Халык җырлары – күңел көзгесе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә куелган «Халкым» концерты моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслады.

Зур концертның Илһам Шакиров башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Тәфтиләү» җыры видеоязмасы белән башлануы да юктан гына түгел. Беренчедән, җиһанда – яз, Тукай, шигърият бәйрәме, икенчедән, бөек җырчыбызның тууына быел 15 февральдә 90 ел тулды. Шул уңайдан филармониядә аңа багышланган искә алу чаралары да оештырылган иде. Илһам Шакиров исемендәге халыкара «Татар моңы» бәйгесе лауреатлары мәшһүр җырчының туган авылы – Яңа Бүләктә чыгыш ясадылар. Бөек җырчыбызга багышланган «Илһамлы яшьлек» иҗат проекты республикабызның бик күп уку йортларында ел әйләнәсе дәвам итә. Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев… Мәшһүр җырчының исеме, әле үзе исән чагында ук, әлеге милли каһарманнарыбызның исеме белән гел бергә яңгырады. Заманында Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Гәрәй Рәхим кебек әдипләребез язып калдырган фикерләр дә моның шулай икәнлеген тәгаенли. Гәрәй Рәхим әйтмешли, сүзләре – Тукайныкы, көе Сәйдәшнеке булса, халыкка юллаучысы – Илһам Шакиров.

Филармониянең җисеме генә түгел, исеме дә Тукайга бәйле. Милли музыка сәнгатенә керткән зур өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан, 1946 елның 26 февралендә Татар дәүләт филармониясенә бөек шагыйрьнең исеме бирелә. 1960 елда филармония үзе дә Тукай бүләген ала. Мондый югары исемгә лаек булган иҗатчыларның исемнәре дә сәнгать тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Бу исемлектә композиторлар Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, нәфис сүз остасы Айрат Арсланов, җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Ренат Ибраһимов, Айдар Фәйзрахманов һәм башка сәнгать әһелләре бар.

Шушы еллар дәвамында филармония артистлары һәм иҗат коллективлары тамашачыларга Тукай иҗаты белән сугарылган затлы концерт программалары белән чыгыш ясыйлар. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан үткәрелгән концертларда «Таныш моңнар, таныш исемнәр», «Галиҗәнап шагыйрь». «Олы юл» циклы һәм башка зәвыклы әдәби-музыкаль кичәләрдә, «Татар сүзе», «Татар моңы» бәйгеләре һәм башка бик күп матур чараларда халкыбызның моңлы көй-җырлары, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре яңгырый.

Бу концертта да Алмас Хөсәенов, Булат Закиров, Миләүшә Миңнушина, Зәринә Хәсәншина, Асылъяр, Вил Усманов кебек җырчыларыбызның нәкъ менә Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова репертуарына мөрәҗәгать итүләре, аларны түкми-чәчми тамашачыларга җиткерә алулары халык күңеленә сары май булып ятты. Күренекле җырчыларыбызны да искә алдылар, беррәттән бүгенге җырчыларның чыгышларын дә бәяләделәр. Әйтергә кирәк, бу бәя һәр җырчы өчен бик югары булды.

Концертның икенче өлешендә тулаем чыгыш ясаган Халыклар дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле иҗаты да Тукай исеме белән бәйле. 1937 елда ансамбль Татар дәүләт филармониясе иҗат коллективы буларак оеша. 1960 елда «Татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаганы өчен» Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия була. Халкыбызның энҗе-мәрҗәннәренә тиң кыйммәтле рухи мирасын тамашачыларга җиткерүдә зур өлеш керткән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле әле дә халыкка хезмәт итә. Сәнгать әһелләре Габдулла Тукайның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән сүзләрен юкка гына шигарь итеп алмый. Һәрхәлдә, Тукайның үзен дә җырсыз-көйсез күз алдына китереп булмый.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү