Фәрит Мөхәммәтшин «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләренә гран-при тапшырды

Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» 25 нче республика яшьләр фестиваленең гала-концерты булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән йомгаклау гала-концертында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм җиңүчеләргә гран-при тапшырды. «Вокал» номинациясендә кубокны Буадан Камил Вәлиев алды, ә «Хореография» номинациясендә – Әлмәттән «Кристалл» заманча бию студиясенә булды.

«Фестивальгә инде 25 ел, бу еллар дәвамында проект республика җитәкчелеге, мәктәпләр һәм педагогик коллективлар, шулай ук ата-аналар тарафыннан хуплана, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, залдагыларга мөрәҗәгать итеп. — мин бу чакыру өчен чиксез горурланам һәм рәхмәтлемен» .

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү