«Левитанның үзе иде бу!»

Мин 1974 елдан башлап егерме елга якын телевидениедә эшләдем һәм ул елларны гомер буе сагынып яшим.

Татарстанда бердәнбер телевидение иде ул, хезмәткәрләрнең махсус белеме юк: кайсыбыз – укытучы, филолог, кайсыбыз шагыйрь, театр училищесын тәмамлаган егет-кызлар… Бер-беребездән өйрәнеп, үрнәк алып дигәндәй эшләдек. Рәхәт, күңелле чаклар иде ул! Тагын шунысы да истә калган: җитәкчелек безнең өчен илдә-җирдә танылган шәхесләр белән очрашулар оештыра иде. Валерий Носик, Борис Андреев, Петр Глебов, Зинаида Кириенко кебек киноактерларны, кем әйтмешли, «үзебез тотып карадык». «Тын Дон» фильмында төп герой – Григорий Мелиховның хатыны – Наталья ролен башкарган Зинаида Кириенко белән җырлашып та утырдык әле. Тавышы гаҗәп иде аның.

Ә беркөнне безнең белән очрашуга Юрий Левитан килә икән дигән хәбәр чыкты. Баштарак күңел ышанып бетмәде. Бөтен «ил тавышы» кебек кабул ителгән атаклы диктор Казан телевидениесенә киләме? Килде Юрий Борисович. Безгә телестудиянең җыелышлар залына алданрак кереп утырырга, «туда-сюда йөрмәскә» куштылар.

Тын да алмый дигәндәй, ишеккә карап утырабыз. Менә берзаман ишектә озын гына буйлы, чәчләре агара, сирәгәя төшкән бер яһүд абзый күренде. Ә Юрий Левитан үзе кайда? Башка килгән иң беренче уй шул иде. Без, аның тавышын ишетеп үскән буын, ишектә мәһабәт гәүдәле, төскә-биткә бик чибәр бер кеше күренер, ә бу яһүд абзый Левитанны озатып йөрүчедер дип уйладык. Чөнки, гөлдерәп торган, кабатланмас тавышлы кешенең кыяфәте мондый була алмый кебек иде. Ялгышканбыз. Кунакның: «Здравствуйте, добрый день!» – дип әйтүе булды, без гөрләтеп кул чаба башладык, Левитан үзе иде бу!

Без Левитанны сугыш турындагы фильмнар аша белә идек. Бөек Ватан сугышы башлануын, Гитлер Германиясенең безнең илгә илбасарларча бәреп керүен иң элек нәкъ менә ул хәбәр итә. Сугыш вакытында радионың роле турында аерым сөйләгән иде Юрий Борисович. «Радио бөтен халыкны берләштерүче көч иде, немецлар аннан бик куркалар иде», – дигәнрәк сүзләр әйткән иде ул. Кайбер мәгълүматлар буенча, Гитлер совет радиосын юк итәргә әмер биргән. Ә Левитанны асып кую өчен Германия шәһәрләренең берсендә дар агачы ясап куярга ниятләгәннәр. Дар агачы өчен хәтта махсус бина да төзи башлаганнар. Ул ике катлы булып, икенче катында фашистлар СССРны җиңү тантанасы оештырып, дарга асылганнарның ничек азапланып үлүләрен пыяла идән аша карап тормакчы булганнар ди. Юрий Борисович безгә бу хакта сөйләмәде. Әмма, Гитлерның үзенә карата булган мөнәсәбәтен дә кире какмады. «Безнең радиодан фашистларның котлары оча иде, снаряд-бомбалардан да ул кадәр курыкмаганнардыр, бәлки», – дигән иде ул.

Левитан Бөек Ватан сугышы елларында радио эшчәнлеге турында шактый иркенеп сөйләде, үзе укыган төрле хәбәрләрне яңартты. Сүзен-сүзгә дигәндәй яңадан сөйләде ул аларны безгә. Булса да була икән кешедә хәтер, дип сокланып утырдык. Хәтта, сөйләм манерасы, тавыш төсмерләре дә шул ук иде. Тавыш төсмере димәктән, һәр хәбәрнең ничек укылырга тиешлеген үзе ачыклап, үзе билгеләгән Юрий Борисович. Мәсәлән, сугыш башлануы, безнең гаскәрләрнең бер-бер артлы төрле шәһәрләрне калдыруы турында да халык күңелендә җиңүгә өмет уятырлык итеп сөйли белгән ул.

Левитанны үзара «Сталин дикторы» дип тә йөрткәннәр. Моның үзенчә бер сәбәбе дә бар. Радио тапшыруларын даими тыңлаган Йосиф Виссарионович Левитан тавышына битараф булмаган. Һәм 1934 елда узган партия съездына әзерләгән чыгышын Левитаннан укыткан. Дүрт-биш сәгать буе бер хатасыз, күңелгә үтеп керерлек итеп укып чыккан аны Юрий Борисович. Әйтүләренчә, шул көннән Сталинның «любимчигына» әйләнгән. Болар хакында безгә әлләни сөйләмәде мәшһүр диктор. Гаҗәп тыйнак, артыгы белән тыйнак иде ул. Бары тик: «Миңа бик публичный булырга ярамый иде», – дип кенә куйды. Сәбәбен чамалыйбыз инде, дошманнары күп булганга, хәтта, үлем куркынычы янаганга, аңа кеше күзенә күренеп йөрмәскә кушканнар. Ягъни аны тышкы кыяфәте буенча да танымаска тиеш булганнар. Бу уңайдан, Җиңү көнендә булган бер кызыклы хәлне искә төшергән иде Юрий Борисович. Мәскәүнең Кызыл Мәйданы халык белән шыгрым тулы. Левитанга мәйдан аркылы радио студиясенә узарга кирәк. Анда барып бәрелә, монда килеп төртелә бу. Халык: «Аяк астында буталып йөрмә әле, хәзер Левитан сөйләргә тиеш!» – дип моны куа икән. Шуннан соң Юрий Борисович кире борыла да, резервта торган (андый хәлләр дә булган бит!) студиягә йөгереп кайтып, рәсми хәбәрне бөтен илгә җиткерә.

Левитан тормышыннан тагын бер гыйбрәтле хәлне искә аласы килә. Үзе теләп, фронтка китмәкче була ул. Әмма җитәкчелек аның үтенечен канәгатьләндерми. Чөнки Левитан тавышының Җиңүгә күбрәк өлеш кертәчәген аңлыйлар. Тормыш моны үзе үк раслады да инде.

СССР вакытында халык иң төп, иң әһәмиятле яңалыкларны 20 ел буе Левитаннан ишетте. Безнең буын җирнең ясалма иярчене, Юрий Гагаринның галәмгә очуын нәкъ менә Левитаннан ишетеп калды. Аның тавышы тулы бер чорның символы һәм Бөек Ватан сугышында «Җиңү авазы» булып тарихка керде.

Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү