Татарстан табиблары бер ир-атны, йөрәгенә берьюлы 3 операция ясап, үлемнән коткарган

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары 67 яшьлек ир-атны үлем тырнагыннан йолып калган. Алар, аның йөрәген туктатып, берьюлы 3 операция ясаган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фидарис Низаметдинов моңа кадәр йөрәгеннән зарланмаган. Әмма бер көнне кан басымы төшеп, тыны кысылып, хәле киткән һәм “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килгән. Табиблар анда җитди авыру тапканнар һәм ашыгыч төстә операция билгеләгәннәр.

Шулай итеп, хирурглар ир-атның тәнендә нибары 10 сантиметр озынлыктагы кисем ясап, йөрәкнең митраль клапанын алыштырган, өч капкачлы клапанына пластика ясаган һәм аритмия чыганакларын юкка чыгарган. Табиблар операция вакытында сырхауны ясалма кан әйләнешенә тоташтырган.
Ике сәгатьтән соң ир-атның йөрәге яңа көч белән тибә башлаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү