Гражданлык тармагы рецессиядә

Reuters икътисадчылар арасында сораштыру үткәргән: белгечләрнең 60 проценты глобаль икътисадны 2025 елда рецессия көтүен белдергән. Без һәрвакыт әйтеп килдек: Россия өчен санкцияләр түгел, дөнья икътисадының түбәнгә тәгәрәве куркыныч, дидек. Ул фараз аклана: Россия нефте әле кайчан гына көнбатышлылар куйган «түшәм» бәядән югарырак сатыла иде, кара алтынга бәяләрнең глобаль төшүе санкция түшәменең актуальлеген югалтты: Urals табигый рәвештә түбән бәядән сатыла. Бу бюджет өчен хәвефле сценарийны арттыра, әлбәттә.

Икътисадта исә нефть долларлары дефицитыннан башка да проблемалар үсә. Федераль матбугат чаң суга: «Бюджет импульсы предприятиеләрне җитештерү күләме кимүдән саклап кала алмады», – ди, ягъни бюджеттан ясалган инвестицияләр һәм субсидияләр нәтиҗәлелеген югалткан, җитештерү түбәнәя. Белгечләр, федераль бюджет дефициты май–июнь айларында пикка җитәр, диләр. Казнадагы кытлык алай куркыныч дәрәҗәдә түгел үзе. Сумның курсын түбәнәйтеп, аны каплап була. Җитештерүнең түбәнәюе дәвамлы булса, хәл мөшкелләнәчәк. Әлегә Макроикътисадый анализ һәм кыска сроклы фаразлау үзәге (ЦМАКП) 2025 елның I кварталында гражданлык тармагында җитештерүнең 1,6 процентка кимүен әйтә.

Вазгыять оборона комплексы һәм аңа бәйле тармакларда гына яхшы. Шуларның күрсәткечләре белән кушып тигезләгәч, икътисадта чак кына үсеш тә күреп була. Төзелеш тармагына бәйле җитештерү түбәнәя, әзер металл эшләнмәләр минуста, гражданлык машина төзелеше сизелерлек аксый, хәтта азык-төлек җитештерү кимегән. Куанычлы саннар түгел болар. Белгечләр түбәнәю рецессиягә әйләнер дип фаразлыйлар.

Әлегә эшче куллар дефициты дәвам итә. Аны каплыйбыз дип, чит илдән эшчеләр ташу кызыклы трансформациягә китерә. Гомуми демографик упкын фонында мигрантлардан туган балалар саны кискен темплар белән үсә. 2016 елдан башлап таҗик әтиләр саны –  287 процентка, әниләр саны 237 процентка үскән. Мәскәүдә һәм Питерда яңа туган балаларның 50 процентка якыны мөһаҗир әти-әниләрдән. Демографик структурада ел саен россиялеләр өлеше 3,1 процентка кими икән. Аптырагач, хакимиятләр: «Россиялеләр ни өчен эшләми?» – дигән сорауга җавап эзли башлаган. Легаль булмаган мәшгульлекне тикшерергә җыеналар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү