9 майдан кредит тарихының үзгәртеләчәге турында әйткәннәр

9 майдан Россиядә яшәүчеләрнең кредит тарихыннан туу урыны турында мәгълүмат төшереп калдырылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин NEWS.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

Аның әйтүенчә, яңартылган кредит тарихында фәкать ФИО, туу датасы, паспорт мәгълүматлары, ИНН һәм СНИЛС кына калачак.
Депутат аңлатып үткәнчә, кредит алуны гадиләштерүгә һәм банкларга мөрәҗәгать итүне җиңеләйтүгә юнәлдерелгән адым бу.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү