Шагыйрь булып туган: Клара Булатованы соңгы юлга озаттылар

Мәтрүшкәләре дә хуш ислерәк, ромашкалары да эрерәк булган туган җирен, хис-кичерешләргә бай халыкчан шигъриятенә гашыйк укучыларын, дистәләгән китабын, җырларын калдырып, 29 апрельдә танылган шагыйрә Клара Булатова бакыйлыкка күчте. Кырык елдан артык гомерен балаларга ана теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган мөхтәрәм мөгаллим дә ул. Тукай премиясе иясе, Татарстанның халык язучысы.

«Шагыйрь булып туган кеше, шигырь җанлы, шигырь җенле, фанатик шагыйрә, талантлы, бик популяр шагыйрә ул», – дигән иде аның турында заманында Гамил Афзал. Бу сүзләр – аның иҗатының зурлыгын дәлилли торган иң төгәл шәрехләрнең берседер, мөгаен.

 

Татар әдәбияты өчен олы югалту, ди каләмдәшләре. Аларның һәрберсенең үз Кларасы, ләкин барысын да уртак хисләр берләштерә: олы хөрмәт, ярату, югалту сагышы.

«Сүзе эштән аерылмады»

Ул татар поэзиясендә үз югарылыгын, үз урынын тапкан шагыйрә иде. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Клара Булатова турында әнә шулай ди.

– 1960 еллар ахыры – 1970 еллар башында Әлмәт язучылар бүлеген җитәкләгән вакытта миңа Клара Гарифовна (шулай дип эндәшкән чаклар да булды) белән бик тыгыз аралашырга туры килде. Аның әтисе дә шигырьләр яза иде. Җитмешенче еллардагы Әлмәт нефть сәнәгате үсеше ягыннан да, әдәби-мәдәни үсеш ягыннан да югары дәрәҗәгә ирешкән кала иде. Ул вакытта язучыларның да абруе бик зур булды, – дип сөйләде шагыйрь. – Клара Булатова белән безгә университетта бер чорда укырга туры килде. Казандагы әдәби мохиттә аның бераз кыерсытылган чаклары да булды. Әлмәткә киткәч, аңа мөгаллим буларак һәм шагыйрь буларак терәк, яклау кирәк иде. Мин аңа Язучылар берлегенә керүдә ярдәм итә алуыма, саваплы эш эшли алуыма сөенәм. Милләт, тел дип сөйләүләр күп, ә Клара Булатова озак еллар мәктәптә эшләп, татар әдәбиятын пропагандалауда, яңа әдәби көчләр тәрбияләүдә зур нәтиҗәләргә иреште. Аның сүзе эштән аерылмады.

Кыңгыраулар

«Клара Булатова сүзләренә язылган «Кыңгыраулар» җыры безнең өйнең ниндидер бер күңелне моңга тутыра торган истәлеге кебек». Шагыйрь, прозаик Факил Сафин да шагыйрәгә бәйле истәлекләрен сөйләде.

– Клара апаның вафат булу хәбәрен ишеткәч, әлбәттә, күңелләр тулып китте. Клара апаның үзен күргәнче үк, шәхесе, иҗаты белән таныш идем. Җиденче сыйныфка укырга килгәч, безнең мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытырга Казан дәүләт университетын тәмамлаган Рәфыйк абый Хаҗиев килүе билгеле булды. Беренче дәресләрдә үк ул Клара Булатова турында сөйли башлады. Алар университетта бергә укыганнар һәм ул Клара апаның иҗатына да, үзенә дә гашыйк иде. «Казан утлары» журналында яки «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, башка басмаларда шигырьләре басылып чыкса, ул аның самими, ихлас, яшәргә көч бирә торган, якты сагышлы шигырьләрен алып килеп, безгә – үсмерләргә укый иде. Нәкъ шул елларда Клара апаның Марс Макаров язган «Кыңгыраулар» җыры дөньяга тарала башлады. Минем абыем еш кына гармунында уйнап, шул җырны җырлап утыра иде. Хәзер дә «Кыңгыраулар» җыры безнең өйнең ниндидер бер күңелне моңга тутыра торган истәлеге кебек. Абый вафат инде, гармуны исән, ул гармунны кулыма алып, минем дә шул җырны уйнап моңланып утыргалаган чакларым була, – дип искә ала ул. – Туксанынчы елларда «Аргамак» журналында Ямаш Игәнәй дигән бик үзенчәлекле шагыйрь белән кара-каршы өстәлләрдә утырып эшләдек. Ул Сарман районы Ләке авылында туып үскән. Сугыштан соңгы иң авыр елларда Клара апаның әти-әнисе шул авылга укытырга килгән. Алар бик аралашып үскәннәр – Ямаш Игәнәй дә Клара апаны бик матур итеп, якын итеп, сагынып, балачакның иң якты көннәре хатирәсе итеп сөйли иде. Аның чаялыгы, шуклыгы, ярдәмчеллеге, кеше күңелен рәнҗетми торган якты кеше булуын әйтә иде.

Редакциядә эшли башлагач, еш кына төрле авылларга, районнарга, шәһәрләргә иҗади очрашуларга чыга торган идек. 1991 елда Әлмәт шәһәренә килдек. Шунда беренче тапкыр Клара апаның үзен күрдем, аңа шул истәлекләремне сөйләдем. Ул инде балкып, яктырып тыңлап торды, шуннан соң миңа гел үз итеп эндәшә торган иде. «Чаллы балакайлары», – ди иде безгә. Шул очрашуда безгә: «Тыңлагыз әле, Рәис Нәгыймов дигән үзешчән композитор минем сүзләремә бик матур җыр язды бит», – дип, «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җырын тыңлатты. Без аны мөкиббән китеп тыңладык, бу җыр бүген дә туган якка, туган җиргә гимн булып радио-телевидениедән еш яңгырый. Менә шундый шигырьләр, җырлар язган Клара апабызны без, әлбәттә инде, гел юксынырбыз, сагынырбыз. Урыны оҗмахта булсын!

«Аның өчен «бала» булуым белән бәхетле»

«Бу хәл көтелмәгән түгел иде, тик көтмәгәндә булды». Әлмәттә яшәүче язучы Рәфкать Шаһиев сүзләре бу.

– Клара апа турында язасы, сөйлисе әйберләр бик күп, ләкин бүген аларның барысын да бер җепкә тезеп язу авыр. Үзе булса, «Бала, язарга кирәк. Ул мине түгел, сине күтәрә», – дияр иде. Без болай да, нәрсә генә сөйли, яза башласак та,  «Клара апа кебек», «Клара апа әйткәндәй» дип, аның сүзен китерергә өйрәнгән. Чөнки ул шундый кеше, шундый язучы, шәхес булды: тормышның һәр очрагына да аның бер акыллы фикере булмый калмый иде, – ди Рәфкать Шаһиев. – Аның өчен бик тә якын «бала» булуым белән бик бәхетле. Клара апа белән икебез арасында укучы-остаз, эне-апа, шагыйрь-шагыйрә мөнәсәбәтләре генә түгел иде. Үзгә җылылык, якынлык бар иде безнең арада. Менә утыр инде хәзер «иде» дип, үткән заманда сөйләп… Сөйләшеп, аралашып туеп булмый иде аның белән. Җанына нидер җитмәде. Ни җитмәгәнен аның белән аралашканнар белә. Әлмәтләр дә, Казаннар да белә. «Читкә китәм дә үземне табам, кайтам да югалтам». Бу – аның сүзләре. Кыю иде, куркып тормый иде. Заман белән бергә атлый белде. Ярата, яраттыра белде. Туган көнендә – 18 мартта Әлмәт театры директоры, якын дусты Фәридә ханым Исмәгыйлева белән бергә хәл белергә бардык. Шатланды. Утырып торды. «Минем соңгы мәхәббәтем», – дип кочаклады. Фәридә ханыма кушылып, «Сез һаман шулай хуш исле микән, \ Дөмәй буеның зәңгәр гөлләре…» – дип җырлады.

Матбугатка чыкмаган әллә никадәр сер бар миндә. «Клара апа, боларны бит дөньяга чыгарасы иде», – дигәч, «Бала, ашыкмый тор. Сандыкны мин киткәч ачарсың», – диде. «Ачуымны китерсәгез, тутырырмын туксанны», – дия иде ул шигырь белән. Туксан тулырга бер елдан азрак вакыт бар иде бит әле. Күрәсең, ачуыңны тиешле дәрәҗәдә китерә алмадык…

Даһилектә – бөеклек

Шагыйрь, педагог Таһир Шәмсуаров әйтүенчә, аның бөеклеге искиткеч халыкчан, гади булуында.  

– Клара апа үзенең һәр каләмдәшенә туганнарча, ярдәмчел мөнәсәбәте белән аерылып торды. Аны күрү, өендә кунакта булу галиҗәнап, халыкчан шигърият белән очрашуның гүзәл бер үрнәге иде. Клара апа белән очрашканда, ул ягымлы сүзләр белән каршылап: «Килдеңме, Таһирҗан, шигъри җан! Әйдә әле, яңа шигырьләрең белән таныштыр әле», – дип дәшә иде. Ул гади генә һәр сүзгә көтелмәгән шигъри юллар тезә, синең әйткәнеңне, сөйләгәнеңне шигырьгә әйләндерә иде! Аның бөеклеге, минемчә, искиткеч халыкчан, гади булуында. Арабыздан гаҗәеп талантлы шагыйрәбез мәңгелеккә китеп барды. Без аны онытмабыз, аның якты истәлеге күңелләребездә мәңгелеккә сакланыр! Гомер юлдашы Нәфис абыйның, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Клара Булатова иҗатын халкыбыз онытмас, шигырьләренең буыннан-буынга барачагына, яшәячәгенә, укучыларны сөендерәчәгенә шигем юк!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү