1-11 май көннәрендә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр күчмә диспансеризация уза алачак. Биредәге җәмәгать урыннарында, ишегалларында күчмә медицина комплекслары эшлиячәк. Анда килүчеләр сәламәтлек бушлай тикшертә алачак. Аерым алганда флюорография, маммография тикшерүе узып булачак. Күчмә хастаханәләр иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать алтыга кадәр эшлиячәк. Диспансеризация узу өчен үзең белән СНИЛС һәм паспорт булырга тиеш.
Республикада ветераннарның сәламәтлегенә дә зур игътибар бирелә. Бүген тыл хезмәтчәннәрен, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, Ленинград блокадасы шаһитлары белән концлагерь тоткыннарын да кертеп, 9 меңнән артык кеше профилактик тикшеренү узачак.
– Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту – сәясәттәге хәлләр һәм икътисадтагы вәзгыятькә карамастан, дәүләтнең төп бурычы, – дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Казанда күчмә диспансеризяине кайда узып була?
– Төбәкара клиник-диагностик үзәкнең күчмә хастаханәсе
1-6 май
“Северный” мәдәният йорты, Кутузов урамы, 15 йорт
8-11 май
Кол Гали урамы, 16 йорт
– М.Н. Садыйков исемендәге җиденче номерлы шәһәр хастаханәсе күчә хастаханәсе
1-11 май
Адоратский урамы, 36А йорты
– РКБның күчмә хастаханәсе
1-3 май
“Весна” торак комплексы, Аббасов урамы, 19 йорт
4-5 май
Бокс үзәге, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а йорты
6-9 май
“Южный” сәүдә үзәге, Җиңү Проспекты, 91 йорт
10-11 май
“Франт” сәүдә үзәге, Фучик урамы, 90 йорт
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat