Быелгы республика традицион мәдәният бәйрәмнәренең көннәре расланган.
Шулай итеп, 24 майда – Каравон рус халык бәйрәме (Лаеш районының Никольское авылында), 31 майда – мариларның Семык бәйрәме (Кукмара районының Починок Кучук авылында), 15 июньдә – мордва халкының Валда Шинясь бәйрәме (Тәтеш районы Килдеш авылында), 21 июньдә – Сабан туе татар халык бәйрәме (Казан шәһәрендә), 28 июньдә – чуашларның Уяв бәйрәме (Нурлатта), 29 июньдә – удмуртларның Гырон быдтон бәйрәме (Балтач районы Чепья авылында), 5 июльдә – Иван Купала славян мәдәнияте бәйрәме (Яшел Үзәндә), 19 июльдә – керәшеннәрнең Питрау бәйрәме (Мамадыш районы Җөри авылында) уздырылачак.
Алдан билгеле булганча, быел авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә Сабан туе – 7–8 июньдә, Чаллы шәһәрендә 14 июньдә уздырылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat