Бөек Ватан сугышында катнашкан атаклы татар шагыйре Фатих Кәримгә Казанда һәйкәл урнаштыра башлаганнар. Аны 8 майда ачу күздә тотыла. Һәйкәл Декабристлар урамындагы “Яшьләр” скверында пәйда булачак.
Шагыйрь һәйкәлдә хәрби формадан, кулында китап тотып гәүдәләндерелгән. Скульптура авторлары – Мәскәүдән Денис Мельников һәм Захар Карамян.
Фатих Кәрим Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туган. Шигырьләре Бәләбәй педагогия һәм Казан җир үлчәү эшләре техникумында укыган чагында ук басыла башлаган. “Кечкенә иптәшләр” (Мәскәү), “Яшь ленинчы”, “Крестьян газеты”, Кызыл армеец” газеталары, “Атака” һәм “Азат хатын” журналлары белән хезмәттәшлек иткән. Аерым алганда, гражданнар сугышы һәм сыйнфый көрәш турында язган.
Шагыйрь сугыш елларында “Теләк”, “!Ант”, “Ак күгәрчен”, “Ватаным өчен”, “Газиз әнкәй”, “Һөҗүм”, “Соңгы тапкыр карыйм Иделгә” кебек әсәрләрен иҗат иткән. Ә инде “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы иҗатының иң биек ноктасына әйләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat