Читкә чыгарыла торган ашлык 7 кат иләктән үткәрелә

Татарстан 20 илгә ашлык сата, аларның 40 проценты – ислам илләре. Читкә чыгарыла торганы бик җентекләп тикшерелә. Сирәк кенә булса да, араларында зарарлы чүп үлән орлыклары да очраштыргалый, ди белгечләр.

«Агросәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү буенча федераль үзәк»нең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева сүзләренчә, безнең игенчеләр үстергән иген Кытай, Африка, Белоруссия, Европа берлегенә китә. Шулай ук Мисырга, Согуд Гарәбстанына, Иранга ашлык күпләп җибәрелә.

– Нигездә бодай, арпа, борчак, эшкәртү продуктлары, майлы культуралар, карабодай озатыла. Өч ел эчендә ашлык Мисырга – 220 мең тонна, Согуд Гарәбстанына – 146 мең тонна, Иранга 51 мең тонна китте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать комплексында җитештерелгән продукциянең сыйфатлы булуын таләп итә. Бу аңлашыла да, чөнки ислам илләре дә бездән җибәрелгән ашлыкны бик җентекләп тикшереп ала, генетик үзгәртелгән продукцияне кабул итмиләр. Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре сыйфат мәсьәләсенә җаваплы карый, – диде Татьяна Менликиева.

Җитәкче сүзләренчә, продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы бик мөһим. Беренче кварталда 200 мең тонна ашлык тикшерелгән. Чит илләргә филиалның лабораторияләрендә җентекләп тикшерелгән, бөтен таләпләргә җавап биргән культуралар гына җибәрелгән.

Шулай да сирәк-мирәк күңелсез очраклар да булгалый икән. Татарстаннан китә торган продукцияләрне тикшергән вакытта повилика һәм амброзия дип аталган зарарлы чүп үләннәр табылган.

– Быел Белоруссиягә җибәрергә тиешле продукциядә повилика дигән карантин объекты табылды. Әле ярый аны вакытында ачыклап, җибәрми калдык. Бөтен продукция чистартылды. Шушындый ук зарарлы үлән читкә чыгарылырга тиешле люцерна орлыгында да табылды, – диде Россельхознадзорның Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов.

Беренче кварталда 150 кисәтү ясалган. Читкә чыгаручы, алып кайтучыларга бөтен таләпләр әйтелгән.

Журналистлар белән очрашуда күпчелек фермерларның һәм эре хуҗалык җитәкчеләренең теленнән төшмәгән тирес темасын да читләтеп узмадылар.

– Моңа кадәр бөтен кеше: «Тиресне нигә тикшереп торасы, ул бит – табигый калдык», – дип әйтәләр иде. Тик лабораториядә тикшергәч, күпчелек үрнәкләрнең нормага туры килмәүләре ачыкланды. Аларда агулы матдәләр бар. Минераль ашламалар һәм күптөрле пестицидлар куллану аркасында, туфракның көче кими. Ә тирес туфракның уңдырышлылыгын арттыра. Шуңа күрә без тикшеренүләргә игътибар бирәбез һәм органик ашлама кирәклеген әйтәбез, – диде «Агросәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү буенча федераль үзәк»нең Татарстандагы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин.

Пестицидларның туфракка гына түгел, бал кортларына да зыяны бар. Билгеле булганча, умартачылар ел саен алардан зыян күрә. Шуларны искә алып, быел да аграрийлар һәм умартачылар арасында сөйләшүләр узган.

– Март–апрель айларында Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм министр Марат Җәббаров кушуы буенча, республиканың барлык районнарында да очрашулар узды. 2019 елдан бирле бал кортлары күпләп үлә. Соңгы ике елда мондый хәлләр кимүгә таба, – диде Идрис Гатин. –  Агропредприятиеләр кырларны агу белән эшкәртүгә керешәчәкләре турында 5–10 көн алдан халыкка хәбәр итә башларга тиешләр. Авыл белән агропредприятие кыры арасында 300 метр саклык-буфер зонасы калдыру кирәк. Саклык зонасына, әйтик, карабодай чәчәргә була.

Билгеле булганча, умартачылар 2025 елның 1 сентябренә кадәр бал кортлары гаилә-ояларын паспортлаштырырга тиеш. Белгеч паспортлары булмаган умартачыларның балларын сата алмаячагын да искәртте.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү