4 майда Владимир Путин турында фильм күрсәтелә

Россия Президенты Владимир Путин турындагы яңа документаль фильм 4 майда «Россия 1» телеканалында күрсәтеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Алданрак илбашының матбугат секретаре Дмитрий Песков Путинга һәм аның ил белән җитәкчелек итүенең 25 еллыгына багышланган фильмның тиздән экраннарга чыгачагы хакында хәбәр иткән иде.
«Россия. Кремль. Путин. 25 ел. Премьера», — диелә 4 май программада.
Фильмны 21.00 сәгатьтә карап булачак.
Владимир Путин Россия Президенты вазифасына беренче тапкыр 2000 елның 26 мартында сайланып, вазифасына 7 майда керешкән иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү