Йод кирәк! Сәламәтлек сере турында сөйләшкәндә бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Организм өчен йод барыннан да бигрәк нәрсәсе белән файдалы? Йодка кытлык нәрсәгә китерергә мөмкин?
Татарстанның Роспотребнадзор идарәсендәге туклану гигиенасына күзәтчелек бүлегенең баш белгече Кәдрия Шәмсетдинова белән шул хакта сөйләштек.
– Республика халкы йодка кытлык кичерә дигән фикер белән килешәсезме?
– Дөрестән дә, безнең төбәктә яшәүчеләр йодка кытлык кичерә. Организмга йод җитмәгәндә исә, гипотиреоз, зоб кебек җитди чирләр пәйда булырга мөмкин. Балаларның акыл һәм физик үсешендә тайпылышлар күзәтелә ала. Йод җитмәү иммунитетка, нерв системасына, йөрәк-кан тамыры системасына да “бәрә”.
– Махсус дару эчмичә, ашау ярдәмендә генә организмны йод белән баетып буламы?
– Әгәр кеше дөрес туклана, составында йод күп булган ризыклар (ипи, сөт, каймак һ.б.) ашый икән, борчылырга сәбәп юк. Әмма рационда селен дигән матдәгә бай ризыклар да булырга тиеш. Аннан башка йод начар үзләштерелә. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән дә баш тартырга кирәк. Этил спирты организмдагы йодны юкка чыгара.
– Организмга йод җитмәү нәрсәсе белән куркыныч?
– Йод калкансыман биз кормоны (тироксин) бүленеп чыгуда да катнаша. Әгәр дә организмга ризык ярдәмендә кергән йод күләме җитәрлек түгел икән, калкансыман биз әлеге гормонны аз эшләп чыгарачак. Бу халәт гипотиреоз дип атала. Андый чакта кешенең хәтере начарлана, ул көн дәвамында аягүрә йоклап йөри, ярсучанга әйләнә. Моннан тыш аның кан басымы да күтәрелә, кандагы гемоглобин күләме түбәнәя, гәүдә авырлыгы да арта. Организмга йод җитмәгәндә кеше тиз туңа, эч кату, депрессия пәйда була. Балалар акрын үсә, начар укый башлый. Йөклелек чорында организмы йодка кытлык кичергән хатын-кызга бала төшү, вакытыннан алда бала табу куркынычы да яный. Йодка кытлык аркасында кандагы холестирин күләмедә артырга мөмкин. Бу, үз чиратында, инфаркт, инсульт куркынычын бермә-бер арттыра. Йод кытлыгы ир-ат белән хатын-кызның репродуктив сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясый.
Организм йодка кытлык кичермәсен өчен истә тотарга кирәкле киңәшләр
– Дөрес тукланыгыз. Йодка һәм микроэлементларга бай булган ризыкларны (диңгез ризыклары, балык, суүсем, җиләк, җиләк-җимеш) күбрәк ашагыз.
– Арыганлык, йокы туймау, хәтер начарлану кебек билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Даими рәвештә табибка күренеп, тикшеренеп тору да файдалы матдәләргә кытлыкны башлангыч чорда ук ачыклап, вакытында чарасын күрергә ярдәм итәчәк.
– Һәрчак хәрәкәттә булыгыз. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартып, стресстан сакланырга тырышыгыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat