Җир шарында вазгыять моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә катлаулы. Пакыстан–Һиндстан арасында үзара атышулар зур сугышка әйләнү куркынычы белән яный. Бу юллар язылганда, Пакыстанның мәгълүмат министры Аттаулла Тарар 24–36 сәгать эчендә Һиндстанның һөҗүм башларга җыенуы хакында расланган мәгълүмат алулары хакында хәбәр итә. Ул хәлиткеч җавапка әзер булуларын да белдерә.
Димәк, язма газетада басылганчы, ике ил арасында масштаблы хәрби хәрәкәтләр башлану куркынычы зур. Һиндстан Премьер-министры Моди да: «Пакыстанга һөҗүм итү турындагы карар армиягә тапшырылды», – ди. Вазгыять Сиалкот секторында кискенләшер, мөгаен. Пакыстанның ул төбәге тар полоса булып Һиндстанга кереп тора һәм өч яктан һинд гаскәрләре белән чолганып алынганлыктан, аны саклау кыен.
Иранда үткән атнада вазгыять масштаблы шартлаулар белән кискенләште. Бәндәр-Габбас портындагы коточкыч техноген катастрофа күпсанлы корбаннарга китерде. Фарсылар мәгълүматны бик яшереп тота, ни шартлавын да, ни өчен шартлавын да әйтеп бетермиләр. Ваемсызлык нәтиҗәсендә булган фаҗига дип кенә белдерәләр. Ләкин экспертлар рәсми аңлатмаларга ышанмый, Кытайдан сатып алынган ракета ягулыгы шартлады, бу – Израиль разведкасы эше, дигән хәбәр таратыла. Илдә шартлаулар сериясе исә дәвам итә. Avaner Parsian компаниясе складларында (Исфаханның Мәймәх районы) зур шартлау тавышы яңгырады. Компания Иранның Куркынычсызлык советы контролендә дары җитештерә.
Европада моңарчы күрелмәгән блэкаут бар кешене таң калдырды һәм зур хаос тудырды. 28 апрельдә көтмәгәндә Испания һәм Португалиядә ут бетте. Мадрид, Барселона, Валенсия һәм Португалия төбәкләре, Франциянең кайбер районнары электрсыз калды. Светофорлар сүнде, метрода хәрәкәт тукталды, кешеләр җир астында бикләнеп калды, эскалатор тасмасы түбәнгә очып, кеше өстенә кешеләр өелде. Күпкатлы йортларда канализация эшләүдән туктады. Интернет өзелде, мобиль элемтә юкка чыгу куркынычы астында калды. Техноген катастрофаның сәбәбен төгәл әйтүче булмады. Ниндидер серле атмосфера күренешенә сылтадылар. Ике илнең 60–65 процент төбәген утсыз калдырган техноген катастрофа Лондонда да дәвам итте әле. Анда берничә подстанциядә янгын чыкты.
АКШ башлаган сәүдә сугышы дәвам итә. «Рим Папасы кем булыр?» – дигән сорауга Трамп: «Мин чираттагы Папа булыр идем», – дигән тилемсә җавап бирде. Принц Мөхәммәд бин Сәлмән исә: «Дөнья АКШтан башка яши ала, Кытайдан башка яши алмый», – дип интервью бирде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat