңа дин әһелләре дә каршы түгел. Әмма киресенә илтсә… Кайбер очракта, Аллаһы ризалыгы өчен, кайбер хакларыбызны таләп итмәсәк тә бик кулай.
– Хәзерге вакытта машина йөртүчеләр үз машиналарына дисбеләр һәм догалыклар асып куярга ярата, махсус ябыштыргычлар ябыштыра. Болай эшләүнең гөнаһы юкмы?
– Хәерле ниятләр белән куела икән, шәхсән мин моңа каршы түгел. Без кайчакта мөселман булуыбызны күрсәтеп, урамда башыбызга түбәтәй киеп йөрергә дә оялабыз бит. Кайбер очракта мөселман атрибутикасын күрсәтү дә урынлы.
– «Мәет чыккан йортта ашарга ярамый», – диючеләр бар. Бу шулаймы, әллә ырым—шырым гынамы?
– Безнең халкыбызда күп кенә гадәтләр дингә бәйле. Ашау тыелган, ярый-ярамый дигән мәгънәдә әйтелми бу сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) берәүнең кемедер үлеп китсә, аның ашарга пешерү мәшәкатен киметеп, үзеңә чакырып ашатырга кушкан. Хикмәте шунда аның. Йортыннан мәет чыккан көннәрдә кеше матәм кичерә. Шуңа күрә кешегә ярдәмләшү хәерле гамәл булыр.
– Дин әһеле мәҗлескә килү өчен билгеле бер күләмдә акча сорап алырга тиешме? Сәдаканың күләме юк, диләр бит югыйсә.
– Коръән уку, дога кылу булсынмы, ул, асылда, сатыла яисә сатып ала торган нәрсә түгел. «Мин укыган өчен күп итеп хәер алам, мин бит бик яхшы укыйм», – дигән ният белән мәҗлескә килгән, гамәлен матди яктан бәяләгән кеше гөнаһлы булыр. «Мин аның укыганын фәлән сумга бәяләдем», – дигән кеше дә гөнаһлы булачак. Бу сынау ике яклы булачак.
Сәдаканың мәгънәсе нәрсәдә? Аллаһ биргән нигъмәтләрдән башкаларга да өлеш чыгара белү ул.
– Уразаны фәкать ябыгу өчен генә тоткан очракта, ураза кабул буламы?
– Динебездә ният олуг бер урынны алып тора. Аллаһы Тәгалә безне тышкы гамәлләребезгә карап кына түгел, эшебезне ниятебезнең нинди булуына карап бәяли. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Һәрбер эшегез нияткә карап билгеләнер», – дигән хәдис кагыйдә булып тора. Гыйбадәтләребезне, эшләребезне Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп башкарырга кирәк. Беренчел максатыбыз шул. Гыйбадәттә ният кылу шарт булып тора.
Кеше уразаны фәкать ябыгу өчен генә тота икән, ул ниятенә карап нәтиҗәсен алачак. Иртәдән кичкә кадәр ашаудан тыелып тордым да әҗер-савапка ирештем, дип кенә котылып булмый.
– Социаль челтәрләр аша күз тия аламы?
– Күз тию бар, ул хак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт алдыннан күп үлемнәрнең сәбәпчесе күз тию булыр», – дигән. Тормышта булсынмы, социаль челтәрләр аша булсынмы, күз тию бар. Моңа җитди карарга кирәк. Әмма иманда булып яшәсәк, Аллаһ безне күз тиюдән саклар. Хәзер бит блогерлар, интернет заманасы. Шуны белик: барыбыз да һәр эшебезнең, күрсәткәнебезнең, һичшиксез, тәэсирен күрәчәк. Кайбер галимнәр, күз тию җыелып та килүчән, гаиләгә төшәргә дә мөмкин, диләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat