Казанда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш турында фильмнар күрсәтеләчәк

Казанда 5-8 май көннәрендә сугыш турында нәфис фильмнар күрсәтеләчәк. Чараны Химиклар мәдәният йорты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мәдәни-агарту программасы кысасында оештыра. Бу хакта “Татар-информ” Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Акциянең төп максаты – илебездә төшерелгән кинофильмнарны популярлаштыру һәм тарихи хәтерне саклау.
Кино Химиклар йорты кинозалында (адресы: Ямаш ур., 1 й) күрсәтеләчәк, Сеанслар һәр көн саен 14.00 сәгатьтә башлана.

Программага 4 фильм кертелгән:

5 майда: “Дорога на Берлин” (2015) – ике егетнең, курку хисен җиңеп, алгы сызыкта сугышчан рухын чыныктырулары турында фильм.
6 майда: “Баллада о солдате” (1959) – солдатның тирән кичерешләр һәм очрашулар белән тулы кыска гына ялы турында.
7 майда: “Звезда” (2002) – дошман тылында хәрби бурычларын үтәүче разведчиклар турында драма.
8 майда: “Они сражались за Родину” (1975) – Сталинград янындагы сугышта совет солдатларының батырлыгы турында драма.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү