Гитлер хезмәтчесенең күрсәтмәләрен дөньяга чыгарганнар

Федераль иминлек хезмәтенең Иваново өлкәсе буенча идарәсе Адольф Гитлерның баш хезмәтчесе Гейнц Лингеның күрсәтмәләреннән серлелек тамгасын алган. Ул 1945 елның 30 апрелендә немец канцлеры мәетен бункерда беренчеләрдән булып күргән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Мин аңа (Гитлерга – ред.) тугрылыгымны белдереп, аңа уй-фикерләрем белән һәрвакыт шулай тугры булып калачагымны вәгъдә иттем. Шуннан соң без кабинеттан чыктык. 5 минуттан соң ату тавышы яңгырады. Рейхслейтер Борман белән Гитлер кабинетына кердек. Беркем күрмәсен өчен мәетне юрганга төрдек”, – дип язган Линге Мәскәүнең Бутыр төрмәсендә биргән күрсәтмәләрендә.

Шуннан соң ул Гитлерның мәетен Мартин Борман белән бергә паркка алып чыккан. Конвоирлар канцлерның хатыны Ева Браунның мәетен паркка китергән. Линге билгеләп үткәнчә, Гитлер үләр алдыннан мәетен яндырырга кушкан, чөнки, Мәскәүгә китереп, бөтен халыкка күрсәтүләреннән курыккан.

Хезмәтчесе раславынча, Гитлер кача алмаган. Моның сәбәбе көрәшне дәвам итүнең мәгънәсезлеген аңлавына, Берлин аша чыгарга куркуы һәм физик хәлсезлегенә бәйле. Немец лидерына шулай ук бөеклек маниясе комачаулаган, шуңа күрә җиңүче алдында баш ияргә, аның белән сөйләшүләр алып барырга теләмәгән. Линге басым ясап әйткәнчә, Гитлерның “двойнигы” да, бункердан чыгып китү мөмкинлеге дә булмаган.

Линге, 1935 елдан Гитлер үлгәнче, аның шәхси камердинеры – хезмәтчеләре җитәкчесе булган. Ул, Гитлерның тирәлегендәге башка кешеләрдән аремалы буларак, Берлинны алганнан соң Познаньга түгел, бәлки Эстониянең Кохтла-Ярве шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерена озатылган. 1945 елның октябренә кадәр шунда тотылган. 1945 елның декабрендә исә аны Мәскәүнең Бутыр төрмәсенә озатканнар. Линге анда бункердагы вакыйгалар турында сөйләгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү