Торак йортта газ шартлап ике кеше үлгән

Кичә кич Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы күп катлы торак йортта көнкүреш газы шартлаган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларынча, ике кеше һәлак булган һәм алтысы зыян күргән.

Социаль челтәрләрдә фаҗига булган урыннан видео барлыкка килде. Кадрларда күпкатлы фатирларның берсе янганы күренә. Балконда кеше гәүдәсе асылынып тора.

Йортта яшәүчеләрнең бер өлешен эвакуацияләгәннәр. Аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырганнар. Янгын сүндерүдә 60 белгеч һәм 20 берәмлек техника катнашкан. Ут 100 квадрат метр мәйданны ялмап алган булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү